* * *
Өй түбәсеннән төшкәч, тузанга батып пычранып беткән киемнәребезне мунчадагы суга батырып куйдык та, минем алмаш күлмәк-ыштаннарны киеп урамга чыктык. Тәэсоратларыбыз тирән дә, көчле дә булып, аны кем беләндер уртаклашасы килә иде. Ләкин урамда бер кеше дә күренмәде. Ә без бөтен дөньяга яңгыратып: “Нәфисәләрнең чардагында башкача бернинди гүләү дә ишетелмәячәк!” – дип кычкырыр яшьтән узган идек. Хәер, башка вакыт булса, иптәш малайларның тәрәзә төбенә басып, ачы итеп бер генә сызгырып җибәрер идек тә… Ә бу юлы… Бу юлы без алай итәлмәдек. Әллә ничек үзеннән үзе шулай килеп чыкты. Тып-тын урамда сызгыру, кычкырып кемнедер чакыру, гомумән, нинди дә булса аваз салу үзе үк ниндидер ярамаган эш, гайре табигый хәл булып тоелды шикелле. Аннан соң урам да ничектер үзгәреп, кабат беркайчан да чыкмас өчен кабыгына кереп бикләнгән ташбакадай күңелсез булып калган иде
Мондый үле урамда торасың да килерлек түгел дип, без кабат ишегалдына кердек. Һәм чырайларыбызга күңелсез генә елмаю галәмәте чыгарып, икебез дә берьюлы, Нәфисәләрнең өй түбәсенә карап алдык. Чардактан төшкәндә без үзебезне зур каһарманлык эшләп халыкны шом-куркудан аралаган пәһлевәннәр итеп тойган идек. Барсы да безне мактар, дан-шөһрәткә күмәр, рәхмәтләр яудырыр дигән өмет тә юк түгел иде. Ә асылда… Кешеләргә безнең батырлык та, үзебез дә, сүзебез дә, гомумән, бернәрсәбез дә кирәкми, алар безнең кыю адымыбыз хакында белергә дә, ишетергә дә, уйларга да теләмиләр иде. Хәер… Бәлки, кешелләр безгә карата ул кадәр үк ваемсыз да да булмагандыр. Әйе, гамьсез түгел иде алар безгә. Илтифатсыз да түгел иде. Алар бары тик юк иделәр генә.
– Әйдә, нәнәйгә су китерик, – диде Айрат күңелсезләнеп, – Болай эт сугарып йөргәнче…
– Өйгә керик әле, – Минем чишмәгә барасым килми, шушы кадәр битарафлыктан чишмә суы да боз булып туңгандыр сыман иде,– Картый коймак пешергән бугай.
– Чардакка менгәнне сизмәде микән?..
– Сизсә соң…
Картый чынлап та коймак пешергән, өстәл әзерләгән иде.
– Кайда югалып йөрисез?!. Сезнең өчен котым очып торды бит, – дип каршылады ул, – Әйдәгез, утырыгыз.
Без мулла песиләре сыман өнсез генә өстәл артына шудык. Коймак тәмле иде. Балга мана-мана бер тәлинкәне йомдырып куйдык.
– Тәмле! – диде Айрат, авызы коймактан бушаган арада, —Во!
Мин чын күңелдән хуплап баш кына кактым.
– Ачыгуың җитсә-ә… – дип сузды картый, бәхетле елмаеп, һәм шундук сүзне икенчегә борды, – Халисә апаңнарның өй түбәсеннән андый-мондый тавыш ишетмәдегезме?
– Юк, дип алдаштым мин, – Без елга буена бардык.
– Йорттан ерак йөрисе булмагыз, – диде картый тирән борчылу белән. Аннан соң өс-башыбызга күз салып сорап куйды, – Батып кайттыгызмы?
– Әйе, киемнәрне мунчадагы суга батырып куйдык. Чәй эчкәч юарбыз.
Картый табадан коймак ала иде, минем сүзне ишеткәч, кулындагы тәлинкәсен төшереп җибәрә язды.
– Мунчага барып йөрисе булмагыз, – диде әле беребезгә, әле икенчебезгә курку катыш усаллык белән карап, —Ишетсен колагыгыз, мунчага бер адым да атлау юк.
– Ник?
Картый минем сорауга тәэсирлерәк җавап эзләгәндәй бер мәлгә сүзсез торды.
– Сез киткәч, Халисәләрнең өй түбәсендә җәнҗал купты, – диде аннан соң, үзендәге куркуны безгә дә йоктырырга теләгәндәй, —Кемнәдер сөйләшә, үзләре көлешә, дөбер-шатыр киләләр. Убырлар уянган чак булды, ахры. Мин котым алынып өй ишекләрен бикләп куйган идем, сезнең тышта калганны уйлап кабат ачтым.
Айрат пырхылдап көлеп җибәрде. Мин аның ботын авырттырып чеметеп алдым да ачулы караш ташладым. Ул көлүен йүтәл белән капларга теләп, бик тырышып тамак кырды.
– Көпә-көндез шулай кыланышып яткач, аларның мунчага да килеп керүләре бар, – дип дәвам итте картый, безгә игътибар бирмичә, —Мунча ул болай да җен-пәри оясы исәпләнә.
– Берәрсе өй түбәсен тикшерергә менгәндер, —диде Айрат, тик шундук ботын кулы белән капларга мәҗбүр булды, – Авылда гел куркаклар гына түгел бит.
Картыйның үз сүзе сүз иде.
– Убырлар, җен-пәриләр белән шаярырга ярамый. Алар башта кешенең ихтыяр көчен ала, азак үзләре теләгәнне эшләргә мәҗбүр итә. Филдәй адәмнәрне дә камырга әйләндерә. Я явызлык, я тилелек кылдыра.
– Исертә мени? – Айрат җитди иде.
– Белмим… —Картый аның беркатлылыгыннан елмаер дип көткән идем, тик ялгышканмын, – Бәлки, хәмер дә убырларның бер коралыдыр. Аны юкка гына “шайтан суы”, “зәхмәтле ризык” дип атамыйлардыр. Изге Китап та тиккә генә тыймагандыр. Ләкин убырның кодрәте аның белән генә чикләнми, ул кешенең кешелеген суыра, ни тере, ни үле бер хәлгә китереп, баш җитмәслек гөнаһлар, яман эшләр кылырга мәҗбүрли…
Читать дальше