Теге кеше селкенеп куйгандай булды.
– Илһам!
Мин тертләп киттем.
– Илһам, син исәнме?!.
Мин бу тавышны кайда ишеткән идем соң әле?
Нинди таныш тавыш.
– Илһам, ник дәшмисең?
Мин кинәт барсын да аңладым һәм җан әрнүе белән кычкырып җибәрдем:
– Айрат, кач моннан! Менмә монда! Кит!
– Илһам!
Кинәт кемдер баскычтан атылып менде дә очлы усак таяк тотып миңа аркасын куеп алдыма басты. Һәм аның фонаре нурыннан бөтен чардак эче яктырып китте. Тәрәзә янында басып торган “кеше” дигәнем – чардакка мендереп куелган иске киемнәр булып чыкты.
Мин исән калу шатлыгыннан да, үземнең куркумны яшерү исәбеннән дә кычкырып көлеп җибәрдем. Тик Айратның көлүдә исәбе юк иде.
– Котымны алдың, – диде ул, еш-еш сулап,– Мин бәлагә юлыккансың икән дип торам. Өйгә кереп фонарь алып чыктым менә. Ут юк иде бит…
Һәм ул да көләргә тотынды.
– Ә ул чынлап та кешегә охшап тора, – диде аннан соң, мине куркыткан киемнәргә ымлап, – Карыйк әле, эчендә берәрсе юк микән.
Без таякларны әзер тотып акырын гына киемнәргә якынлаштык. Айратның кулындагы фонарь җиңелчә дерелди иде, шуңа күрә бөтен дөнья селкенгән сыман тоела. Теге киемнәр дә җиңелчә генә хәрәкәтләнеп куйды. Тик без кирегә китә алмый идек инде. Бер-беребезгә караша-караша алга шуыштык. Киемнәр янына җиткәч, бертын катып тордык та икебез дә берьюлы таякларны батырдык. Тәннәр эсселе-суыклы булып китте, убыр тәненнән агып төшкән лайлалы кан өстебезгә чәчрәгәндәй, беләкләребез буйлап агып төшкәндәй тоелды. Ләкин бернәрсә дә юк иде. Иске киемнәр эленгән җиреннән ычкынып, идәнгә генә таралды. Шулай да без көтелмәгән куркынычка әзерләнеп бераз тын тордык.
– Карале, табут,– диде Айрат бераздан, почмактагы нәрсәгә күрсәтеп һәм фонарен шунда яктыртты. Ярымкараңгыда чынлап та табутка охшап тора иде ул, асылда сандык булып чыкты. Һәм без көлеп җибәрдек. Тик шундук икенче уй килде:
– Бәлки, убыр шушы сандыкта йоклыйдыр?
– Әйдә, ачып карыйбыз.
Болай диюнең кирәге юк иде инде, мин сандыкның капкачын күтәргән идем. Анда яткан кеше гәүдәсен күрүгә, Айратның кулыннан фонаре төшеп китте. Мин бөтен көчемне туплап очлы таяк белән сандык эчендәге убырга кададым. Бер кабат… Ике… Өч… Мин инде үз-үземне белештерми идем. Кинәт кемдер сандык эченә яктыртты. Бу Айрат иде. Мин вампирны үтергән арада, ул фонарен табып өлгергән икән. Ут кабынуга без икебез дә катып калдык. Сандык эчендә Нәфисәнең бәләкәй чакта әтисе алып биргән йомшак курчагы ята иде.
Бездә инде көлү кайгысы түгел иде. Үзебезне ахмакның да ахмагы итеп тойдык. Курка-курка юк белән маташудан күңелне гарьләнү тойгысы әрнетте.
– Монда бернәрсә дә юк, әйдә, төшәбез, – диде Айрат, өметсез бер тавыш белән, – Юкка гына гомер үткәрдек. Картыйга су китерик лутчы.
Мин аңа карыша алмый идем. Икебез дә ишек авызына килдек. Кинәт Айрат туктап калды:
– Ишетәсеңме?
Мин сулыш та алмый тыңларга керештем. Хәер, сулыш алсаң да ишетелә иде ул. Ууууууууууу… Шшшшшшшш… Бу теге шомлы аваз иде. Елгалардагы чоңгылны хәтерләтеп һава кайный, һава бөтерелә. Вакыт-вакыт ул ысылдауга әйләнә Һәм тагын улауга, үкерүгә күчә… Без тавыш ишетелгән якка карап катып калдык та сихырланган кешеләр сыман озак тыңлап тордык. Менә-менә УЛ килеп чыгар да канатларын җәеп өстебезгә ташланыр сыман иде. Айрат фонарен шул якка төбәде. Бер-беребезгә карашып алдык та акырын гына тавышка табан шуыштык. Бер нәрсә дә күзгә күренмәде. Ләкин тавыш… Тавыш үзе мәтдаләшеп безнең тәнебезгә тиядер, тәнебезнең һәрбер күзәнәге аша үтеп җаныбызны яулыйдыр сыман иде. Без инде иң читкә җитеп, гәрничнең эченә күз салдык. Бер ни дә юк. Хәер… Юк, шешә генә икән… Төбе төшкән шешә… Бер мәлгә икебез дә катып калдык. Тирә-якта бернәрсә дә юк, ә тавыш ишетелә иде.
Кинәт икебез дә дертләп киттек.
– Җен бит шешә эчендә! – дидем мин, зур ачыш ясагандай. Һәм шешәгә үрелдем.
– Курай!—дип кычкырды Айрат, нәкъ шул ук вакытта шешәгә кулын сузып,—Курай!
Без икебез дә берьюлы шешәне тартып алдык һәм шундук тавыш тынып калды. Бер-беребезгә шат елмаеп караштык та аны кабат урынына куйдык. Тавыш дәвам итте. Без шулай шешәне бер куеп, бер алып хәтсез вакыт үткәрдек.
– Җил искәндә генә улый иде шул, – диде Айрат үз ачышына үзе ышанырга теләгәндәй, – Хәзер аңлашылды инде. Күрәсеңме әнә теге тишекне. Җил шуннан керә дә монда икеләтә көчәя, аннан соң шешәгә өрә. Хас та курай кебек…
– Аңлашылды. Әйдә.
Нәфисәләрнең өй түбәсеннән төшкәндә без үзебезне батыр да, акыллы да, матур да итеп тойдык. Өсләребез шыр тузан булып бетсә дә, көннәр якты, күңел күтәренке иде. Ишекләрне кабат бикләргә дә, коелган тузанны сөртеп алрга да онытмадык. Ни генә әйтсәң дә, юк-бар кеше түгел, ә нәфисәләрнең йорты. Ә Нәфисә… безнең күрше!..
Читать дальше