Бераз аңына килгәнсыман булгач, Мостафа торып баскан иде, шунда ук гөпелдәп ауды… Аяклары ничек көчсезләр. Өстәвенә пычракка чумган кием дә авыр. Мостафа ныграк басарга, гәүдәсен турырак тотарга тырышты. Кая инде гәүдәне тигез алып бару, ул, җилле көндәге арыш сабагы шикелле чайкалды, аяклары чамашып сөрлекте һәм башы белән җиргә ауды.
«..Юк, Мостафаны исертергә әле… мин исерек т-тү-гел, бераз аяклар гына хәлсезләр. Менә, менә мин ничек туры барам, хәзер өй-гә кай-там. Хатынга да эчкәнемне әйтмим. Тукта әле сизмәсен. Бу хатын дигән нәрсә, бераз каптыңмы, бәй-бәйләнер-гә генә тора», – дип сөйләнә-сөйләнә атлады ул.
Өенә кайтасы урынга ул ничектер военкомат артындагы чокырга килеп чыкты. «Ох-хо-хо, мин кая килеп чыктым. Елгамы бу? Ю-ю-к, тү-гел, диңгез бу, диңгез, вот и да-даа. Ничего, исереккә диңгез тубыктан диләр, бу мин үтә алмаслык түгелдер». Мостафа лыпылдатып китереп басты, бер атлады, ике, су пычтырдап битенә чәчрәде, аягына үтте.
«Стоп, Мостафа. Исерек дигән белән мин җүләр түгеллә. Күрәләтә диңгезгә кереп батып үләргәмени миңа. Диңгез тубыктан булып батып үл имеш. Ю-юк, мин исерек түгел, аны гына аерырлак аңым бар».
Мостафа дүрт аякланып кире борылып чыкты да, өстен чишенеп ташлады һәм суга «сикерде» һәм…
«Вот так, вот шулай… Таки чыктым бит. Уф, пр-р-р… Диңгезне чүп тә итми йөзеп чыктым, вот кем ул Мостафа. Күлмәкне салмагач та йөзеп чыга алдым, кальсонны да салмасам да йөзә алган булыр идем…».
У-у-у, раз-б-о-о-й-й! Үләм… у-у-у, – дигән тавыш авылны яңгырата.
Кешеләр йокыдан уянды.
«Кемне талыйлар, кем бу! Моңа ошошлы хәл авыл тарихында да булганы юк лабаса».
Ләкин ярдәмгәчыккан ихтирамлы кешеләр куркышып кире өйләренә ашыктылар һәм ишекләрен ныклап бикләделәр. Бу Мостафа иде.
У-у-у… раз-бооо-й-й… Үлә-ә-әм…
«Ай салкын да соң төн. Әһм, кайтып җиттем ахыры, бу ишектер. Ну, бу хатынны, каршы чыкмаганы өчен…» ул шулай берничә өйнең тәрәзәсен төртте, пыялалар чылтырап төште һәм үзе дә җиргә ауды. Яңадан көч хәл белән бер тәрәзәгә барып ябышты, ниһаять, Мостафа бөтен көче белән этеп җибәрүгә тәрәзә пыялалары чалтырап төште. Ул үзе ачкан шушы «ишектән» өйгә кереп ауды.
Ник ачмадың! – дип могырдады яткан җиреннән. Мостафа як-ягына карады, ни күрсен, барысы да шәрә кешене күреп куркышып читкә посканнар, ә хатыны юк, чөнки бу үз өе түгел иде.
Менә шуның белән Мостафаның бу сяхәте тәмам булды. Ә Мостафаның стакан дустының сәяхәте ничегрәк тәмамлануын язып тормыйм, ул үзе сөйләр.
Каенана һәм килен
Рәхимова Фәүзияне больницага салдылар. Аның кайчандыр алсуланып торган түгәрәк йөзе саргайган, озынчаланып калган, күзләре моңсуланганнар.
Ул төн буена кызышып, саташып ятты. Әле кайчан гына бит, җир тетрәтеп йөри торган кыз иде. Шәриф абый белән Хәдичә апаның сигез балаларыннан бер үзе калган бердәнбер кызлары иде. Фәүзия бик кадердә үсте, ләкин эшчән иде, һәр эшне дә җиренә җиткереп эшләүчән булды.
Килен булгач та сынатмады, җаны-тәне белән бирелеп эшләде. МТСта мотористка булып эшләгән вакытларында алган акчасының бер тиенен дә үзе туздырмый, тулысынча йортка кайтарып бирә иде. Ире Җәүдәткә генә түгел, каенанасы Нәкыяга да, каенатасы Хәммәтситдыйкка да ошарга тырышты ул.
Шулай матур гына эшләп йөргәндә, Фәүзиянең үпкәсенә салкын тиде. Менә инде икенче ел, ул үпкә авыруы белән җафалана.
Фәүзия авырый башлау белән, тормыш та үзгәрде. Болай да зәһәр каенана тагын да усалланды. Бервакыт табын янында утырганда Җәүдәт Фәүзияне ашарга кыстап, аңа берничә иркәле сүз әйткән иде. Бу исә Нәкыяга ошамады.
Нигә кыстап утырасың? Кунакка чакырмадым бит, – дип кычкырды ул.
Үткән ел Фәүзия бик авыр хәлдә больницада ятты. Авыру кешенең күңеле нечкә була, диләр. Фәүзия дә ишек ачылган саен ире Җәүдәтнең хәл белергә килүен көтте. Ике яшьлек кызы Айсылуны да өзелеп сагынды ул. Шулай бер көн үтте, ике, өч… Ләкин Җәүдәт күренмәде.
Бераз сәламәтләнгәч, Фәүзия ирен чакыртты, үзен килеп алырга кушты. Ләкин килүче булмады. юк хәлен баритеп, Фәүзия үзе кайтырга чыкты.
Әнкәй, – диде ул каенанасы янына кайткач, – миңа җылы сөт эчәргә куштылар… Ләкин ул сүзен дә әйтеп бетерә алмады, Нәкыя аны элеп алды.
Әгәр дә сөтне син генә эчеп торсаң, май, катык нәрсәдән ясарбыз, – диде ул кырыс кына.
Менә Фәүзия тагын больницада. Ул саргайган кулларына карады. Бәрәңге бакчасы казыганда кабарган хәлсез кулларын врачларга күрсәтергә курка иде ул.
Ярты ай чамасы дәвалангач, Фәүзия бераз сәламәтләнде һәм әнисе Хәдичәнең ярдәме белән Бидәңгенә кайтты..
Читать дальше