Озак та үтми башка мәктәпләрдән дә кунаклар килеп бетте.
Бераздан барысы да залга җыелдылар. Биредә үзара танышып, дуслашып өлгергән төрле милләт балалары – татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар – туганнарча очраштылар.
Мәктәп залы аеруча матур бизәлгән иде. Бер якта һәрбер мәктәп үзенең күргәзмәсен оештырган. Нидәр генә юк анда: укучылар куллары белән эшләнгән милли чигешләр, агачка уеп эшләнгән рәсемнәр, милли ашамлыклар һәм башка бик күп төрле әйберләр.
Һәрбер мәктәп укучылары үзләренең милли костюмнарын киеп килгәннәр.
«Дуслык» фестивален үткәрү өчен жюри сайлаганын һәм башка оештыру эшләре үткәннән соң, сәхнәгә Расих Инталович чыгып басты.
Кадерле укучылар, укытучылар һәм кунаклар! Без яши торган планета – Җир – бары тик бер генә, – дип сүз башлады ул һәм үзенең барлык уй-фикерләрен үзе язган шигырь белән әйтеп бирде.
Трибунада – Кошки – Ново – Тимбаево урта мәктәбенең Х класс укучысы Юля Семенова. Ул үзләренең крайны өйрәнү музееның эше турында бик кызыклы итеп сөйләде.
Һәр мәктәпнең вәкиле сүз алды. Алар үз мәктәпләрендәге эшләр, укулар һәм ирешелгән уңышлар турында һәркемне җәлеп итеп сөйләп бирделәр.
Шулай итеп, «Дуслык» фестивале башланып китте. Мәктәп залы гөрләп торды. Һәрбер мәктәп бу фестивальгә яхшы, үзенчәлекле һәм кызыклы итеп хәзерләнгән.
Фестивальнең концерт программасын йомгакларга Кадыш сигезьеллык мәктәбе укучыларына туры килде. Алар уен, җыр һәм бию номерларын башкарганнан соң мордва телендә «Һәрвакыт булсын кояш» дигән җырны башлап җибәргәннәр иде, аны залда утыручы Киртәле сигезьеллык мәктәбе укучылары да күтәреп алды. Алар бетерүгә, бу җыр татар, чуваш, рус телләрендә бер-җер артлы кабатланып торды. Шул кадәр дулкынландыргыч һәм шатлыклы иде бу минутлар.
Соңыннан ярышларга өч юнәлештә: балалар иҗаты, милли ашамлыклар һәм концерт номерлары конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Беренче урынны Олы Тархан урта мәктәбе укучылары, икенче – Кошки-Ново-Тимбаево урта мәктәбе укучылары, өченче урынны Бакырчы сигезьеллык мәктәбе укучылары яулады.
Кунаклар тиз генә китәргә ашыкмадылар мәктәп кабинетлары, Ленин һәм пионер бүлмәләре һәм музей белән таныштылар. Аларга барысы да ошады һәм музей журналына: «Сокл» ндыргыч бай һәм акыл белән төзелгән…» дигән язма да калдырдылар.
Укучылар дусларча, бер-берсен үз мәктәпләренә кунакка чакырып аерылыштылар.
«Дуслык» фестивале һәркем күңелендә озак сакланыр.
Язмыш
Көтмәгәндә, уйламаганда Сәйпиев Әнәс бәлага юлыкты. Бу хәл урманда була. Ул 25 яшеннән тол калган, сугышта ирен югалткан 82 яшендәге әбисенә утынга бара. Шундый изге юлда йөреп тә, ничектер абынып китеп, трактор астына эләгә ул. Күрәчәк аяк астында диләр, дөрес икән. Әнәс 12 яшеннән 62 гә кадәр колхозда эшләде. Печәнен дә чапты, урагын да урды, урманын да кисте, атын да җикте, шофер да булды, балта остасы да, ашлык складына мөдирлек тә итте. Соңгы 22 елын трактор отрядының кирәк-яраклар (запчастьлар) складына эшләп ялга китте.
Ата рәхәте дә күрми үсте ул. 6 баланы калдырып әтие үлеп киткәндә бик яшь де әле. (Әнәс 6 баланың төпчеге) әтисенең:
Улым, кешеләргә игелекле бул, аларны урынсызга рәнҗетмә, кеше малына кул сузма. Әгәр авылда берәүнең үлеп китүен ишетсәң, эшең ничек тыгыз булса да, аны соңгы юлга озатудан һич тә тартынма, – дигән сүзләре аның күңеленә тирән уелып кала.
Әнәс шушы көнгәчә атасының сүзләренә турылыклы булып яши. Кешеләргә ярдәмчел, киң күңелле, күркәм холыклы булганы өчен Олы Тарханда аны хөрмәт итәләр.
Җитмешне ваклап килгәндә шундый бәхетсезлеккә юлыгырмын дип кем уйлаган. Нишлисең бит, язмышы шулай булгандыр инде. Язмыштан узмыш юк, дип юкка әйтмиләрдер шул.
Шунда якында гына эшләүче урман хезмәтчәннәре, бу хәлне күреп ярдәмгә ашыгалар.
Шул арада Куртаев Фәннур да КамАЗы белән клеп җитә. Җафаров Илгизәр беән итәкләренә яткырып аны Олы Тархан хастазанәсенә кайтаралар.
Хастаханәнең баш табибы Равил Харисович Әнәснең изелгән, сынган җирләрен тикшереп, кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәннән соң, аңа ашыгыч рәвештә операция кирәклеген ачыклый. Шул арада ашыгыч ярдәм машинасы белән Насыйров Дамир да киле җитә. Авыруны үзәк район хастаханәсенә җибәрәләр. Шәфкать туташы Малова Валя аны озата бара. Машина кузгалып китү белән, Равил Харисович:
Бездән бик авыр авыру юлга чыкты, операциягә хәзерләнеп куегыз, – дип үзәк хастаханәгә шалтырата. Бу хәбәр операция бригадасын аяка бастыра. Машина килеп җитү белән, Әнәсне операция бүлмәсенә кертеп салалар. Шунда ук ретнгенга төшерәләр һәм операциягә керешәләр.
Читать дальше