Наркоз бирүче Шиһабетдинова Татьяна Борисовна, дулкынланып:
Әнәс, ишетәсеңме мине, күзеңне ач әле, – дип авыруны аңына китерергә тырыша. Аннары операция ясаучы табиб Назартаганов Нури Нуриевичның ишарәсе белән наркоз бирә башлый.
Операция башлана. Шәфкать туташы Моисеева Галина Александровна, зур осталык белән, кирәкле осталык белән, кирәкле инструментларны Нури Нуриевичның кулна биреп тора.
Ә Сучков Иван Иванович Нури Нуриевичның һәр хәрәкәтен күзәтә. Ул да нык дулкынлана, борчыла. Күпме авыруларны аякка бастырган табб Иван Ивановичның Әнәснекенә охшаган имгәнүне, мөгаен, күргәне дә булмагандыр.
Әле ярый Әнәскә кан бирүчеләрне озак эзләргә туры килми. Улы белән кызының кан группалары атасыныкы шикелле иде. Башта канны алардан алдылар. Аннары Яруллина Зөлфия Зиннуровна да зур теләк белән үзенең канын тәкъдим итте.
Операциядән соң да Әнәснең хәле җиңел түгел иде әле. Шул кадәр имгәнгән гәүдәнең хәле җиңел буламы соң?! Әле ярый, эчке органнарда артык зыян юк.
Табиблар авыру янында еш булалар. Шәфкать туташлары да авыру яныннан китми диярлек. Хастаханәнең баш табибы Җәгъфәров Вил Фоатович та авыруны күз уңыннан ычкындырмый.
Татьяна Борисовна:
Әнәс, хәлең ничек? – дип сорашып аңарда яшәү чаткылары уятып һаман кереп-ыгып йөри.
Киеренке авыр көннәр бер-бер артлы үтә тора. Әнәсне сагалап торган «Газраил» юкка чыга. Авыруга күкрәк читлеге тиңентен гипс салалар.
Иван Иванович күптән ялга ктәргә җыенган була. Әмма бу авыруны шул хәлендә ташлап китәсе килми аның.
Ниһаять, ул Әнәсне аякка бастыра. Дөрес, култык таяклары белән генә әле. Аны үлем тырнагыннан алып калдылар, ул – аякта. Табиб өчен моннан да шатлыклы минутлар бармы икән!
Ну, Әнәс, мин хәзер тыныч күңел белән ялга китәм. Хәзер инде барысы да үзеңнең тырышлыгыңнан, чыдамлыгыңнан тора, – дип Иван Иванович аңа соңгы киңәшләрен бирә. – Без әле хәзергә ялгыз калдырмыйбыз. Сине ышанычлы, зур тәҗрибәле табб Низамов Рафаэль Абдрахман улы караячак. Аның киңәшләре сиңа закон булыр… Бераз чыныкканнан соң өеңә кайтарып җибәрербез.
Көннәр, көннәр артыннан атналар, айлар бер-бер артлы үтте.
Мин авыруның хәлен белгәләп йөрдем.
Беркөнне аларга барганда ул ишекле-түрле йөри иде. Кәефе яхшы, чырае якты, күңеле күтәренке.
Нихәл, Әнәс, хәлләрең ничек? – дип сораштым мин.
Аллага шөкер. Менә култык таяклары белән булса да, йөри алам инде хәзер, – диде ул, шатлыклы йөз белән. – Мине үлемнән алып калучы барлык табибларга, шәфкать туташларына аеруча зур рәхмәтлемен. Минем хәлемне белеп торучы туганнарыма, якыннарыма, дусларыма да бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар миңа яшәү дәрте биреп тордылар.
Серле сәяхәт
Шешәләр бер-бер артлы бушадылар. Шулай да ике дусның бер-берсеннән аерылышасы килмәде.
Тагын берне ватыйкмы әллә, – диде райпотребсоюзның скад мөдире Вахитов Мостафа – урныбыз яхшы, тыныч, закуска белән буа бу, җитмәсә тагын табарбыз.
Әмәллә, алайса, – диде Кадыш сельпосының склад мөдире Рәимов Хәммәт, – иртәгә ял, баш төзәтергә дә өлгерербез, – дип башын түбән игән килеш салып биргәнне бушата барды.
Аларның стаканнары бергә килеп тагын чыңлаган тавыш чыгарды.
Рәимов бер якка янтаеп Мостафаның җилкәсеә кулын салды.
Вәт шулай, М-Мо-Мостафа дус, – диде ул. – склад эше би-ик катлаулы эш. Күп вакыт за-за-коннарны да бо-боз-ар-га туры килә. Нишлисең бит, шунсыз яшәп булмый.
Ничек диләр әле, «закон нельзя нарушать, а можно обходить», – диде Мостафа, балык кочервасын түгә-түгә авызына якынлаштырып. – Шуның шикелле, син минекүрмә, мин сине. Ләкин, Мостафа кашык тоткан кулын хәрәкәтләндереп, – йөргән эзеңне күмә бел.
Рәимовны өйрәтергә түгел инде, ул һәр эшнең җаен белә, – ди җавапка Хәммәт.
Дефецит товарларны, он, дөге ярмасы, шикәр, конфет кебекләрне дә складтан ул дус-ишләргә шудырабыз да мөгәричен эчәбез. Ә магазиннарга счет-фактураны гына төртәсең.
Мостафа җанланып:
Җае табыла, мин андыйларны шома маташтырам, – дип дәртләнеп тагын стаканнарны чыңгылдатып алалар.
Мостафа складны ничек япканын хәтерләми. Хәтта почта урамына ничек килеп чыкканан да, юлда күпме вакыт аунап ятканын да хәтерләми. Күптән караңгыланган, өйләргә утлар алганнар иде. Ул янында сөйләшү тавышларын чак кына ишеткәнсыман, – бу яз көне исереп егылу ничек начар.
Әгәр ул пычракта тагын да аунаган булса, бәлки аны шул бала-чагалар өенә дә илтү чарасын күргән булырлар иде. Хәзер аны озату түгел, янына килергә дә куркалар, өстәвенә аның кем икәнен дә танымаслык. Ничек таысыннар, аның бите язгы апараланган балчык белән капланган.
Читать дальше