Фатих Хөсни - Йөзек кашы / Перстень

Здесь есть возможность читать онлайн «Фатих Хөсни - Йөзек кашы / Перстень» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Йөзек кашы / Перстень: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Йөзек кашы / Перстень»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

«Каберлек өстендә үсеп утырган карт агачларның ак бәскә күмелгән ботаклары, хәрби оркестрның каты яңгыравыннан куркынган төсле, кинәт калтыранып куйдылар, алардан кар тәлгәшләре коелды. Оркестр соңгы мәртәбә Шопенның матәм маршын уйнады, озата килүче кызылармеецлар авыр гына кузгалдылар, кайтып киттеләр, тын агачлар һәм салкын кыш кочагында тагын бер җылы кабер калды…»

Йөзек кашы / Перстень — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Йөзек кашы / Перстень», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Менә бусын сүтеп, иртәгә үк Камәргә күлмәк итеп тегәм, – диде ул, арадан иң затлы бер күлмәген селкеп, – кыз кеше, кеше арасына чыкканда кияр күлмәге юк. Ә менә бу тотыла төшкәненнән алмаш-тилмәш өйдә кия торганны рәтләрбез.

Ул әле әйтәсе сүзен әйтеп бетермәгән һәм хәзер ни дип әйтергә дә белмичә аптырабрак калган: чөнки төендә Барыена бүләк итәрдәй бер генә әйбер дә юк иде.

– Әллә сиңа түбәтәй урынына менә бу энҗеле калфакны кидереп йөртергәме икән? Әлмөхәммәт байның кияве була торып, дөньяда юк шундый затлы такыя да киеп йөрмәгәч, – дигән булды, ни әйтергә белмәгәннән шаярткандай итеп. Һәм калфакны шундук кире алып урынына куйды, шул секундта ук ул инде шаяртудан узган иде, – курыкма, урын табарбыз без аңа. Акча китерә торган зат әйбер ул.

Ул кичне алар утлыгы җимерелгән, ләкин Гыйльмениса бу йортка килен булып төшкәннән бирле әледән-әле су буенда ком белән ышкып агартыла-агартыла чак кына рәткә кергән самавырдан, чынаякларга кашык очы белән генә кәҗә сөте тамызып, гадәттә эчелә торган чәйне эчтеләр, гадәттә сөйләшенә торган сүзләр сөйләшенде, тик Камәр генә, юктан гына да очынып китә торган тәэсирчән Камәр генә, ихтимал, җиңгәсенең күлмәк тегеп бирәм дигән сүзләреннән очынып булса кирәк, тора торгач:

– Иске күлмәк киеп йөргәнгә генә бөкре дип үртиләр мине, яңаны кисәм, Алла боерса, мин бөтенләй бөкре күренми торганмындыр әле! – дип куйды.

Гыйльменисаның да, Барыйның да күзләренә яшь килде, чәй эчеп туктаганчы бүтәнчә сүз яңартучы булмады. Ләкин шулай да, сөйләшмәсәләр дә, телләренә купшы сүзләр килмәсә дә, бу кичне, бу табын яныннан торганда, алар өчесе дә күңелләре белән иксез-чиксез яхшырганнар, дөньяда алардан да бәхетле кеше юктыр, дөньяда булса да, боларның Ташлы Ярында андый кеше юк һәм булмаска да тиеш кебек тоела иде. Һәм менә шушы бәхетле кичне Гыйльмениса беренче тапкыр сүрүе-тышы катып беткән иске түшәккә кар кебек ак җәймә җәйде, мендәрләренә яңа тышлыклар кидерде. Хатынының шундый актан-чистадан урын җәйгәнен бер читтән оялган сыманрак карап торган Барый, урын җәелеп беткәч, балалар кебек, кинәт бер киреләнеп куйды.

– Кирәкми, Гыйльмениса, ятмыйм мин бу урынга. Ятсам да йоклый алмам. Эт корсагына сары май килешмәс.

Гыйльмениса, чын эшкә килгәндә уен-көлкене һич күтәрә алмый торган җитди табигатьле Гыйльмениса, Барыйның бу сүзләренә хәтта җавап та биреп тормады, вакыты җитү белән, аны төртеп аударгандай яткырды.

Иртәгесен Барый иртүк күз ачып, Гыйльменисасы уянганчы эндәшми-тынмыйча, көйле бала кебек, яткан җиреннән көлемсерәп, уйланып ятты. Ниһаять, түземлеге җитмәде.

– Яңа урын-җир килештеме, озаграк йокладың син бүген, – дигән булып сөйләнә-сөйләнә, хатынын уятты да шул ук очтан яңадан сөйләнә китте: – Ә миңа, Гыйльмениса, син теләсә нәрсә әйт, килеште бу яңа урын. Бик матур бер төш күрдем. Имештер, кырдан тузан туздырып ат көтүе кайта. Ат – иң изге хайван ул, Гыйльмениса, белмәсәң бел. Ир төшенә ат кердеме – тикмәгә генә түгел инде. Син әле аның азагын тыңлап бетер, хикмәте азагында аның. Шул көтүдән бер тай, әкәмәт, ялы кыркылган, койрыгы киселгән менә дигән яшь бер тай чабып безнең капкадан килеп кермәсенме! Куып чыгарыр хәл юк малны, әкәмәт. Син теләсәң нәрсә әйт, Гыйльмениса җаным, гел болай коелып төшкән булмаячак безнең тормыш, менә шушы алама Барый әйткән ие диярсең. Алдагы елда бездә җир өләшү булырга тиеш, шуңарга тиклем син, Ходай кушып, миңа үзем кебек бәләкәй генә тагын бер Барый да табып бирсәң, җир өләшкәндә ике имана булып керәчәкбез дигән сүз бит. Менә бит ул бәхетнең башы кайда. Бер имана белән дүрт кеше туйдырып кара да син, ике иманаң белән сөйләшеп кара…

– Нигә кирәк бер Барый өстенә икенче Барый? – дигән булып, шаяртып, иренең төшен җөпләргә ашыкты Гыйльмениса. – Барый булмаса, безгә Әхәт тә ярый. Минем әни ягыннан апай тиешлебез Шәмсеҗиһан түтинең улы да Әхәт. Әле нинди генә Әхәт, сыйрагыннан тотып күлгә ташлый әтисе, бата, тончыга, шундук тагы калкавыч кебек калкып килеп чыга.

Барый төшендә күргән ак тояклы яшь тай аларның җил капкасыннан әле кайчан атылып керер, керерме-юкмы, әмма ир кешенең яхшы төше күңелле бер эшкә сәбәп булды. Кызына «яшертен илче» аша әйберләрен җибәртүдән соң атна уздымы икән, кичләрдән бер кичне, авылга эңгер кунгач, боларга искәрмәстән генә Шәмсениса үзе килеп керде. Кырыс кына исәнләште, әйтер сүзен тапмагандай, ишек төбендә беравык сүзсез таптанып торды – бу хәлендә ул өйнең кечкенәлегенә, түшәмнең тәбәнәк булуына хәйран калган кешегәрәк охшый иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Йөзек кашы / Перстень»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Йөзек кашы / Перстень» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Йөзек кашы / Перстень»

Обсуждение, отзывы о книге «Йөзек кашы / Перстень» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x