Мирсәй Әмир - Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы

Здесь есть возможность читать онлайн «Мирсәй Әмир - Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04226-0
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу җыентыкка классик язучы Мирсәй Әмирнең повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Шулаен шулай да бит… Ярый инде, ә кайтканда берәрсен туры китерерсез әле, безнең авылныкылар өзелми аннан…

Ул безнең янда озак тормады. «Сафо» тартмасын ачып, берәр папирос кабыздыргач, «Ярый, хәзергә!» диде дә дилбегәсен какты. Күк аргамак, туктап тору өлешен кайтарырга теләгән төсле, эре-эре адымнар белән юыртып китте.

Гаяз, аның артыннан карап шактый вакыт сүзсез торганнан соң:

– Эт икән! – дип куйды.

– Әйе, ул безгә кадәр барып өлгергән.

Шуның белән сүз киселде. Агыйдел сулга борылып китеп, бездән шактый ераклашкан, куркыныч яр булып күтәрелгән биек тау да бу җирдә сөзәкләнеп азайган иде инде. Авыл тирәсен әйләндергән киң чирәмлектә тамак туйдырып йөргән бозаулар, алар арасында йөгерешеп уйнап йөргән малайлар күренде. Тик без аларга әһәмият бирмәдек. Базарлы авылының тышкы күренеше кызыксындырды безне. Бөтен авыл өстен чуарлаган биек-биек кое сиртмәләре, бер-береннән якын-якын ара калдырып утырган өч мәчет һәм көнгә каршы аермачык булып күренгән яшел түбәле зур йорт миңа электән үк танышлар иде инде. Аларга караганда да зуррак, көчлерәк булып күтәрелгән ике яңа йорт кызыксындырды мине.

Авылның нәкъ үзәгенә урнашып, ерактан күренгән бу кызыл түбәле йортларның берсе – узган ел салынып беткән җидееллык мәктәп, икенчесе яңа салынып бетеп бара торган клуб булып чыкты. Бу йортларның ничек салынулары һәм волость күләмендәге башка үзгәрешләр турында без волкомга кереп шактый вакыт сөйләшеп утырганның соңында гына тулырак мәгълүмат ала алдык.

ВЛКСМның волость комитеты секретаре Рахманов безне шактый эре кыяфәт белән каршы алды. Бу минем Рахманов белән беренче күрешүем түгел иде. Укырга китәсе елны канткомолда очраган иде ул миңа. Ул чакта аның өстендә искереп беткән кара толстовка иде. Толстовканың бөкләнеп, түгәрәкләнеп беткән чүпрәк билбавы алдан китереп эләктерелмәгән, кабырга тапкырына тегелгән ике элмәк аркылы гына үткәрелеп, артка бөкләнгән дә ике очы бергә китереп төйнәлгән һәм, үзенең кирәген бөтенләй югалтып, онытылган иде. Ботларында ак буйлы кара чалбар булып, тузанга буялып беткән кап-кара ялангач аягына аягы төсле үк күннән тегелгән сандали кигән иде. Шулай да миңа караганда яхшырак киемле булып күренгән иде ул, һәм мин аны, үзем белән чагыштырганда, күбрәк дөнья күргән, күбрәк белә торган кеше итеп танып, байтак нәрсәләр сорашкан, байтак нәрсәләр турында белешмәләр алган идем. Кантон мәгариф бүлеге мөдирен күрергә чират торганда, ул үзенең шушы Базарлы авылында комсомол ячейкасы секретаре булып эшләвен сөйләгән иде. Шуннан соң ул партия мәктәбе каршындагы ниндидер курска кабул ителде. Мин хәзерге укый торган шәһәремә – техникумга киттем. Шул аерылудан безнең танышлык онытылган иде.

Бүген ул бөтенләй башка кыяфәттә. Аның өстендә – әле яңа гына энәдән-җептән чыккан яшел гимнастёрка, аягында – яхшы хром итек. Шулай да мин аны тиз хәтерләдем. Чөнки өс киемендәге үзгәреш шактый зур булса да, йөзендә артык зур үзгәреш күрмәдем мин аның: шул ук коңгырт-кара кайма белән әйләндерелгән яшькелт күз алмалары һәрнәрсәне тиз белергә теләгән төсле ашыгып йөриләр. Коңгырт куе кашлары, бер җимерелеп, бер күтәрелеп, чыраен тиз алмаштыралар. Башы әүвәлгечә үк ялангач, төркем-төркем булып оешкан озын сары чәчләре, үзләренә башка җаннары бар төсле, өзлексез хәрәкәтләнеп тора. Барысы да шул, тик һәр җирендә чистара төшкәнлек, ыспайланганлык, калыпланганлык сизелә.

Мин, аны күптәнге танышым итеп, үз кешеләрчә исәнләштем:

– Һа-а-а, Рахманов!.. Нихәл! Сез инде укып бетереп эшкә дә ябышкансыз. Шәп, шәп…

Ул минем шат йөземә салкын чырай белән генә җавап бирде:

– Сез кем буласыз соң?

– Сез мине оныткансыз да икән, бик тиз, бик тиз. Ә мин хәтерлим. Укырга киткән елны мин сезнең белән канткомолда очрашкан идем… Мәгариф бүлегендә бик озак сөйләшеп тә утырган идек…

Белмим, Рахманов чынлап та мине оныткан булып чыктымы, әллә болай хәтеренә төшерәсе килмәдеме, танышлыкны әйтеп биргәч тә, мин көткәнчә, аның йөзе яктырып китмәде, шул ук салкын чырай белән җавап кайтаруында дәвам итте.

– Булса булгандыр, каян барын да хәтерләп бетерәсең, – диде ул. Безнең белән артык мавыгасы килмәгәнлеген белдерергә теләгән төсле, өстәл тартмасын тартып чыгарып, андагы хисапсыз күп кәгазьләр арасында актарына башлады.

Танышлыкны яңадан башламый чарабыз юк иде. Таныштык. Үзебезнең кемнәр булуыбызны һәм бирегә авылдагы комсомол эше буенча аңлашырга, фикер алышырга, киңәшергә килүебезне сөйләдек. Кемнәр икәнлегебезне ишеткәч, ул ачыла төште:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»

Обсуждение, отзывы о книге «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x