Гаяз шул урында тукталып сүзсез калды. Мин, нәрсә дип тә җавап бирергә белмичә, кул астына туры килгән чүп-чарларны, кителеп төшкән ташларны кадалып аккан Идел өстенә ташлый-ташлый тик утырам һәм, күзләрем Идел өстенә төбәлгән булсалар да, Гаязның өзлексез миңа каравын, минем бу кыяфәтем аркылы күңелемдәген укырга тырышуын сизеп, уңайсызлана идем. Бу уңайсыз хәл авыр иде минем өчен. Тизрәк котылырга, тизрәк иркен тын алырга теләп, Гаязны ашыктырдым:
– Шул гынамы?
– Юк, ул гына түгел, тагын бар.
– Ярый, ярый, дәвам ит.
– Син комсомолец түгел, – диде дә Гаяз тагын сүзсез калды.
Бу сүз зур сүз булса да, миңа нык тәэсир итмәде. Чөнки мондый сүзне Гаязның чын күңелдән әйтүенә ышанмадым. Мине куркыту өчен генә, үзенең сүзләренә ныграк колак салырга мәҗбүр итү өчен генә шундый кискен сүз куллана дип уйладым мин. Йөземдә дә, хәрәкәтләремдә дә бернинди дә үзгәреш сизелмәде. Шул ук тыныч тавыш белән дәвам итүен сорадым.
– Әйе, – диде Гаяз. – Син бу килеш чын комсомолец түгел. Син обыватель, син мещан. Син, абзыеңны сәүдәгәр булмаска үгетләгәндә дә, үзең өчен куркып кына, сәүдәгәр энесе исемен күтәрү ихтималыннан шикләнеп кенә үгетлисең. Син үз язмышыңнан шүрләп кенә, андый-мондый начар исем чыгып мәктәпкә ишетелә күрмәсен дип кенә Маһибикәне ташлап китә аласың… Синең мәктәптә укуың да, әдәбият укуың да үз теләкләреңә, үз хыялларыңа гына багланган…
Гаяз тагын беразга сүзсез калды. Җавап көткән төсле, минем күзләремә караганын сиздем. Мин һаман шул ук хәлдә идем: башымны да күтәрмәдем, җавап та бирмәдем.
Гаяз тагын дәвам итте:
– Син надан гына түгел, син консерватор, син мещан, син вак буржуа. Кушыласыңмы шуларга?
– Шулай да ни әйтергә телисең син болар белән, Гаяз?
– Болар беләнме? – диде Гаяз, ни әйтергә теләгәнен үзе дә белмәгән сыман бераз аптырап торды ул: – Болар белән мин сиңа шуны әйтергә телим, Ильяс, шулай булса да, син – комсомолец.
Билгеле, Гаяз мине көлдерергә уйлаган иде, ләкин мин көлмәдем:
– Уенга борырга азапланма, Гаяз, син аларны чынлап әйттең һәм дөрес әйттең, дөрес характеристика бирдең син миңа. Мин аңладым, син әйтмешли, кичә укыган брошюрага – Ленин сүзләренә төшендем. Мин бу килеш чын комсомолец түгел, әйе, мин үземне үзем ялган буяу белән ялтыратып йөрүче обыватель; мин Пушкинны беләм, ләкин, аның әсәрләрен укып белүдән бигрәк, аның турындагы истәлекләрне укып, аның турындагы анекдотларны ишетеп беләм. Ә Пушкин дәверен белмим. Мин Петр Великийның, Наполеонның тарихта зур исем алган кеше икәнлекләрен беләм, ләкин аларның нинди хезмәтләре белән зур урын тоткан герой икәнлекләрен белмим. Мин Толстойның зур язучы икәнлеген беләм, ләкин аның ни өчен зур язучы икәнлеген белмим. Мин татарның иң талантлы шагыйре Тукай булганлыгын беләм, ләкин ни өчен алай икәнен белмим. Мин Һади Такташ, Мәҗит Гафури дигән язучыларны беләм, ләкин мин укыган китапларның кайсы бу язучыларның кайсысыныкы икәнен белеп бетермим. Аларның берсенә дә характеристика бирә алмыйм. Мин безнең төп бурычыбыз социалистик җәмгыять төзү икәнен беләм, ләкин аны нинди юллар белән төзергә кирәклекне белмим… Әйе, әйе, син дөрес әйтәсең, Николай Второй булгач, әлбәттә, аның Николай Первые да булырга тиешлекне беләм, ләкин Николай Первый дәверен, ул дәвердә нинди тарихи вакыйгалар булуын, аларның минем бүгенге фикерләрем белән нинди бәйләнеше барлыгын белмим…
– Җитте, җитте, – диде Гаяз, шапылдатып аркама сугып куйды, – син миннән дә арттырып җибәрдең. Юк-юк, безнең хәл ул кадәр куркыныч түгел. Күп нәрсәне белмибез икән, белергә мөмкинлегебез бар. Укыйбыз. Белербез. Эшли дә алабыз. Социализм төзү идеясен менә монда – сезнең авылда – практик рәвештә ничек итеп тормышка ашыру юлын өйрәнү өчен волкомга барырга кирәклекне беләбезме? Беләбез! Ә волком юлы менә шушы: уң ягыңда – тиңсез батыр текә таулар, сул ягыңда – тиңсез матур Агыйдел. Әйдә, киттек!..
Базарлыга җитәргә бер чакрым чамасы юл калганда, безгә Низамый очрады. Ул, яшел читәнле тарантаска кырын яткан килеш, зур күк аргамакны салмак кына атлатып, Базарлыдан кайтып килә иде инде. Безнең турыга килеп җиткәч, дилбегәсен тартып, аргамагын туктатты, көлеп исәнләште. Кәеф-хәтерләребезнең ничек булуын сорашты. Базарлыга баруыбызны иртәрәк белми калуына үкенгәнлеген белдерергә ашыкты:
– Нигә соң аны кичә үк әйтмәдегез! Мин сезне үз яныма утыртып алып барган булыр идем. Ничаклы җирне җәяү килгәнсез бит.
– Зарар юк, мондый матур юлда ун чакрым күпмени ул, – диештек без.
Читать дальше