Мирсәй Әмир - Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы

Здесь есть возможность читать онлайн «Мирсәй Әмир - Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04226-0
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу җыентыкка классик язучы Мирсәй Әмирнең повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Абзыйга ишеттереп, Гаязга зарлана башладым:

– Менә шушы инде, Гаяз туган, минем әлеге сиңа мактаган абзый. Ике ел буена сөйләдем бит мин сиңа аның турында. Безнең абзый ул душа кеше, авылда яңа тормыш төзи торган кеше ул безнең абзый, дип әйттемме? Менә шушы абзый инде ул. Күрәсең, нинди алга киткән хәзер, ата-бабасы күрмәгән эшкә тотынырга хыяллана…

Абзый белән минем арада ачыла башлаган тирән чокырны Гаяз тигезләргә теләде:

– Зарар юк, ул киңәш итеп кенә әйтә бит аны, син нигә кызып барасың, киңәш итү эшли башлау дигән сүз түгел бит әле…

– Әйе шул, – диде абзый, минем кискен рәвештә каршы төшүемнән килеп чыккан уңайсыз хәлдән котылырга теләп, Гаяз сүзләренә тотынды. – Мин бит бер дә юктан гына әйтмим, уйлап-уйлап карыйм да, совет каршы килми, кешеләр сәүдә итәләр дә менә дигән итеп яши бирәләр. Соң, мин әйтәм, минем кайсы җирем ким?..

Без, Гаяз белән икәүләп, аны үгетләргә тотындык. Бу юлның ил файдасын күзәтү ягыннан караганда ифрат дәрәҗәдә начар юл булуын, совет хөкүмәтенең моңар вакытлы рәвештә генә ихтыяр куярга мәҗбүр булуын, нигездән алып караганда, сәүдәгәрлекнең – спекулянтлыкның – советка каршы юл булуын, шуңа күрә, ил өчен начар булу белән генә чикләнмичә, якын киләчәктә үзең өчен дә бик начар нәтиҗәләр бирү ихтималы барлыгын аңлатырга тырыша идек. Шул минутта мин үземнең алама комсомолец булуымны, илебез алдында торган бурычларны билгеләүдә, җыелыш саен авызыбыздан төшми торган «социализм» сүзенең мәгънәсен күз алдына китерүдә, аңа кайсы юллардан барырга кирәклекне белү-белмәү мәсьәләсендә Гаязга караганда никадәр түбән торуымны сиздем. Кайчандыр бу турыда съезд карарларын укыганымны, кайдандыр, кем авызыннандыр Ленин сүзләрен ишеткәнемне хәтерләргә тырышам, шулар белән җавап бирмәкче булам. Тик бернәрсә дә чыкмый, уйларымның сукырлыгын күреп, йөрәгем генә әрни. Бу авыр хәлдән, бу юлсызлыктан чыгуда төп ярдәмчем Гаяз булды. Аның абзыйга җавап урынына әйткән һәрбер сүзе минем үзем өчен дә яңа белем булып хәтеремә сеңәләр, мин, абзый алдында сер бирмәс өчен генә, аларны күптән белгән кеше төсле, «әйе-әйе, әлбәттә, шулай» дип, дөресләп утырган булам. Ә күңелем абзыйдан битәр үземне шелтәли, «Хикәя китаплары укып кына, Тукай, Такташ шигырьләрен ятлап кына комсомолец булып бетеп булмый, җәмгыятьне өйрәнү, сәяси белем дәресләреннән мөгаллим абзыеңа имтихан бирү генә җитми, аларны тормыш белән бәйләү юлларын да белергә кирәк, ә син җыелышларны яратмыйсың, агымдагы сәясәт түгәрәкләренә күңел бирмисең. Ячейкадан шелтә алудан куркып, исемеңне теркәтү өчен генә барасың син ул түгәрәкләргә…» ди иде. Әйтерсең лә бу минутта минем сәламәтлегемә тикшерү булды да тазага исәпләп йөргән үпкәләремнән кох таякчыклары таптылар. Үземдәге наданлыкны, тәҗрибәсезлекне, көчсезлекне сизү шундый авыр булды. Тик бу авырлыкны мин кешегә сиздермичә күтәрергә тырыштым. Гаяз авызыннан чыккан сүзләрне үземнеке итеп, абзыйны үгетләвемдә дәвам итә идем. Абзыйның, һичбер китаптан өйрәнмичә, коры тормыш тәҗрибәләреннән генә чыгып, безгә биргән гади сораулары кайбер вакыт мине генә түгел, Гаязны да аптырауда калдырырлык булалар, һәм Гаязның, хәзергә андый сорауларга канәгатьләндерерлек җавап бирә алмавын ачыктан-ачык әйтеп, иртәгә җавап табарга, тиешенчә төшендереп бирергә вәгъдә итүе мине бераз гаҗәпләндерә, шуның белән бергә йөрәктә җиңеллек тудыра иде.

Бәхәс шактый озынга сузылды. Самовар борынын үз карамагына алып, сәке йөзлегенә утырган җиңги сүзгә катнашмый, сүз өзелеп торган араларда гына безне ашарга-эчәргә кыстап куя; түр башына менеп, минем белән янәшә утырган әни, кунакларының кәефен бозмаска тырышып булса кирәк, безнең сүзләрне дөресләп көлә, абзыйның һәр сүзенә юаш кына итеп ачуланган була иде. Абзыйның соңгы соравы аны чынлап ук ачуландырды.

– Ярый, – диде абзый, суд залында, хөкем астында утырган кешедән сорау алучы тавышы белән сөйли башлады, – сәүдә итү ярамый ди, мин үзем дә яратмыйм аны, менә сез, комсомоллар, бигрәк тә күралмыйсыз, ә соң, алай булгач, комсомоллар үзләре нигә сәүдә итәләр?

– Юк-юк, – дидек без, икебез беравыздан каршы төштек, – комсомолецлардан сәүдәгәрләр юк.

– Ә менә Низамый комсомол түгелмени? Комсомолның самый атчайние, аңардан шәп артист юк, ә үкертеп сәүдә итә…

– Ай Алла, бер телеңә баш була алмадың лабаса, – диде әни, – кешедә ни эшең бар соң синең? Кеше теләсә нишләр, үз көнеңне үзең күр…

Абзыйның бу сүзе безнең өчен тагын да яңарак тоелды. Низамыйның әтиләре әүвәлдән үк зур хәлле кешеләр булуы миңа билгеле булса да, аларның соңгы еллардагы тормышын күргәнгә, Садрый исемле абыйсының партия сафында торуын белгәнгә күрә, Низамыйның комсомолец булуына гаҗәпләнмәдем. Тик аның үкертеп сәүдә итүе?.. Ышанырга да, ышанмаска да белмичә, абзыйга каршы төштем:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»

Обсуждение, отзывы о книге «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x