– Кызларга да шул ук бәяме? – дип кызыксынды Наилә.
Фәннур әле бусын уйлап бетермәгән иде.
– Һм… – дип төртелеп калды ул. Аннары: – Әлбәттә, шул ук… Ярар, миннән булсын яхшылык, 8 нче Март бәйрәме алдыннан атна буе бушка күчертермен.
Боргаланырга урын юк иде – Фәннурның тәкъдименә ризалашмый чаралары калмады. «Физиканы өч сумга булса да төшермисеңме соң?» – диючеләр булды үзе, әмма Фәннур сүзендә нык торды:
– Бүген ирекле бәяләр заманы, агай-энеләр! Базар икътисады! Шушыңа риза булып, койрыгыгызны кысыгыз да тик кенә утырыгыз! Долларның курсы артса, тәк и тәк күтәрәчәкмен әле бәяләрне!
Шулай итеп, Фәннур укучылар арасында бизнесмен булып китте. Кесәсе көннән-көн калыная башлады малайның. Өй эшләре буенча гына түгел, контроль эшләрдә дә «базар икътисады»н кертте ул. Әйтик, контроль эш вакытында, пышылдап, мәсьәләнең җавабын әйтү алты сум тора. Шпаргалка язып ыргыту бер метр ераклыкка кадәр ун сум, ике метр белән дүрт метр арасы егерме, ә инде укучы дүрт метрдан да ераграк утырса, әлеге бичара утыз сум түләргә тиеш була. Тулаем контроль эшне эшләп бирү өч долларга тарта…
Эшләр шулай матур гына тәгәрәгәндә, Ерак Сахалиннан Фәннурның геолог абыйсы кайтты. Ике генә тәүлеккә. Ул көнне малайга соңгы дәресне – физиканы «тозларга» туры килде. Андый чакта бер дәрес каян килеп кая китмәгән лә!
Ә икенче көнне иртән мәктәптә мондыйрак хәлләр булды. Физика дәресе башланырга егерме минут кала, Кәлтә Закиры җәһәт кенә парта өстенә менеп басты.
– Малайлар! Кызлар! Игътибар! – дип шәрран ярды ул, кулындагы дәфтәрне һавада болгап. – Игътибар, аукцион! Физикадан өй эше сатыла! Башлангыч бәясе йөз сум!
Фәннурның аркасыннан кырмыскалар йөгерешкәндәй булды:
– Өйгә эш бар идемени?! – дип сорады ул калтыранган тавыш белән.
– Нишләп булмасын? – дип гөр килде сыйныфташлары. – Өй эшенең дә ниндие генә әле!
– Кая, ничәнче мәсьәләләр ул? – Фәннур тиз генә китабын өстерәп чыгарды. – Хәзер чишеп атабыз аны!
– Юк инде, брат! – дип, каһкаһә белән көлде Закир. – Әйтмибез. Аукцион тек аукцион! Кирәк икән, пажалысты, сатып ал! Башлангыч бәя йөз сум!
Эшнең хәтәр борылыш алуын Фәннур сиземләп өлгергән иде инде. Ул ялт кына кесәләрен капшап алды – акча күп анысы…
– Нигә шулай кыйбат соң? – дип чыелдады отличник. – Мин бит сездән бер мәсьәләгә егерме сумнан да артык алмый идем!
– Базар икътисады, брат! – Закир сыйныфташларына күз кысты. – Нинди бәя телим, шундыйны куям!
Инде чигенергә урын калмаган иде. Фәннур кесәсеннән бөгәрләнгән акчалар тартып чыгарды:
– Мә, комсыз! Китер өй эшен!
– Культурно гына сөйләш, брат! Мин бит күчерергә сораганда синең белән алай сөйләшмим. – Закир Фәннурның дәфтәргә дип сузылган кулын җай гына читкә этәрде. – Ашыкма… Җәмәгать! Иптәш Фәннур өй эшен йөз сумга алам ди…
Шулчак тәрәзә кырыендагы партадан Фәрит тавышы ишетелде:
– Йөз дә ун сум!
– Җәмәгать! Фәрит иптәш йөз дә ун сумга алам, ди. Йөз дә ун сум – бер! Йөз дә ун – ике…
Иптәшләренең кыланмышын әкренләп аңлый башлады Фәннур. Әһә, болар миннән үч алмакчы була. Бушка күчертмәгән өчен… Ә мин тотам да аукционыгызда катнашмыйм! Бетте-китте!.. Әмма шулчак аның баш миен икенче уй өтеп алды: әгәр «икеле» куйсалар? Отличникка, уку алдынгысына… Димәк, бердәнбер юл кала – ахыргача көрәшергә! Әлбәттә! Нәрсә куркам соң әле мин? Акча бар ла ул! Икенче юлы сабак булыр, ә бүген… бүген ничек тә сынатмаска! Аннан соң Закирга бернинди дәгъва белдерә алмыйсың! «Базар икътисады»н үзең керттең ләбаса!..
– Йөз илле!!! – дип кычкырды шулчак Наилә. – Мин йөз иллегә алам!
– Йөз илле бер сум! – дип өстәде Фәннур кыюсыз гына.
Кемдер пырхылдап куйды. Закир, гомер буе аукцион җитәкләгән кеше төсле, оста гына эләктереп тә алды:
– Җәмәгать! Йөз илле бер сум – бер!..
– Биш йөз!!!
Кибет директоры малае Сабитның тавышын ишетүгә, сыйныф бүлмәсе кинәт тын калды. Дистәләгән күз, кызыксынып, әле Сабитка, әле Фәннурга карады. Һәркем, дулкынланып, алда ни булыр дип көтте. Чираттагы тавыш озак көттермәде. Ни әйткәнен үзе дә чамаламаган, башы-күзе тонган Фәннур:
– Мең!!! – дип ярып салды.
– Ике мең!!! – дип кычкырды Сабит аңа каршы.
– Биш мең!!!
Фәннурның йөзе агарып чыккан, куллары калтырый иде.
Закир әйтерсең шул сүзне генә көткән:
– Биш мең тәңкә – бер! Биш мең тәңкә – ике! Биш мең тәңкә – өч!!! – дип шәрран ярды. – Сатылды!!!
Читать дальше