Гөлфия Исхакова
Күңелем фасыллары. Шигырьләр
Исхакова Голфия Загитовна
Мгновенья души
Шигырьләр
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Исхакова Г. З., 2017
I
Бар байлыгым – җыр-шигырьдән
Тулып ташкан
Бу вакытның мизгеле дә кире кайтмый,
Бер яфрак та ике тапкыр җиргә ятмый.
Аккан сулар челтер-челтер ага тора,
Үтә гомер, язмыш юлын бора-бора.
Җылы өстәп шатлык килә, кайгы китә,
Кайчагында бәхет өчен бер сүз җитә.
Беләсеңме-белмисеңме кадерен, үтә
Гомер, көзнең толымнарын сүтә-сүтә.
Китмәс сыман таңнар ата алсуланып,
Алыштыра аны төннәр моңсуланып.
Сүнмәс дигән йолдызлар да бер атыла,
Кояш булып кояш поса тау артына.
Алышына көннәр, һава, давыл, рәшә,
Туктап тормый, тормыш – сынау, алга дәшә.
Мизгелләрнең кайтмаслыгын белсәк тә без —
Калдырырга килгән җиргә якты бер эз.
Бар байлыгым – җыр-шигырьдән
Тулып ташкан җанымдыр.
Илһам биргән илаһи көч —
Сызылып аткан таңымдыр.
Моң түгәргә өндәп торган
Су буйлары, талыдыр.
Хисләремнән кәрәз койган,
Шигырь – татлы балымдыр.
Тамам, тамам, диеп торган,
Пешкән кызыл курамдыр.
Күңелгә – дәрт, каләмгә юл
Шулар ярып торадыр.
Телисеңме? – Җырдагы сүзең булам.
Телисеңме? – Моңнардай ташып тулам.
Телисеңме? – Сүнмәс утларга салам.
Телисеңме? – Бары җыр булып калам.
Телисеңме? – Гөлләр булам яныңда.
Телисеңме? – Нурдай кунам җаныңа.
Телисеңме? – Чыктай күкләргә ашам.
Аңла гына, син, дип, көн дә саташам.
Телисеңме? – Яндырам да көйдерәм.
Телисеңме? – Башың күккә чөйдерәм.
Телисеңме? – Ачам барлык серләрем.
Бары син ул… бердәнберем дигәнем.
Төн… Тулай торак… Ә уку
Залында көн яктысы.
Шул төннәргә шигырь булып
Тама җанның яртысы.
Мөдәррис Әгъләм
Җәйге төн. Яктылык кунган
Гөлләр тулы тәрәзгә.
Умарта корты да йоклый,
Төшләр күреп кәрәздә.
Әкрен генә ай югала,
Таратып болытларны.
Шифасын татый үләннәр
Сарган көмеш чыкларның.
Бары шагыйрь берни күрми,
Чарлый сердәш каләмен.
Хыял диңгезендә гизгән
Ул яртысын галәмнең.
Таңга калдырмый әйтәсен
Әйтеп каласы килә.
Сүзләреннән әйтерсең лә
Җан җылысы сибелә.
Ә урамда бу вакытны,
Нур сузылып, таң ата.
Яңа сауган җылы сөттәй,
Өстәлдә шигырь ята.
Безнең якта җир дә җырлый
Безнең якта барсы җырлый:
Җырлый яшь тә, карты да…
Таллар җырлый, урман, таулар —
Барсы җырлый, барсы да.
Шәмсия Җиһангирова
Безнең якта җилләр җырлый
Табигать сәхнәсендә.
Гасыр буе әверелгән
Фасыллар әшнәсенә.
Чыңга күмеп чишмә җырлый,
Улаклары баскычтай.
Тирә ягында сихри моң
Йөрәк ачыр ачкычтай.
Яңгырлар җыры уята
Җәйге матур төннәрдә.
Кош җырыннан ал таң ата,
Бәхет теләп иртәгә.
Чәчәкләр җырлый, йолдызлар —
Җил дирижёр чыңнарга.
Безнең якта җир дә җырлый,
Кушылып милли моңнарга.
Минем күңел табигатьтәй,
Фасыллары мең төрле.
Кояшлы була, томанлы,
Чишә алмаслык серле.
Көннәрем кайчак бөредә
Гөлләр булып түгелә.
Назланып җылы җилләрдә,
Шау чәчәккә күмелә.
Очып-очып, карлар куна
Күңелем кырларына.
Моң өсти алар җанымның
Сагышлы җырларына.
Гәрәбәдәй яфрак тама
Алтынланган көзләрдә.
Алмаларның алсулыгы
Куна шулчак йөзләргә.
Язмыш дигән җилләр исеп,
Күңел нечкәртеп тора.
Туачак һәрбер көнемә
Мең төрле ятьмә кора.
Бер елата, бер җырлата,
Ялгый сынган күңелне.
Мизгел булып үтеп бара,
Минем гомер түгелме?
Шигъри юлга салам сөюемне,
Бер бушансын әле күңелем.
Беләм инде, җаным, бу тормышта
Очрашулар мөмкин түгелен.
Яшьлегемнең хатирәсе булып,
Татлы хыялымда калырсың.
Уйларымда гына чынга ашып,
Мине алга әйдәп барырсың.
Читать дальше