Ярат, димим. Булдыралсаң, әйдә, оныт!
«Хуш!» – дип әйт тә йөрәгеңнән алып ыргыт.
Нихәл итим?.. Бәргәләнәм, өзгәләнәм,
Бары син дип яши җаным, утлар йотып.
Еллар үтә, исемең телдән төшә,
Назлы сүзләр кала томанда.
Сөю тулы кайнар сулышыңны
Хәтер генә саклый һаман да.
Әллә чынлап, әллә уйнап әйткән
Ул чагында сөю сүзләрең —
Минем өчен Чулпан йолдыз иде,
Керсез диңгез иде күзләрең.
Әллә язмыш, әллә без адаштык
Бу дөньяның сансыз юлында.
Бер күрергә зарыгып таҗын койган
Ике чәчәк булдык болында.
Син үзгәрдең, мин дә бүтән хәзер,
Үзгәрде шул инде заман да.
Хәтер генә сүнми, хисләр яна,
Йөрәк сыкрый әле һаман да.
«Яраттым, яратачакмын!»
Дигән идең берзаман.
Шул сүзләр күңелдән чыкмый,
Колакта чыңлый һаман.
Яраттым, яратачакмын!
Җанга көч салган сүзләр.
Хис ялкынын чагылдыра,
Сүзсез дә сөйли күзләр.
Яраттым, яратачакмын!
Үрли йөрәк түренә.
Шуңамы һәрбер яңа көн
Кояшлырак күренә.
Яратам, дип, гел кабатла,
Үстер мине, үсендер.
Сөймәгәч тә, сөелмәгәч,
Бу гомерләр төссездер.
Мәхәббәтем чәчәк атты,
Ташый хисләр җыр тулып.
Сиңа ашкына йөрәгем,
Гүя очар кош булып.
Күңелеңә җәннәт сыйган,
Күзләреңдә – чаткылар.
Шул күзләрең чаткылары
Җаныма ут яктылар.
Сине күргән көннән алып,
Бары язларда яшим.
Күз нурым син, бәгырькәем,
Ниләр дип назлап дәшим?
Ләйсән яңгырдай сибеләм,
Кыш диеп тормый йөрәк.
Бәхетле булырга җирдә
Яннарымда син кирәк.
Үзем сөям, үзем көям,
Үзем утларда янам.
Өшим, пешәм, суга төшәм,
Мең кабат ямыйм ярам.
Кош булып күккә атылам,
Йолдызлар булып тамам.
Күзләр көтеп арыса да,
Онытырга юк чамам.
Төннәрен Зөһрә кыз сыман
Көмеш айда атынам.
Күкләрдәй зәңгәр күзләрең
Үбәр булып талпынам.
Үтәр юлларыңа кичен
Нурлар сибеп таратам.
Беләсеңме? Мин бит сине
Өзелеп-өзелеп яратам.
Үтсә дә хисләр, мәхәббәт,
Бер мизгел дә үкенмим.
Бәхетле чакларны кабат
Кайтар, диеп үтенмим.
Истә калыр, онытылмас,
Яра теккән җеп сыман.
Сүтелгән саен хәтерләр
Искәртеп торыр һаман.
Үпкәләмим, еламыйм да,
Гөлне дә кырау кисә.
Ак каен горур булалмый,
Җилгә бер башын исә.
Сагышлардан көл булсам да,
Кабат шытармын язын.
Җылы җилләрдән тоярсың
Юллаган сөю назым.
Көтүдән дә авыр нәрсә юктыр,
Аны белә бары көткәннәр.
Гомер буе сагынып көткәннәр
Бу сүзнеме белми әйткәннәр?
Сарыларга сабышырга була,
Үләргә дә була көткәндә…
Йөрәгеннән өзеп алып аткач,
Авыр түгел ташлап киткәнгә.
Көтә-көтә уйлар чуалганмы,
Әллә бәхет алда, әллә моң?
Югарыдан җавап килгән сыман:
Тукта! Көтмә! Хәзер инде соң!
Көтәм әле, әйдә, ашыгып кайт та
Бәхетләргә, назга коендыр.
Сөю тулы күзләремнән үбеп,
Кочагыңа мине сыендыр.
Их! Көтүләр бигрәк кыендыр.
Хисләр буранына киртә куйдың,
Сөюдән дә инде арындыр.
Кояшы да, нурын яшергәндәй,
Син янымда юкка салкындыр.
Йолдыз булып бәлки атылырмын,
Көтмәгәндә беркөн каршыңда.
Чаткы булып күзләреңә тамсам —
Искә төшерерсең барсын да.
– Яратмыйм! – дип әйтү генә җиңел,
Мәхәббәттән йөрәк ярсыган.
Бәхет юлы, синсез буламы соң?
Дөньясы да инде тар сыман.
Күзләремне каплый ак томан,
Өметләнеп яшим мин һаман.
Сагышлардан сагынуга күчкән
Уртаклыкта бәхет бар сыман.
Очкын булып кабынды да
Күзгә керде.
Һәр күзәнәкне балкытып,
Сергә күмде.
Кызды йөрәк ташкын ташып,
Йөзгә төште,
Җан атардай булып җанга
Сөю дәште.
Бары икәү белде аны,
Ай көнләште.
Дөньяларын онытканга
Ул көндәшме?
– Яратам! – дип кычкырасым килде,
Җилләр урлар дидем тавышым.
Өмет утым, бәлки, чынга ашып,
Җан көткәнне бирер язмышым.
– Сөям! – диеп пышылдыйсым килде,
Синең кайнар кочагыңа сеңеп.
Дөрләп янган учак инде сүнмәс,
Хис-тойгыны булмас сыман җиңеп.
Мәхәббәтне көйләремә салдым,
Аңларсың дип, бәлки, җырларымнан.
Телисеңме? Чыклар булып тамам
Кыңгыраулы чәчәк чыңнарыннан.
Читать дальше