Ә мин, сиңа шигъри юллар атап,
Хисем җырларыма салырмын.
Җанга учак яккан яз-көзләрдән
Яшәү өчен көч-дәрт алырмын.
Бер мизгелгә исемнән чыгармый,
Тормыш сыный минем түземне.
Йөрәк тынмый, «Яратам!» дип тибә,
Юксынам шул һаман үзеңне.
Оныттырмам теләсәң дә,
Яратасың бит, беләм.
Уятырмын, тәрәз шакып,
Ягымлы җырым белән.
Наз булып тамармын кичен,
Төшләреңә үрелеп.
Бөре ачармын бакчаңда,
Кызыл таҗга төренеп.
Салават күпере булып,
Зәңгәр күктән багармын.
Күңелеңә иң ятышлы
Моңнар булып агармын.
Оныттырмам һәм онытмам
Гомеремнең җәйләрен.
Сине гел назда коенган
Язларыма әйдәрмен.
Кайчак болыт арасыннан чыгып,
Парлыларны күзли Ай-егет.
Бер сөясе, сөеләсе килә —
Тынгы бирми аңар шул өмет.
Ятлар серен тыңлап көнләшсә дә,
Сөйгәннәргә якты юл яра.
Ялгызларның тәрәзенә бакса,
Нурларына көмеш моң сара.
Таныш аңар үксез, боек йөзләр,
Җанын җепкә ярган серләрне…
Яшен түгеп бушатасы килә,
Юк кочарга йомшак мендәре…
Кул сузымда – бәхете!.. Нигә күрми?
Берәү шулай язмышына күнә.
Яңа көнгә якты өмет баглап,
Айны көтеп, Чулпан йолдыз сүнә.
Белмисең шул күңелемдә ни барын…
Диңгез сыман төпсез, чиксез моң-зарым.
Күзләремдә фәкать алар чагыла,
Очар коштай җаным канат кагына.
Сизмисең шул уйларымда ни барын…
Уй-йомгакка чорнап була Җир шарын.
Уймак-уймак үткән язмыш – юл башы,
Сизәм: алда үтәр юлның күп ташы.
Күрмисеңме, гомер ничек тезелгән?
Чияләнеп бәйләнгән дә өзелгән.
Кабаланып әйтәм сүзем – вакыт тар,
Сабырлыкта читләр эзләр алтын бар.
Теләмисең аңларга да үземне,
Шигырь итеп үрәм әйтер сүземне.
Кунак булып кер дә күңел түремә,
Җитәкләшеп атлыйк көзнең үренә.
Салкын булса да урамда,
Күңелемдә якты яз.
Йөрәгемә кояш сыйган,
Җанга тулып ташкан наз.
Күкне болыт капласа да
Тарала уйларымда.
Хыялда йөрим, парлашып,
Агыйдел буйларында.
Яңгыр койса, кар яуса да
Җылыта йөрәк җылың.
Күз карашың бер эретә,
Бер сыза күңлем кылын.
Җилләргә каршы торырлык
Көч алам сөюеңнән.
Гөлчәчәк булып ачылам:
«Яратам!» – диюеңнән.
Сине бүтән яратмаска булдым,
Исләремә төшеп йөдәтмә.
Авыр икән синнән аерылу,
Һәрбер сүзең сеңгән йөрәккә.
Төшләремә килеп кермә бүтән,
«Сагынам» дип әйтмә, «сөям» дип.
Үткәннәргә кире кайтулар юк,
Тынычлык бир миңа, кит син, кит!
Күзләремә карап ялварсаң да,
Сүзләреңә инде ышанмам.
Сиңа булган сөюемне бүген
Ак юлларга язып бушанам.
Йөрәгемнән бер таш алып атыйм,
Җиңеләеп калыр сагышым.
Күз яшьләрем моңын агызыр да —
Юлга салыр гомер агышым.
Картаябыз икән,
Бүген күрдем
Синең йөздән.
Язмыш үзе тарта —
Калышсак та
Әз-мәз генә
Бер үк салган эздән.
Нәсел очым үткән,
Әби-бабай,
Әти-әни
Һәм менә мин.
Тамырлардан
Аерылырга
Һич кенә теләмим.
Көзем көтә алда,
Хәтер ятлый,
Җәем – артта.
Әй, вакыт әйдәкли,
Тотып булмый,
Ертып булмый,
Ак кышларга тарта.
Яфрактай коела
Бер-бер артлы
Айлар, еллар.
Көтә алда тынлык,
Мәңгелек җир —
Каберлекләр,
Бары күкләр елар.
Үзең генә китү җитмәгәнме?
Йөрәгемне урлап алып киттең.
Өмет чаткыларым чатнап сүнде,
Ник син мине үксез, ялгыз иттең?
Җансыз булу гына җитмәгәнме?
Хисләремне тегәр җепкә сүттең.
Хыялларда инде дәрья гизмәм,
Очар канатларым таптап үттең.
Мин яратмам башка беркемне дә,
Син башканың күңел кылын чирттең.
Җәйләремдә сөю гөлләремнең
Бөреләрен ачылмаслык иттең.
Нигә?..
Ярат, димим. Үзем янам, үзем көям,
Яшьлегемә кабат кайттым, өзелеп сөям.
Язмышлардан узмыш юкны белсәм дә, мин
Йөрәгемә күтәрә алмас сагыш өям.
Ярат, димим, өметемнең чиген уям…
Җәфаланам, кабат-кабат йозак куям.
Көзгә кергәч янып пешкән алма сыман,
Бәхет кәсәм, сиңа сөю суты җыям.
Читать дальше