Эшлисең бик килә икән, шуңа ялланырсың, диделәр. Җир алырга маташып карады, анысына да каршы төшүчеләр табылды. Якындагы һәм яхшы туфраклы җирләр элекке колхоз җитәкчеләре, аларның туганнары арасында үзара бүленешеп беткән булып чыкты. Алай дисәң, ерактагыларын да бирергә ашыкмадылар, син бит бу авылныкы түгел, паең юк, диделәр. Әзәлдән бирле дигәндәй, шушы авылда көн иткән әби-бабалары, ахыр чиктә ул кайтып, нигезен торгызган Маһисара апасының җирләрендә аның хакы бардыр дип уйлаучы да табылмады. Тора-бара кешеләр үзләре дә җирләрсез калды, барысын да әлеге дә баягы «Замин» тартып алып бетерде һәм тиз арада ашсызландырып, чүпләндереп тә ташлады.
Кайчандыр Ашыт районын җитәкләгән, алга да чыгарган, ә хәзер «Замин» ның хуҗасы булып алган Зариф Синһаҗев турында әле баштарак, бәлки, җирләрне карар, юлларны төзекләндерер, мәктәпкә файдасы тияр, дип уйлаганнар иде. Аның авыр техникасы йөри торгач, булган юллар да ватылып бетте. «Сөтчеләр» фермаларны да торгызырга ашыкмады, булган-калган каралтыларны да сүтеп, ташын-кирпечен, тәрәзәсен башка якларга, ерактагы авылларга алып киттеләр һәм, шулай итеп, Габәширдә бер генә төрле эш тә калмады.
Зур комбайннар кырларны бер көн эчендә чәчә. Тик аларга утырган механизаторлар инде Габәширнеке түгел, башка авыллардан килгән кешеләр иде.
Шулай итеп, Зиннурга, су буена төшеп, бабасы кебек, балык каптырудан, Нократ аръягына чыгып, бабаларының бабасы Юмый кебек, күлгә юкә салудан, язларын, моторлы каегында югары күтәрелеп, суда сал агызудан башка бер эш тә табылмады. Тора-бара аларның да кирәге бетте. Нократ сулары, чакрымлап бүленеп, җитәкчеләргә, байларга сатылды – сулары саекты, шартлатып балык аулый торгач, кармакка тотарлыгы да калмады. Күбрәк Киров өлкәсе аша аккан Нократ буйларында татарларның нәрсә дә булса эшләвен, аның аръягыннан агач кисүен, җиләк-гөмбә җыюын инде шул тирәдә яшәгән урыслар да өнәми башлады.
Киң елга аръягындагы Габәшир болыннары сазлыкка әйләнә башлаган, чөнки агачлары урлап киселеп беткән, күлләре тазартылмый, аларга юкә төшерелми, шул юкәләрдән мунчала алынмый иде. Җәен су аркылы йөргән паромнар да туктатылгач, изелгә [1] Изел – язын зур су баса торган иңкүлек урыннар.
чыгулар бөтенләй бетте. Печәннәр үскән җирендә череде, кара җиләкләр, мүк җиләкләре, бөрлегәннәр сабакларында калды. Шомырт агачлары ашалмаган кап-кара тәлгәшләреннән иелеп-иелеп утыра иде. Гөлҗимешләрне дару-фәләнгә дә җыймый башладылар. Кышларын алай-болай шул якларга барып чыксаң, миләшләрдәге, баланнардагы кып-кызыл җимешләргә карап, күплегеннән, өсләренә карлар явып узган агачларның шуның аркасындагы матурлыгыннан хәйраннар калып тора иде Зиннур.
Күлләрдә төнбоеклар күбәеп, чәчәкләрнең төрлесе ишәйсә дә, аны күрүче, матурлыкларына Зиннур кебек хозурланучылар әллә ни табылмады. Казан кебек ерак калалардан анда-санда ял итәргә кайтып төшкән яшьләргә аның гүзәллеге күренми дә иде. Аларга шашлык булсын да шашлык янына сыра, шәраб-аракы табылсын.
Гомер бакый су буенда яшәп тә, ярында ял итәсе урынга, коенып чыгуга ук өенә йөгергән, яңадан эшенә тотынган авыл халкы, урысы да, татары да алай да комлыклары киңәеп киткән Нократның үз як ярын онытмады. Монда хәзер көн дә казан асылды, самавыр куелды, учак ягылды, палаткалар корылды. Су буйлары пластик савытлар, башка төр нәҗес белән тулгач, ярга чүп-чар өелгәч, Зиннур ул ярларда ял итүдән дә үзенә бер ямь тапмады. Бакчасына умарта алып куеп, шулар белән маташа башлады.
Телләре ят, хатын-кызларга мөнәсәбәт үзгәрәк үзбәк арасында яшәүләрен өнәп бетермәгәнгәме, бар нәрсәләрен калдырып кайтып китәргә ризалыкны бик тиз биргәч, Каровинасын татар авылын яратыр, кешесе белән аралашып китәр дип уйлаган иде Зиннур. Татарлардан ул борын чөерде.
Күңелең эзләсә, сәбәбе дә табылып тора. Әле беренче көнне, авылга кайтып, кибет турысына туктаган автобустан, әйберләрен күтәрә-өстери, туп-туры Маһисара апаларының иске йортына төшкәч, Зиннур булып Зиннур берара югалып калды. Чәйлим дисәң, өстәлен көйлисе, савыт-сабасын юасы, утырыйм дисәң, урындыгын кагасы дигәндәй… Эшнең кай башына тотынырга белми аптыраган Каровина, урамга чыгып, капка төбендәге утыргычларга утырды. Бераздан аның янына Зиннур да чыкты. Әле кайтып килгәндә күзенә күренмәгән болын буе манзарасына таң калып карап тора иде ул.
Әтисенең әбисе гел шушында утырырга яраткан, имеш. Утыргыч аркасына терәлгән килеш кенә, урам башындагы ачыклыктан күренеп торган тауларга карап, һаман саен хыялланган. Их, шул тау башларына менсәм, бөтен дөнья шуннан уч төбендә кебек кенә күренер иде, ди икән.
Читать дальше