Разил Вәлиев - Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт

Здесь есть возможность читать онлайн «Разил Вәлиев - Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2015, ISBN: 2015, Жанр: russian_contemporary, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиевнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, повестьлары һәм мәшһүр шәхесләр турындагы истәлек-язмалары керде.
Киң катлам укучылар ихтыяҗын исәпкә алып, әсәрләр татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә.
В эту книгу народного поэта Республики Татарстан Разиля Валеева вошли его стихи, повести и воспоминания о выдающихся личностях, написанные в разные годы.
Учитывая потребности широкого круга читателей, произведения издаются на татарском и русском языках.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Разил Вәлиев

Мәхәббәт һәм нәфрәт: шигырьләр, повестьлар, истәлекләр = Любовь и ненависть: стихи, повести, воспоминания

Кулъязманы басмага әзерләүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен автор Г. Габдрахманова, С. Җиһаншинага һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә.

Автор выражает искреннюю благодарность Г. Габдрахмановой, С. Зиганшиной и сотрудникам Национальной библиотеки Республики Татарстан за помощь, оказанную при подготовке рукописи к печати.

Разиль Исмагилович Валеев

Любовь и ненависть. Стихи, повести, воспоминания

На татарском и русском языках

Разиль Валеев Татарстан китап нәшрияты 2015 Вәлиев Р И 2015 Талантлы - фото 1

Разиль Валеев

Татарстан китап нәшрияты 2015 Вәлиев Р И 2015 Талантлы буынның бер - фото 2

© Татарстан китап нәшрияты, 2015

© Вәлиев Р. И., 2015

Талантлы буынның бер вәкиле

Якыннан белгән, атнасына дүрт-биш көн даими очрашып, сөйләшеп йөргән, аңлашып эшләгән кеше турында язуы читен. Көндәлек тормыш детальләре арасында адашып, кешенең төп асылын күрми калуың ихтимал.

Кешене бөтен килеш күрер өчен, аңа ерактанрак карарга кирәктер.

Үткән елда һәм быел 1946–1947 елларда туган шагыйрь һәм язучыларның юбилейларын уздырабыз. Аларның һәрберсе олы хөрмәткә, иҗатлары тирән анализга лаек. Татарстан язучылары әгъзаларының исемлеген карап чыктым. Унбиштән артык юбиляр. Шактый зур сан бит бу. Барысына да 60тулган йә тулып килә. Араларында мәрхүмнәр дә бар. Яңа гына Мөдәррис Әгъләмовны югалттык, аңа кадәр Наис Гамбәр белән хушлашкан идек. Татар әдәбиятында югалмый торган исемнәр. Иншалла, калганнары үз көчләрендә, янып-көеп яшиләр, дәртләнеп иҗат итәләр. Миңа аларның барысы да кадерле. Алар— безнең буынның ышанычлы таянычлары. Ни кызганыч, болардан соң әдәбиятыбызга дулкын булып килгән, әдәбият Сабан туенда бергәләп мәйдан тоткан талантлы буын юктыр. Юк дип кистереп әйтергә телем бармый. Бәлки, күреп бетермимдер.

Мөдәррис Әгъләмовлар, Зөлфәтләр буыныннан минем күңелемә аеруча якыннары бар: Марсель Галиев һәм Разил Вәлиев. Алар мине якын иткәнгәдер, күрәсең, мин дә аларны чын фикердәшләрем дип саныйм.

Шунысы күңелгә хуш: мин сагынган Илдар Юзеевны алар да юксыналар. Марсельнең юбилеен зурлап уздырдык, инде Разилнең юбилей кичәсен уздырабыз. Шуның алдыннан Разил турында үземә язарга кирәк дип уйладым. Бу аны якын күреп мактау өчен генә түгел. Тарих бар. Ходай кушса, кайчандыр кемдер безнең заман язучыларының иҗаты, яшәү рәвеше, үзара мөнәсәбәтләре белән кызыксынса, болар бер-берсен хөрмәт иткәннәр икән дип сөенсен. Югыйсә «Татар берсен берсе ашар» дигән куркыныч, коточкыч сүзне бүген еш кабатлый башладык.

Әйе, Разил белән соңгы ун елда эш буенча еш күрешәбез. Иҗат буенча Татарстан Язучылары берлеге идарәсе утырышларында да бергә, хәтта кичләрен концерт-тамашаларда янәшә утырабыз. Мин аның турында шуның кадәр дә күп беләм сыман, биографиясенең үзе күреп бетермәгән детальләрен дә беләмдер кебек. Язмамда мин аңа, әйткәнемчә, ерактанрак карарга булдым. Аннан соң мин бит әле язучы да, үз тирәмдәге кешеләргә шул күзлектән дә карыйм. Теге яки бу персонажыма прототип эзлим.

Разил Вәлиев дигән исемне мин беренче тапкыр 1968 елда ишеттем. Татарстан язучылары съезды бара. Академия театры бинасында, Президиумда— өлкә комитеты секретаре, дәрәҗәле өлкән язучыларыбыз. Коммунистлар партиясенә дан җырлыйбыз. Производство темасына язарга кирәк, дибез.

Шулвакыт өстәге ярустан делегатлар өстенә листовкалар ява башлады. Көтелмәгән хәлдән президиумда утыручылар бер-берсенә караштылар. Залдагылар листовкаларны эләктереп алып укырга кереште. Анда «Татар телендә яшьләр журналы чыгарга тиеш» дигән сүзләр язылган иде. Әлбәттә, бүгенге вазгыятьтән торып карасаң, бу язу әллә ни куркыныч түгел. Ә ул вакытта, һәр адымыңны як-якка каранып атларга, һәр сүзеңне мыскаллап, үлчәп сөйләргә кирәк заманда, мондый егетлек өчен гомереңә җитәрлек ярлык та ябыштырып куялар иде. Листовкаларны сибүчеләрнең исемнәре соңрак мәгълүм булды. Аларның берсе – яшь шагыйрь Разил Вәлиев, икенчесе – Зөлфәт, өченчесе Мирза Мансуров булган.

Листовка тарату өчен җитди сәбәпләр бар иде – күпме үтенеп, бөтен югары инстанцияләргә хатлар юллап, яшьләр журналы сорады язучылар, ә Мәскәү журнал ачарга рөхсәт бирмәде. СССР дигән тоталитар илдә автономия республикасында яшәргә мәҗбүр ителгән татарлар икенче сорт санала иде. Хәер, ул бүген дә шулай.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт»

Обсуждение, отзывы о книге «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x