Соңрак Разилнең тагын бер «кыңгыр эше» ачылды. Мәскәүдәге Горький исемендәге Әдәбият институтының беренче курс студенты демонстратив рәвештә лекцияне ташлап чыгып китә. Сәбәбе – лекция укучы профессор сугыш вакытында бер гаепсезгә Туган иленнән куылган кырым татарларын хурлап сөйли. Разил моның белән ризалашмый. Аңа милли республикалардан килеп укучы бүтән студентлар да иярә. Гауганы йомып калдыралар, тавыш зурга китүдән курыкканнардыр, күрәсең.
Бу бунтарьлык, яшьлек юләрлеге белән уйламыйча гына кылган гамәл түгел. Ул – яшь шагыйрьнең киләчәктә яшәү рәвешен, иҗат юнәлешен дә билгели торган беренче адымнар. Нәкъ шул елларда ул үзенең бүген дә сәхнәләрдән укый торган шигырьләрен яза:
Елый-елый, сугыша-сугыша, җирдә
Акыл күпме җавап эзләгән?!
Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Йә булмаса, үзем үзгәрәм.
Әлбәттә, дөньяны әллә ни үзгәртә алмады шагыйрь. Нигезендә тигезсезлек яткан җәмгыятьне бер шагыйрь генә түгел, хәтта йөзе дә үзгәртә алмыйдыр. Ләкин шагыйрь үзе дә үзгәрмәде бит. Җәмгыятьнең җаны кабул итмәгән тискәре якларына җайлашмады, һаман да, әйткәнемчә, үз сүзен сөйләде. Егерме яшендә үзгәртәм дип язса, кырык яшендә:
Ә мин, җирем, син еласаң – елыйм,
Син шатланган чакта – гел көләм…
Ил алдында алган бурычымны
Түләрмен мин шигырь, җыр белән.
(«Күке авазы»)
Алтмышында да Разил шул ук Разил:
Яңа көнгә яңа кеше кирәк…
Басмак булам заман эзләренә.
Алдан бара әйдәп фидаиләр…
Кирәк безгә, кирәк үзгәрергә.
(«Үзгәрергә!»)
Разил Вәлиев иҗатыннан алган әлеге шигъри юллар шагыйрьнең гражданлык позициясен, аның кешеләр арасында урынын билгеләсә, лирикасында эчке дөньясының, интим хисләренең бер өлеше укучы игътибарына тәкъдим ителә. Мин үзем шагыйрьнең чын шагыйрьлеген лирикасын укып билгелим. Әгәр дә шигырь язучының йөрәк тибеше икенче берәүләрнең, ягъни укучының күңелен тибрәтә алмый икән, ул минем өчен шагыйрь үк була алмый. Һәр кеше үз гомерендә гашыйк булмыйча калмыйдыр. Шигырь язмаган берәр гашыйк җан хисен шигырь белән әйтә белүчене укый да, укучы белән шагыйрь йөрәге аша күпер салына.
Кешеләргә бәхет биргән сөю
Миңа бирде көзләр сагышын…
…Сау бул инде, соңгы мәхәббәтем,
Сау бул инде, соңгы ялгышым!
(«Соңгы мәхәббәт»)
Разилнең җырлары да шигырьләренә охшаган. Болай әйтү, бәлки, мәзәгрәктер. Ә нәрсәгә охшасын инде тагын, дип әйтүләре ихтимал. Мәзәген мәзәк, әмма дә ләкин җыр ул башка жанр дип, җыр текстларын сүз боткасына гына әйләндерүчеләр күбәйде, җырдан фикер китте; лә-лә-лә, лә-лә-лә дип кенә боргалана күп җырчылар. Еш кына җырчының җырын тыңлыйсы урынга кыланышын күзәтеп утырасың.
Бик күп җыр текстларының авторы – Разил. Алар дәүләт югарылыгында узган рәсми кичәләрдә дә, төрле фестивальләрдә дә, мәҗлесләрдә дә җырлана, һәр җырның сюжеты бар. Сүземне дәлилләп, җырлардан өзекләрне күчереп язмыйм, чөнки аларны бик күпләр яттан белә. Шулай да бер җырдан бер өзек китерәм. Нигә икәнен соңрак әйтермен:
Карашыңдай җылы, аяз көннәр,
Җилләр исә синең ягыңнан.
Гөрләвекләр булып кайтыр идем…
Мин язларда сине сагынам.
(«Сагынам»)
Бу җырның баштагы өлешен тыңлаганда, мин әлеге юллар яраткан кызына – сөйгән ярына багышланган дип уйлаган идем. Җырны тыңлап бетергәндә, «әнкәй» дигән сүз ишетелде.
Офыкларга карап, һәр көн саен
Сине уйлыйм, сиңа табынам.
Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк, —
Сине, әнкәй, сине сагынам.
Әниләр турында җырлар бихисап. Әмма болай яратып язылганнары күп түгел.
Мин шагыйрьләр, язучылар әсәрләрендә көтелмәгән чагыштырулар, хикмәтле сүзләр укысам көнләшеп куям. Ничек бу минем башыма килмәгән, дим. Мине кызыклы чагыштырулары белән Мөхәммәт Мәһдиев сөендерә иде, Марсель Галиевне укып та «вәт сабакы» дип куям (яратып, әлбәттә). Разил әсәрләрендә дә мине сөендерә торган чагыштырулар, сурәтләүләр, тапкыр сүзләр еш очрый. «Урамнарга шыплап март тулган», «Оҗмах бирәм димим сиңа, тәмугка да кертмәмен», «Яз гөлләрен күкрәгенә тезеп, тәрәзәләр әнә төш күрә», «Мин бүген марка ябыштырмыйча почта әрҗәсенә ташланган хат кебек», «Күкнең утлы күзе җир өстенә тамып төште – йолдыз атылды» һ. б. укыгач, чын әдәбият белән очрашкандай куанасың.
Разил Вәлиевнең проза жанрына керүе гаугалы булды.
Бервакыт Аяз Гыйләҗев Матбугат йорты коридорында туктатты да: «Шәп әйбер укыдым әле, парин, – ди, – егерме яшьлек егет язган, исеме генә дә ни тора – «Эт кояшы», – ди. Ләкин шәп әйбер матбугатта чыкмады. Аның турында төрле гайбәтләр сөйләнде. Төгәл хәтерләмим инде. «Совет чынбарлыгын дөрес сурәтләми, ниндидер караңгы тормыш анда», – дип сөйләгәннәре истә. Ялгышмасам, «Эт кояшы» ның кулъязмасы минем кулга да эләкте шикелле. Миңа да ничектер ят тоелды повесть. Без укып ияләнгән прозага охшамаган иде. Ярый әле ул вакытта минем фикеремне сораучы булмады. Югыйсә әсәргә дөнья күрсәтмәүдә минем дә өлешем булган булыр иде. Вакыт узып әсәр басылып чыккач, тагын бер кат укыдым аны. Анда да ошамады. Мин монда ниндидер чарасызлык, фатализм күрдем. Шушы көннәрдә генә янә укыдым үзен. Теге чакларда нигә ошамаганын ачыклар өчен җентекләп укыдым һәм аңладым шикелле. Повесть язучы кулы белән язылган, әмма аның фикере минем әдәби зәвыгыма туры килеп бетми икән. Разил прозасы белән ныклабрак танышкач, аның серен таптым бугай – язучы сәер кешеләр турында яза. Сәер кешеләрнең күпләр төшенеп бетмәгән якларын укучыга күрсәтә. Ул иҗат иткән повестьларның, романның геройлары сәерләр. Ирек тә, Искәндәр дә, Зыятдин карт та. Димәк, Разил Вәлиевнең прозада үз юлы, үз дөньясы бар. Ул дөнья ныклабрак өйрәнүне таләп итә, шуңа күрә бик тирәнгә кереп ялгышасым килми. Бер нәрсә бәхәссез – язучының прозасы тотрыклы, тирәннән уйлап язылган. Берничә ел Разил драматургия жанрында эшләп алды. Сәбәбе— үзен аңлаучы режиссёр Дамир Сираҗиев белән очрашты. Дамир вафат булгач, Разил дә туктап калды. Вакытлыча гына дип уйлыйк. Разил язганнарны үз иткән режиссёр табыласына өмет баглыйк.
Читать дальше