Разил Вәлиев - Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт

Здесь есть возможность читать онлайн «Разил Вәлиев - Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2015, ISBN: 2015, Жанр: russian_contemporary, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиевнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, повестьлары һәм мәшһүр шәхесләр турындагы истәлек-язмалары керде.
Киң катлам укучылар ихтыяҗын исәпкә алып, әсәрләр татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә.
В эту книгу народного поэта Республики Татарстан Разиля Валеева вошли его стихи, повести и воспоминания о выдающихся личностях, написанные в разные годы.
Учитывая потребности широкого круга читателей, произведения издаются на татарском и русском языках.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Разил Вәлиев иҗатын ничек кабул итүемне әйтә алдым микән? Кырык еллык иҗатны «сөреп чыгу» өчен, тулы бер хезмәт язарга кирәктер. Анысын әдәбият белгечләренә калдырып, Разилнең икенче сыйфатына да игътибарны юнәлтәсем килә. Ул – «коеп куйган шагыйрь генә түгел» (Тукай сүзләре), дәүләт эшлеклесе дә бит әле.

Егерме елга якын Разил Вәлиев Татарстан Дәүләт Советында депутат булып эшли. «Депутат булып тора» дип язган идем, сызып, «эшли» дидем. Депутат булып торучылар Дәүләт Советында шактый, чынлап торып эшләүчеләр күп түгел. Разил йөкнең иң авырын үзенә алып тарта. Хәтта иҗатына күпмедер дәрәҗәдә зыян китереп хезмәт итә – язарга вакыты калмый. Мин дә үземне эшлексез депутат димим, ләкин мин Разил ышыгында иҗатыма вакытны калдырам. Разил мине аңлый, комачауламый. Гомумән, аңарда безнең җәмгыятьнең канында яткан бюрократизм, чиновниклык юк. Төрле йомыш белән аңа кайлардан гына килеп, ниләр белән генә мөрәҗәгать итмиләр?! Кәефен кырырлык сүзләр ишетсә дә, чыгырыннан беркайчан да чыкмый. Сүгенә белми. Әтисенең гадәте аңа да күчкән. Әтисе – Түбән Кама районы Ташлык авылындагы колхоз рәисе Зур Исмәгыйль дә сүгенә белмәгән, диләр. Аның ачуы килгәндә иң начар сүгенү сүзе «саботажник» булган. Эшне оештыра белү сәләте дә Разилгә әтисеннән мирас булып калгандыр. Кабаланмый гына бөтен эшне тәртип белән алып бара. Бүтәннәрне дә эшләтә белә. Хәтта мине дә еш кына тәртә арасына кертә. Мин бит казна эшендә эшләгән кеше түгел. Җигелмәгән ат кебек. Ул, җайлап, сыйпап, тапкыр сүз әйтеп, мине үз урынбасары урталыгында утырып торырга өйрәтте. Үзе Дәүләт Советында иң четерекле комитетны җитәкли: Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетын. Нинди комитет икәнлеге исеменнән үк аңлашыла. Иң ыгы-зыгылы, күбрәк йөрәк белән уйлаучы сәнгать кешеләре, иң җаваплы эштә аз хезмәт хакы алып эшләүче укытучылар, күпне белүче галимнәр, күпне күрүче милләтпәрвәрләр безнең комитеттан ярдәм көтә. Разил Вәлиевнең эшен күрергә, бәяләргә теләмәүчеләр дә табыла. Кемгәдер фатир, мактаулы исем алырга кирәк булганда, Разил кемнәр белән генә сөйләшми?! Соңыннан фатирга тиенүче кайберәүләр хәтта рәхмәт әйтергә дә оныталар. Аның каравы «әнә алар депутат булып алдылар да…» дип сөйләнүчеләр җитәрлек. Ә депутат булыр өчен дә егетлек кирәк бит. Югыйсә, депутат булу өчен бөтен кешегә дә юл ачык. Разилгә депутатлык ата-бабасыннан мирас булып калмаган. Сайланыр өчен, синең күрсәткән эшең дә кирәк. Разилне менә ничәнче тапкыр инде аның эшен күреп белүче кешеләр сайлый. Ни кызганыч, язучылар арасында Разилне депутат буларак алыштыра алырлыклар юк дип әйтерлек. Ә алыштыручылар кирәк булачак. Кайда алар? Яшьләр әзерләнсен иде. Бүтәннәрне тәнкыйтьләп йөрү ансат ул.

Кызыбрак киттем бугай. Эшлекле яшьләрне күрәсем килә. Парламент мөнбәреннән милләт проблемалары турында кычкырып әйтә алырлык көрәшчеләр киләчәктә тагын да кирәк булачак.

Разил Вәлиевнең трибунага чыгып бер генә буш сүз дә сөйләгәне юк. Ул чын сәясәтчеләрчә сабыр гына, тыныч кына шундый кискен сүзләр әйтә, аны җитәкчеләр дә, халык та зур игътибар белән тыңлый. Кайберәүләрнең, бәлки, ул әйткәннәрне ишетәсе дә килмидер, әмма әйтә белеп әйтелгән хакыйкатьне тыңламый булдыра алмыйлар.

Разил – кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп эшләүче кеше. Безнең Милли китапханәбез ул җитәкче булып килгәнче ташландык хәлдә иде диярлек. Бүген ул республикабызның рухи үзәкләренең берсенә әйләнде. Менә ничә ел инде Разил бертуктаусыз китапханәгә яңа бина кирәклеген кабатлап торды. Ниһаять, аның сүзенә колак салдылар. Президентыбыз яңа китапханә булачагына ышандырып вәгъдә бирде. Үҗәтлек белән тырышып йөри торгач, Разил үзенең туган авылында башта китапханә бинасын төзетте, аннан мәчет, Мәдәният йорты салдырды. Гомумән, Түбән Кама районында аның ярдәме белән эшләнгән эшләр бихисап. Бүген кайберәүләр теге яки бу мәктәптә үз премияләрен булдыру турында газеталарда яздылар. Ә бит Разил ул эшне инде әллә кайчан район күләмендәге ярыш дәрәҗәсенә күтәрде.

Разил Вәлиевнең йомшак ягы бармы? Минем күзәтүемчә, бар. Әгәр дә аның үзен урынсыз, гаделсез гаепләсәләр, рәнҗетсәләр, ул югалыбрак кала. Бүтәннәрне яклаганда, ул көчле, үзен якларга кирәк булганда, аңа ташланучының авызын капларлык сүз таба алмый. Әшәке белән әшәке кеше була белми. Булды бервакыт— аңа, көнләшүдәнмедер, берничә язучы ташланды. Бик рәнҗеде Разил. Кешеләр шулай була микән, дип аптырап йөрде. Ходайга шөкер, ул авырлыкларны күтәрә алды, җиңде, чөнки ул – көчле ихтыярга ия шәхес. Өйрәнә, күзәтә торгач, шундый нәтиҗәгә килдем: андый шәхесләр күп булмый. Хөрмәтли белергә кирәк. Бу язмам да олы хөрмәтем билгесе булсын.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт»

Обсуждение, отзывы о книге «Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x