Ә монысы Туфанның үз сүзләре. Махсус робагый язган:
Мәхәббәт ул нәрсә димсең?
Хикмәттер ул –
Бал ягылган ике телем икмәктер ул:
Бер мизгелдә балын
ялап бетергәчтен,
Ипи кимереп
икәү гомер итмәктер ул.
Дөньяда ничә гаилә булса, шулчаклы ук төрле-төрле фикер-сурәт. Җитмәсә әле, бер гаиләне хасил иткән ике үзәкнең дә фикере ике төрле булуы бар.
Апам турында
Апама сиксән тулды. Без биш туган, дүртебез исән-сау. Апамның ике кызы, оныклары, оныкчыклары. Менә җыелыштык. Шау-гөр килеп утырабыз. Гел аны мактау, рәхмәт сүзләре генә. Шундый инде ул безнең апабыз: тырышның тырышы; белмәгән-булдырмаган эше юк; барыбызны да тәрбияләшкән, караган-булышкан; ул бәйләп киерткән бияләй-оекбашларны ничә пар гына киеп туздырмаганбыздыр. Аның турында шушы бер кичәдә сөйләгәннәрне, җырлаган җырларны, сөйләгән шигырьләрне теркәп җыйсаң, үзенә бер китап булыр иде. Менә бер генә истәлек.
Оныгы Алсуның киявенең әнисе, ягъни яшь кодагые сөйли:
– Бакчада көне буе хәлдән тайганчы бил бөгеп җиләк җыйдык. Без, ах-ух килеп, зарлана-сыкрана эшләдек, ял иткәләп тә алдык, олы кодагый исә дәшми-тынмый гына, баш та күтәрмичә, юньләп чәй дә эчмичә хәрәкәтләнде дә хәрәкәтләнде. Ике чиләк җыйган бит. Безнеке бердән артмаганда. Менә сиңа сиксәнне тутырып килгән карчык! Әле үзе күтәреп тә кайтты! Автобуска кадәр, аннары өйгә чаклы.
Шулай да үз хәлен белә икән, гомергә зарланмаганны, бу юлы: «Көчкә кайтып җиттем, тизрәк ятам, ике көн кузгалмыйм да», – ди. Чыннан да, тизрәк аву ягын карады. Мин инде чирләп китә күрмәсен тагы дип хәвефләнеп тә куйдым, үзем аңардан да битәррәк сырхауга салышсам да.
Киленебез-кызыбыз бакчада озаграк мавыгып калган иде, ах-ух килеп, ул да кайтып җитте. Япь-яшь көенә, арыганына зарланыпмы-зарлана, тизрәк телевизор каршындагы диванына тәгәрәде. Бераз хәл алгач, әбисенә дәшә: «Әби, дим, әйтергә онытып торам икән, кайтышлый бәрәңгедә теге паразитыңны күрдем…» Әби ишетмәмешкә сабышкан кебек ятты да, аннары авыр сулап: «Китаннан! Ялгыш күрмәдең микән?!» – дип куйды. «Менә инде! Ник шаяртыйм? Үзең башка вакытта килүләрен өзелеп көткән кебек, иелә-бөгелә карый идең бит, мин кырын күз генә салдым…»
Әби янә бераз тынсыз ятты. Шуннан кыймылдап куйды: «Ишле түгелдер бит?!» – «Каян белим, әйтәм бит, күзгә генә чалынды дип…» – «Шуны да юньләп карамагач… Күче белән йөрмәсә, колорад дигән паразит буламыни ул…» – дип сукрана-сукрана, әби торып ук утырды.
Озак утырмады, торып киенә дә башлады. «Юл куйсаңмы, хәзер басымчак итә алар, иртәгә унга, йөзгә әйләнә…»
Ул шулай сөйләнә-сөйләнә җыенып та бетте, кәрзиненә термосын да салырга онытмады. Без дә, торып: «Нишләвең бу, ике көнсез кузгалмыйм да, дип яткан идең ич», – дип аптырагандай булдык. Тик аны тыеп булмасын барыбыз да яхшы белгәнгә күрә, артыннан карап кына калдык…
Туганлык көне
Казан автобусында йокымсырап кайта идем, бернинди сәбәпсез димәсәң, уянып-айнып киттем. Ә-ә-ә, сәбәпсез түгел икән шул – Бәрәзәне чыгып барабыз икән, нәкъ зират турысында. Буялган койманы, агачларны, чардуганнарны мөлдерәп карап артта калдырдым.
Гел шулай. Кайвакыт кеше белән гәпләшеп кайтасың яисә газетка төртелгән буласың, йә эреп йоклаган мизгел була… Барыбер сискәнеп китәсең, карашың зиратка төбәлә…
Бу – минем туган авыл. Әти белән әни монда укытканнар. Мине табар вакыт җиткәч, әни күрше карчыкны дәштертсә дә, әти аны, тиз генә ат җиктереп, больнислы Алат авылына алып киткән. Шунда дөньяга пәйда булганмын. Әнинең икенче баласымын. Беренчесе – минем апам – тугач та үлеп киткән. Менә шушы зиратта җирләгәннәр. Бөтенләй күреп тә калмаган көйгә хәтергә уелган бит. Күзәнәк-ген дигәне шушыдыр, күрәсең.
Бу хәлне мин озак еллар күңелдә йөртсәм дә, язганым да, сөйләгәнем дә булмады. Быел менә үземнең туган көнемдә туганнар белән җыелышкач, кыска гына нотык тотарга туры килгәч, сүзне шуннан башлап җибәрдем: «Татарда туган көнне билгеләү булмаган да, әле дә аңа барыбер күңел тартмый. Ни сәбәпле әле мин дөньяга килеп, яшәп ятканым өчен генә макталырга тиеш ди. Чынында да, туган көнең синең өчен нинди бәйрәм-тантана булсын инде ул. Илһам абый Шакиров әйтмешли, ник туганыңа үкенгән иң авыр елларда бәйрәм кайгысы идемени. Әнием казанышы инде. Ул сөенер иде. Кичә зиратка барып, аның белән сөйләшеп кайттым, «мине мактаган булалар, мин әйтәм, әти белән сиңа рәхмәт әйтергә тиешләр; мине мактаган һәр сүз сезгә дога булып ирешсен» дидем. Чөнки һәр баласына алар туганлык күзәнәкләре салган. Шул күзәнәкләрдән торганга, без бу дөньяга килеп, сау-сәламәт яшәп ятуыбызга көн дә сөенәбез. Үзеңнән дә бигрәк туганнарыңның исән-сау булуына, синең өчен дә сөенеп-борчылып яшәүләренә рәхмәт әйтергә онытмаска кирәктер. Туган көн йоласы, бәлки, туганлык көне йоласы булып гадәткә кереп китәр. Без аны менә шушылай үткәрәбез дә бит инде, киләчәктә балалар, оныклар да менә шушылай үткәрергә гадәтләнеп китәрләр.
Читать дальше