– Өйгә кайтам, барыбер кайтам!
…Яшен аткандагы кебек ялт кына күңел түреннән үтеп киткән бу хатирә кыйпылчыгы йөземә, карашыма тәэсир итте, күрәсең, әнисенең ни дип тә әйтергә белми торуын күреп, улым миңа килеп сыенды:
– Өйгә кайтам!
Мин аны, күтәреп алып, күкрәгемә кыстым:
– Ярар, җыен әйдә, берәр җаен табарбыз.
Малайның күзендәге яшь бөртекләре ниарададыр юк та булды.
Кич утыру
Авылда кышкы кич. Тышта җил улый, яфрак-яфрак кар кисәкләрен тәрәзәгә китереп бәрә. Караңгы пыяла агара бара, агара бара.
Өйдә җылы. Кич утырабыз. Әниләр йон яза, бәйләм бәйли. Кызлар җырлап та ала. Вакыт-вакыт миннән китап укыталар. Аннары перәннек белән чәй эчеп алабыз.
Әни бүген оекбашны миңа бәйли. Үлчәргә дип кидертеп карый. Шундый йомшак, җылы, саласы килми тора. Салып биргәч тә әле, яртылаш кына бәйләнгән булса да, оекбашның аякта җылысы кала, рәхәте озак кына тәннән китми.
Кайвакыт, кемгәдер хат килсә, шуны кычкырып укыйлар. Иң башта бүген өйдә кем булса, шуларның барысына да берәм-берәм сәлам укыйлар. Хәйләкәрләр, сизәм, хатта язылмаган булса да сәлам әйтәләр.
Балачакта безгә атап сәлам язсалар, бик тә күңелле булыр иде. Кич утыруларның мәгънәсе, кадере шундадыр кебек тоела иде.
Тургай нигә картаймый?
Автобус шәһәрдән бик иртә кузгалды. Таң яктысы биек йортлар арасыннан саркып керә генә башлаган иде. Юеш асфальттан сөт парыдай җиңелчә томан күтәрелә. Шәһәр әле йоклый.
Утыру мәшәкатьләреннән тынып та бетмәгән, таш йортларны тизрәк артта калдырыйм дип гүләп чапкан автобуска кинәт шул мәлдә таныш бер моң килеп керде. Тургай инде әллә? Юктыр ла, бик иртә ич әле…
– Һай, шул тургайның өздерүләре, – дип, бер әби кинәт тәрәзәгә талпынды, кулы тиеп, чуклы ак ефәк яулыгының муенына шуып төшкәнен дә сизмәде. Ак томандай ап-ак чәч. Маңгае гел җыерчык. Сөякчел куллары гел тамыр.
Ул арада автобус ташпулатларны, куе күләгәдә төнәреп утырган агачларны артта калдырып, яшел басуга килеп чыкты. Офык ачылып китте. Тургай сайравы аермачык ишетелде.
Әби тәрәзәдән аерылмады.
– Авылда үлеп булмады шул, калага күчкәнгә дә инде ни гомер. Балаларны борчымыйча тик кенә ятарга да кана, кайтасы килә. Җәй җитте исә, күңел алгысынып тик тора. Бәлки, соңгы кайтуымдыр, туып үскән җирләр белән бәхилләшим, актык тапкыр тургай тавышын тыңлап килим дисең дә сәфәргә кузгаласың. Шуннан инде әйләнеп кайткач, кыш буе менә шушы тавыш колактан китми. Әллә шул яшәтә инде җанны? Менә тагын, иншалла, авылыма кайтып килеш…
Сөйләде әби, онытылып китеп, шигърият теле белән сөйләде. Үзенә сөйләдеме ул сагыну сүзләрен, әллә озата кайткан килененә сөйләдеме, кем белсен… Без дә аны тәэсирләнеп тыңладык. Соңгы сүзләре хәтергә уелып ук калды:
– Без картайдык инде, ә алар һаман яшь, һай, тавышлары…
Әби Әтнәдә калды, без йөк машинасына, сөт бидоннары өстенә күчеп утырып, юлны дәвам иттердек. Тургайлар берсе-берсе белән ярыша-ярыша сайрап озата бардылар. Тургай җыры белән бергә колакка теге әбинең сүзләре дә кайтты: «…ә алар һаман яшь…»
Колхоз үзәгендә безнең янга фельдшер кыз менеп утырды. Авылга кайтышы икән. Колхозның картлар йортында торучыларның хәлен белергә килгән.
– Әйбәт яшиләр, бик канәгатьләр, – ди.
– Ишләре бардыр?
– Бар. Ялгызлыктан зарыгырлык түгел. Тик барысы да әбиләр. Председатель шаярта: бабайлар булса, тынычрак булыр иде, әбиләр эш сорап йөдәтәләр, ди.
Машина тар гына такыр юлдан җилдерә. Ике якта арышның шәмәхә дулкыннары. Баш өстендә генә янә тургай талпына. Ә күз алдына һәр иртә саен шул моңнан уянып, кояштан да алда торган, «хәрәкәттә – бәрәкәт» дия-дия, берәр эш эзләп тапкан, шуның белән җан һәм тән сырхауларын баса белгән әбиләр килә. «…Ә алар һаман яшь…»
…Җәйге көн нинди озын. Кайтып җитеп, каен себеркесеннән исерә-исерә мунча чабынганга, каклы чәйләр эчә-эчә юл азапларын тәмам онытканга да инде ни гомер. Көтү дә кайтты, аның артыннан күтәрелгән тузан утырып, һава янә сафланып, авыл тынып калды.
Тик өйгә кереп ятасы килми. Туганнар җыелышып, ишегалдында йомшак чирәмгә таралып утырганбыз да тәмләп кенә гәп сугабыз.
Шулвакыт кинәт… тагын тургай тавышы! Түгелдер, бик соң бит инде. Күңелгә сеңеп калган моңы гына яңарадыр… Сайрый бит. Ындыр түрендә тирбәлә. Дәшә, чакыра кебек. Түзеп буламыни – шул якка чыгып китәм.
Авылга терәлеп үк торган арыш басуына кергәч, велосипедтан төшеп, җай гына атлап барам. Каерылып-каерылып, тургайны эзлим. Табып булмый. Караңгы. Әмма ул караңгы дип тормый, талпына бирә. Кара син аны, иртә таңнан алып караңгы төнгәчә алар басуда! Кайдан килә тургайга шулчаклы моң, шулчаклы көч?! Нигә карлыкмый да, канатлары талмый аның? Җырларының кешеләр күңелен җилкетә-үстерә алырлык булуы, читкә киткәннәрне туган илләренә дәшеп-тартып кайтарырлык, буыннары катып беткәннәрне дә эшкә-хезмәткә дәртләндерерлек булуы аны шулай армас-талмас итә микән?
Читать дальше