Перәннекне тешләп ашау юк инде ул, ике куллап тотасың да баллы ялтыравыгын гына ялыйсың. Шулай да ул күз ачып йомганчы эри дә бетә. Апа исә бик тиз бушаган сумкасын каккалап ала да килгән саен әйтә торган сүзләрен тезә:
– И-и-и, Гафифә, бигрәк ишлесез, ничек ашарга җиткерәсең боларга, җаным.
– Биш кенә бөртек ич алар, апай, – дип елмайгандай итә әни, – бездә тугыз-ун җан белән калганнар да аз түгел…
Җәй башында апа тагын килде. Бу юлы аның гадәттәге сүзләре озынрак булды:
– Әллә берәрсен миңа биреп җибәрәсеңме, Гафифә, яшелчә өлгерә, бал аертыр вакыт җитә, синдә, ичмасам, бер кашыкка булса да кими торыр.
Әни башта, һәрвакыттагыча, безнең өчен борчылуына, кайгыртуына аңа рәхмәтләр укыды, аннары көтмәгәндә генә мине мактарга тотынды, янәсе, үсте инде, каз бәбкәләре дә карый ала, өй сакларга да ярарлык, түтәлдән чүп тә утый.
Аның кая таба сукалавын барыбыз да тиз төшендек. Туганнар миңа карады. Фатыйма апа, аркамнан кагып:
– Бездә син яраткан рәсемле китаплар күп, – диде.
Икенче көнне ул мине үзләренә алып китте.
Чыннан да, аларда тормыш бездәгедән күп ару иде: ашарга җитәрлек, сурәтле китаплар – җаның күпме тели, шулчаклы, эшне әллә ни күп кушмыйлар.
Ләкин атна-ун көн үтүгә, мин үзебезнең авылны сагына башладым. Тик кенә торганда келт итеп йә әни, йә туганнар искә төшә. Өйдә калган вак кына нәрсәләр дә бик кызыклыга, бик кадерлегә әйләнә, сагындыралар, үзләренә тарталар.
Иртән торып күзне ачсам, күңел үзебезнең өйгә оча. Анда булсам, әлеге кебек, кая барып бәрелергә белмичә аптырап торыр идеммени? Бәләкәй сеңелкәшне күтәреп болдырга алып чыгар идем дә, кояшта тик җылынып утырыр идек; урамга чыгып сызарга ярамый, сеңелкәшнең егылып төшүе бар, олы апай идән юып, су китереп бетергәнче, аның белән юанырга туры килә. Өстәвенә эшкә киткәнче, әни безгә дә эш кушып калдыра: такта өстенә кибәргә таратылган чыпчык кузгалагын әйләндереп торырга. Кичен кайткач, әни аны сугып, орлыгын төя дә ботка йә күмәч пешерә.
Нәрсә генә пешерсә дә, кузгалак кузгалак инде, тәмсез була. Мондагы кебек тәмле ипи безгә бик сирәк эләгә шул. Ә аның каруы өйдә кичен ничек рәхәт була: әни эштән кайта, кырын-кырын гына басып, кәҗә дә көтүдән кайтып керә. Кайдан сизеп ала диген, ул арада бәтие дә чабып килеп җитә. Килеп җитүе була, ялт кына тезләнеп ала да җиленгә төртә-төртә имә башлый. Үзе ачулы, үзе кабалана. Әнисе ачуланмый, башын аңа таба борган да, тегенең бер дә тик тормаган койрыгына карап, рәхәтлек кичерә сыман. «Тәмле нәрсә күп булмый», – дип, апай бәтине аера да абзарга ябып куя. Әни кәҗәне саварга керешә, ә без күптән инде кулга кашык алып, сөт өстендәге күбекне чөмерергә әзербез. Күбеген генә җыеп алачакбыз, сөтен эләктерергә ярамый. Әни аннан май атлый, майны сатып, ашарга юнәтәбез, заём түлибез.
Монда анысы сөтне дә көн саен диярлек эчәм, уйнарга теләсәм, сеңелкәш тә балакка ябышмаган, идән юганда «таптама!» дип, апай да аяктан чеметеп алмый. Тик монда барыбер күңелсез, нәрсәдер җитми. Сеңелкәш тә сагынадыр, җыласа да, ул миңа «аб-ба» дип дәшә белә иде. Апайның чеметүе дә шунда ук онытыла, чөнки кич җиткәч, ул барыбызны җыеп ала да кычкырып китап укый башлый. Бер-береңнең сулышын ишетеп, шыпырт кына китап укыганны тыңлап утырудан да рәхәт дөнья бар микән.
Ничек кенә өйгә кайтырга инде? Бу сорау минем баштан чыкмый торган авыр хәсрәткә әйләнде. Апага әйтергә кыймыйм. Качып китү турында уйласам, монда килгәндә Коры елгада очраган бүре күз алдына килеп баса да, бөтен тәнгә салкын йөгерә. Тагын очраса, нишләрсең. Таяк тоткан ападан да курыкмады ич, кымшанмыйча тик утырып калды.
Олы апаемның килеп төшүе минем өчен әйтеп бетергесез зур сөенеч булды. Әмма ул озак тормады, бер-ике кич йоклады да бер чиләк бәрәңге алып кайтырга җыенды. Мин аны озата киттем. Бераз баргач тукталдык.
– Бар инде, энем, кайт, апа ачуланыр, үзең дә арырсың, – диде апай.
– Тагын аз гына барыйм инде, йөгең авыр ич, – дидем.
Бераздан апай янә туктады.
– Теге авылны гына синең белән чыгыйм инде, – дим.
Әле үтенеп, әле тартышып, мин аның белән ярты юлны диярлек тәпиләргә өлгердем. Инде башкача үтенү-тартышу мөмкин түгел иде… Мин түзә алмадым, кулларым белән битне каплап, елап җибәрдем:
– Өйгә кайтам, кире җибәрмә мине!
Апай башта орышып карады, аннан, мине кочаклап, үзе дә елап алды. Аның «әни икебезне дә үтерер», «яңа бәрәңге җиткәнче генә тор, ичмасам», «апа ачуланыр, безгә бүтән килмәс» дигән сүзләренә дә иреннәремне тешли-тешли түздем, барыбер кире чигенмәдем. Бу минутта миңа җылы сөт тә, тиздән аертылачак бал да кирәкми иде. Үзебезнең авыл, үзебезнең өй генә булсын, үземнең әнием, үземнең туганнарым гына булсын, башка берни дә кирәкми!
Читать дальше