Ә начар укучыларга килгәндә инде, малай, Шиһапов Рафаэльне уздыручы юк. Татар телеме аңа, урысныкымы, алгебра, геометрияме яисә кешене сүтеп-җыя торган анатомияме – барыбер. «Өч»ле куйсалар, аңа шул җитә. Укытучыларның күпчелеге шулай итә дә. Әмма барысы да түгел. Бер Рафаэльнең генә түгел, фәнен яратмаган бөтен укучының канын эчкән математика укытучысы Мансур Вәлиевич бар бит әле. Озын буйлы, яртылаш пеләш башлы. Класска килеп кергәндә, башта зур бүксәсе пәйда була торган, шактый явыз холыклы адәм иде ул. Менә шул килеп кергәч башлана инде дәреснең чын мәхшәре. Яхшы белгән укучылардан сорап та тормый ул, бөтен авырлыгы «өч»легә укучы без мәхлукларга төшә. Мансур Вәлиевич башта журналдагы исемлек буйлап өстән аска, астан өскә таба ләззәт табып күз йөртеп чыга. Безнең фамилияләр янына җиткәч, җирәнгән кыяфәт чыгарып, чыраен сытып куя. Без исә тыныбызны кысып, аның усал бәбәкләренә чалынмас өчен, алдарак утырган иптәшләрнең артына ук посып бетәбез. «Өч»легә көчкә укучы минем ишеләр: «Миннән генә сорамаса ярар иде», – дип, һуштан язардай булып, «суд карарын» көтә. Класс тып-тын, очкан чебеннең канат җилпешләренә кадәр ишетелә. Тараканнар чабышкан тавышка хәтле колакларга керә. «Йа Ходаем, кем булыр икән инде чираттагы ул бәхетсез?» Тынлыкны аяз көнне яшен суккандай яңгыраган «Шиһапов» дигән сүз боза. «Аллага шөкер, мин түгел икән».
Рафаэль исә торып баса да, гадәттәгечә, бер аягына таянып, сорау билгесе сыман сыгылып төшә. Тагын кабер тынлыгы урнаша. Күпмедер вакыттан соң яңадан Мансур Вәлиевичнең күк күкрәгәнен хәтерләткән куркыныч тавышы ишетелә:
– Йә Шиһапов, сөйлә инде, моңаеп торма, нәрсә ул параллелепипед? Әйдә, башла!
– Параллепипед ул… паралле-лепи-пед инде ул!
– Әйе, Шиһапов, монысын аңладым. Әйдә, сөйлә хәзер, нәрсә соң ул?
Бар да Рафаэльгә ярдәмгә ташлана, арттан да, ян-яктан да геометрияне әйбәт белүче укучылар пышылдый: «Нигезләре параллелограммнар булган!..»
– Нигезләре паралле-ло-граммнар булган… булган, параллелограммнар булган…
– Әйе, әйе, Шиһапов, сөйлә, әйдә, сөйлә, торма ватык пластинка кебек бер сүзне кабатлап, әйдә, дәвам ит, – ди геометрия укытучысы, мәсхәрәле елмаеп. Рафаэльгә яңадан ярдәмгә ташланалар: «Дүртпочмаклы призма параллелепипед дип атала».
– Дүртпочмаклы призма параллелепипед дип атала, – дип, ниһаять, мескен Шиһапов та бу эшне ерып чыга. Ләкин мөгаллимебез генә бу җаваптан разый түгел. Ул үз эшен немецлар кебек төгәл, яхшы белә. Шуңа күрә минем кебек «өч»ле капчыклары геометрия белән алгебра дәресләрендә үзләрен гестапо кулына эләккән совет әсирләредәй хис кыла. Сорау алу дәвам итә.
– Хуш! Ә хәзер син безгә, ягъни бу бүлмәдә утырган иптәшләреңә, турыпочмаклы параллелепипед турында да сөйләп, аңлатып бир әле! Белсеннәр алар да нәрсә икәнен ул турыпочмаклы параллелепипедның, – дигәч, Мансур Вәлиевич, зәһәр елмаеп, журнал караган булып утыра. Шул арада Рафаэль белән бер партада утыручы Сәлимхан, геометрия китабының «параллелепипед» дигән битен ачып, җавап бирүче укый алырлык итеп «җайлап», үз алдына куя.
– Әгәр дә… әгәр паралле-ле-пипед туры, ягъни аның ян кабыргалары нигез… нигез яссылыкларына перпендик-уляр булса, ян кырлары туры, ян кырлары турыпочмаклар булса, – дип, сабакташыбыз китаптан иҗекләр чүпләргә тотына. Ул арада Мансур Вәлиевич:
– Әйе, әйе, Шиһапов, дәвам ит, – дигән булып, якынрак килә дә Сәлимхан алдында яткан китапны тартып чыгара. Менә шушы урында башлана инде параллелепипедның чын мәхшәре!
– Чүп савыты син, Сәлимхан! Опилка тутырылган баш! Тор, әйдә, үзең сөйлә! – дип, эт итеп сүгә тегене. Сәлимхан агарынып чыга, ник бер сүз әйтә алсын. Нәкъ менә Хәсән Туфан шигырендәге кебек инде: «Нәрсә әйтсен, берни белми ул…» Укытучы, надзиратель кебек, парталар арасында басып торгач, бәлагә тарыган дустыбызга ярдәм кулы да сузып булмый. Укытучыбыз, бу ике «паралле-ле-пи-пед»ка нәфрәт белән бик озак карап торганнан соң: «Утырыгыз, чүп савытлары, икегезгә дә «ике»ле, – дип, өстәл янына китә. Элеккеге таныш билгеләр янына тагын берсе өстәлә. Дәреснең дә әле яртысы гына узган бит, икенче яртысында тагын кем бәхетсезлеккә дучар булыр икән? Шул арада без Рәмзия Зиннәтуллинага ымлыйбыз. Коткар, янәсе, безне бу бәлаләрдән. Бик яхшы укучы кызыбыз кул күтәрә.
– Мансур Вәлиевич, мин аңлатып бирсәм ярыймы? – дип, урыныннан ук тора. Геометрия укытучысы, күркә кебек, яңадан башын селкеп ала да:
– Сөйлә, Зиннәтуллина, шул чүп савытларына, буш куыкларга! – дип, чыраен сытып, безне күралмавын белгертеп, класска нәфрәтле караш ташлый.
Читать дальше