Әле быел да, авылга игенчеләрне котларга дип, районнан көтмәгәндә бер төркем артистлар килеп төште. Туры килүен кара син: минем бишенче сыйныфка йөреп укыган күрше Иске Казиле авылына төшәсем бар! Ни өчен, дисезме. Менә анысы зур сер инде. Хәер, әйтсәм әйтим инде, алайса. Анда минем күзем төшеп йөргән Әсфәния чибәркәй бар. Сабакташым да әле ул минем. Үз авылында да беркем белән йөрми, егете юк. Миңа да бик исе китми бугай. Алланың рәхмәте яусын, озаттыра тагын үзе. Капка төпләренә кайтып җитүебез була: «Синең, Хәниф, авыл саен бер кызың бар ич, мыскыл итеп йөрмә инде, зинһар, мине», – ди. Мин шундук акланырга тотынам: «Аларны бит мин дусларча гына озатам, синең белән эшләр бөтенләй башка – серьёзный», – дим, урысча белүемә дә басым ясап. Тик шулай да безнең эшләр бик «серьёзный»га китми әле һаман. Әллә яратып бетерми, әллә… Аңламассың бу хатын-кыз затын. Хет: «Хәниф, бушка вакытыңны әрәм итеп йөрмә, мин бүтәнне яратам», – дип әйтсен иде шунда, кистереп. Мин дә ике-өч атна янып-көеп йөрер идем дә бүтән берәрсенә гашыйк булып куяр идем. Безнең илдә, Аллага шөкер, чибәрләр җитәрлек әлегә!
Гафу итегез, тагын читкә кителде. Авылыбызга үзешчән сәнгать артистлары килеп төшүе турында сөйли идем бит әле. Аларның репертуары күптән таныш инде безгә, килгән саен бер үк җыр, шул ук иске биюләр. Җырчы Фәрит Садыйковның тавышы матур гына, тик шул бер үк тамашаны күпме карап була инде. Тотарга да, кичен күрше авылга төшеп, Әсфәниягә яратуым турында турыдан-туры әйтергә кирәк. Яратам, дип әйтүдән нигә куркырга әле? Әнә бит мәхәббәт турындагы киноларда: «Мин сине сөям», – дип кенә калмыйлар, әүмәкләшеп әллә нәрсәләр эшләп бетерәләр. Безне укытучылар андый гыйшык-мыйшык уйнала торган фильмнарга кертмәскә тырыша. Янәсе, вакытыннан алда кирәгеннән артыгын белмәсеннәр! Кем әйтмешли, күп белсәң – тиз картаерсың, дигән кебек була инде. Ходайның биргәненә шөкер, алай иртә картаерга җыенганыбыз юк әле, ә менә егет булып йөрисебез килә, малай! Кача-поса гына түгел, өлкәннәр кебек, үз бәяңне белеп, рәхәтләнеп утырып, киноның тегесен дә, бусын да карыйсы килә. Дөрес, быел бәйләнүчеләр юк инде авылда. А как же, сигезенчене бетердек ич. Борын астына кара мыек та төртеп маташа! Нишләп әле безгә тегесе-бусы ярамасын. Бабай әйтмешли, элек унбиш яшендә ирләр инде, гаилә корып, бәби таптыра торган булган. Миңа да унбиш тулып, уналтынчы китте түгелме соң? Булды-җитте! Яратам, дип әйтәм бүген Әсфәниягә. Әле, бәлкем, ул, чыннан да, мине бала-чагага саный торгандыр. Миннән сөю сүзләре көтеп йөргәндер-йөргәндер дә… Бүген, Алла боерса, барысын да әйтәм.
Тик Ходай бүген бөтенләй башкача боерган икән. Әбәт тирәсендә иң якын дустым Сәләхи Тәлгате килеп керде.
– Чык әле, сөйләшәсе бар, – ди.
Ни булды икән, дип чыксам, дустым әйтә:
– Хәниф, бүген Казилегә төшеп йөрмә, теге Фәрит Садыйков һинд җырларын җырлаучы бик чибәр яшь кыз да ияртеп килгән, биегәнен күрсәң шаккатасың, – ди. – Кичә Олы Бортаста концерт куйганнар, малайларның ис-акыллары китеп кайткан, бөтерчектәй бөтерелә, ди. Карыйк әле шуны, иртәгә Иске Казилегә бергә төшәрбез, яме, ахир.
Мин дуслар сүзенә каршы килә торганнардан түгел: авылда калдым. Ул заманда каян булса да концерт, театр-мазар килсә, авылда бәйрәм була, халык шуның белән яши, кичке тамашага төштән соң ук җыена башлый иде.
Концерт безгә дә ошады. Бигрәк тә теге биюче кыз Гөлнара сихерләде. Ул бөгелә-сыгыла биюләре, һинд кызларыдай яңгыратып җырлаулары белән тамашачыларны шаккатырды. Безнең авыл егетләре бөтенләй мөкиббән киткән, кызыйның авызына кереп китәрдәй булып утыралар. Татар халкы болай да һинд киноларына гашыйк бит, тик анысы аның еракта, әллә кайда кебек, ә менә монысы – үзебезнең һинд, кулың сузсаң тотып алырлык арада гына. Кинодагыча чибәр, сылу, сәхнәдә бөгелә-сыгыла биюләре белән әсир итте дә куйды ул халыкны. Кул чабалар да кул чабалар, теге мескенкәйне биш-алты мәртәбә каршыларына чыгарып бастырганнардыр. Ниһаять, Фәрит абый, чыгып:
– Җәмәгать, безнең әле иртәгә Иске Казиледә дә чыгыш ясыйсыбыз бар, бик арыды кызыбыз, теләгән кеше шунда төшеп карасын, – дигәч кенә, халык тынып калды. Ниһаять, концерт тәмам. Авылның өлкәнрәк яшьләре Фәрит Садыйковны каядыр кунакка алып китте, без, унике малай, җыелышып киңәшкәч, кунак кызын танцыдан соң мин озатырга тиеш булдым. Бер иптәшем – Ибрай Фәрите генә каршы иде: «Гел сиңа да сиңа инде», – дип ырлап куйды. Ләкин малайлар аңа: «Фәрит, киреләнмә инде, ул кызый, тыңласа, бары тик Хәнифне генә тыңлый. Балчыклы егетләренә карамаган икән, димәсеннәр, авылның яманатын чыгармыйк әле», – дип, четерекле эшкә нокта куйды.
Читать дальше