Хисам Камалов - Каһәр

Здесь есть возможность читать онлайн «Хисам Камалов - Каһәр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Каһәр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Каһәр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы Хисам Камаловның (1926–2016) әлеге романы Икенче бөтендөнья сугышы чорында оккупация михнәтен кичергән халыкның фаҗигале тормышын тасвирлауга багышланган. Сугыш мәхшәрен үз башыннан да кичергән әдип аерым кешеләр, гаиләләрнең аянычлы язмышын кырыс реалистик буяулар белән, тирән психологик кичерешләр аша сурәтли. Бу әсәр язучының «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» кебек киң танылу алган романнарының дәвамы кебек тә укыла.

Каһәр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Каһәр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Минем хисләр, Ленаның каршылыгына очрап, барыбер сүрелмәде, отыры көчәйде генә. Мин-минлек тә үҗәт авазлар белән үчекләп торган кебек иде. Ничек инде, мин аңа чын тойгыларымны белгертәм, ә кыз барын да кире кага. Мине юкка чыгара, хисләрне генә түгел, мине шәхес буларак та танырга теләми. Асылда, шулай килеп чыга бит… Үзенең бетүе, чүпкә калуы белән кем килешә алсын? Юк, Лена алай итмәсен, мине беткәнгә санамасын. Мин алырга гына телим, имеш. Әллә чынлап та шулаймы? Адәм баласын иң күп алдаучы – ул аның хисләре. Әллә мине дә хисләрем алдыймы?

Лена белән ара өзелмәде, киресенчә, тагын да якыная гына барды. Безнең ачыктан-ачык аңлашу ярдәм итте бугай. Ул минем кайбер сыйфатларымны белде, мин – аныкын. Лена да уйлана иде шикелле. Очрашкан саен әйбәтләнә, йомшара барган төсле иде. Хисләренә дә ирек биргәли, иркәләүләргә җавап кайтара, кире җибәрми иде. Берсендә шулай әйтеп тә куйды:

– Син мине барыбер ташлаячаксың, шулай бит, йә, боргаланмыйча гына әйт әле? – диде һәм торып утырды, чәчендәге приколкаларын алып, авызына капты, төзәтенә башлады. Үзенең күзе гел миндә иде. Мин ни әйтергә белмәдем, өйләнергә дигән уем да юк иде. Ялганларга кирәк иде, шайтан, кызлар янында гел дөресен генә сөйләп утырып булмый. Үзеңне тоттырмаска тиешсең. Артык хисләнгән чакларда телдән ычкынган борчак шыттыруларга үзеңнең эшләреңне дә туры китерергә кирәк. Авызым, корт чаккыры, борчакны чамаламыйчарак сибеп ташлады, ахры. Өйләнәм дип үк әйттем микәнни?

– Юк, ташламыйм, Лена, нигә ышанмыйсың? Ну инде, нигә ташлашырга? – дидем мин, кыюланып китеп.

– Миннән матурракларга күзең төшәр дә… Ирләрнең табигате шундый, ди бит… – Лена мөлаем гына көлеп куйды. Приколкаларын ирен арасыннан алып, чәченә кадады…

Чынын әйтә бит кызый, минем эчтә нәрсә ятканын сизеп фикер йөртә. Менә тагын ялганларга туры килә инде. Юк, алай түгел, минем күңел бүтәннәр өчен бикле, мин әйтәм. Лена тамчы да ышанмый шикелле. Юк, ышана, дөресрәге, ышанырга тели кебек.

– Син минем күземне бәйләдең инде, хәзер ул бүтәннәрне күрмәячәк… – Мин моны бик ышандырырлык тон белән әйттем. Битемә әз генә кызыллык йөгергәнен сиздем. Ленага беленмәсен дип курыктым. Ул мине үзенеке генә итмәкче була, фронт шартларында элемтәләрнең ничек, кайчан өзеләсен яки өзелмәсен һич тә алдан гөманлап булмый. Ул шул хәлне исәпкә алып җиткерми, әллә үзенең башка планнары бармы? Мин исә реаль уйлыйм, сугышта берни дә тотрыклы була алмый. Якын элемтәләр, туганлык мөнәсәбәтләре бик тиз чәлпәрәмә килә. Биредә бернигә дә ышанырга, таянырга мөмкин түгел. Лена ышанырга, таяныч булдырырга тырыша. Шуңа күрә миңа эчтән бер төрле уйлап, тыштан икенче төрле сөйләргә туры килә. Һич тә гаиләгә җигеләсе килми, мин шул нәрсәдән нигәдер куркам да. Кызлар белән танышканда уйлыйм, борчылам: бу мине гаиләгә китереп бәйләмәсме? Шартларның яман булуы гына сәбәпме минем куркуыма? Әллә мин белмәгән башка сәбәпләре бармы? Мин Лена белән гаилә кору ягында түгел. Нигә, шулай бер-береңне яратышып кына очрашкалау начармыни? Кай төшең кими аңардан? Лена исә моңа риза түгел. Мине гомерлеккә үзенеке итәргә өметләнә. Шул юнәлештә үзенчә мине тәрбияләргә тырыша. Зиһене бик уяу, үткер кыз. Хәер, минем үземнең дә Ленага карата хисләрем чын бит, ихлас яратам мин аны, әмма гаилә камытына һич тә керәсе килми. Эчтә протест кузгала. Чын хисләр белән генә булмый икән, аңардан өстен нәрсәләр дә бар.

– И ялганчы, сөйләп торган буласың бит! – дип, Лена яратып җилкәмә төртеп куйды. Ул минем ике төрле сөйләвемә ышанып бетми, бергә булуга өмет итә, шул ук вакытта нидер сизенә дә. Начар очрак өчен үзен алдан әзерли кебек. Мин дә бит, гаилә тормышының җаваплы һәм авыр булуыннан шүрләп, алдан әзерлек эшләре алып барам. Лена белән артык тирәнгә кереп сөйләшмим, берни дә вәгъдә итмим. Үземне кыерсытылган, язмыш тарафыннан рәнҗетелгәнрәк итеп күрсәтәм. Янәсе Лена ымсынмасын, иллюзияләр кормасын. Алдагы тормышымны да томанлы итеп сурәтлим. Анысы чынлап та шулай: алда гомер әллә бар, әллә юк. Моны Лена үзе дә яхшы аңлый.

– Син менә үзеңнекен алдың да, хәзер миннән ничек котылу җаен эзлисең бугай… – диде Лена, ничектер күңеле төшкән кыяфәт чыгарып.

– Лена, минем хакта начар уйлыйсың икән, ай-яй! – Ничек тә аның күңеленә килгән бу фикерләрне таратырга, юкка чыгарырга кирәк. Әмма көчем җитеп бетми, дөресне юкка чыгару – шактый мәшәкатьле, күп көч сорый торган, нечкә эш. Чынлап та, миңа шундыйрак уйлар килгәли иде. Безнең якынлык очрашкан саен тирәнәя бара иде. Башта ул минем хисләрдә генә иде, хәзер тәнгә һәм акылга үтеп керә башлады. Бу хәл мине шактый ук борчый иде. Бер яктан – яратышу, рәхәтлек, икенче яктан – эчне таракан кебек кырып, бимазага салып торган халәт. Нәрсәгәдер борчылам, уйсыз гына тора алмыйм. Ленаны кызгана башлыйм. Лена бит ул миңа ышанды, үзен жәлләмәде, ә мин аны алдарга җыенам шикелле. Башта ук безнең бәйләнеш вакытлы гына булырга тиеш дип уйланылган иде. Әллә шуңа микән, минем алдау бер дә алдау түгелдер кебек тоела. Лена өчен ул алдау булыр инде, ә минем өчен гөнаһлы нәрсә түгел. Мин һаман гаепне үз өстемнән читкә шудырмакчы булам. Нәрсәдән бу? Фронт шартлары, сугыш климатыннанмы? Аннары иң зур тынычландыру дәлиле башыма килә: Лена өчен мин беренчесе булмадым бит. Шулай булгач, җаваплылыкның яртысы үзеннән-үзе чуттан төшә. Аңа нәрсә – берәү артык, берәү ким – барыбер түгелмени? Юк, мин мең мәртәбә хаксыз болай уйлавым белән. Бу – начар уй, культурасызлык, намуссызлык! Үзен синең иреккә куйган кыз турында ничек әшәке уйларга мөмкин? Димәк, мин үзем әшәке, беткән зат булып чыгам. Менә бит ир-ат хатын-кыз алдында нинди икейөзлегә әйләнә! Гаҗәпкә калырсың. Минем бүтән чакта болай монафикъ булганым юк, була да алмыйм. Хатын-кызлар алдында әллә нинди түбәнлекләргә төшәсең дә куясың, үзең дә сизмисең. Лена берчак шулай терсәге белән мендәргә таянды да чәчләремнән сыйпады.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Каһәр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Каһәр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Каһәр»

Обсуждение, отзывы о книге «Каһәр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x