– Бу ике егет кемнәр соң? – дип сорады Нариман алардан.
– Тазасы – Хамис, ябыгы – Альфред, – диде Зиннур.
– Каян?
– Казаннан.
– Кемнәргә кайтканнар?
– Шәкүрләргә. Альфред – Шәкүрнең абыйсының малае.
– Ә тазасы?
– Анысы аңа ияреп кайткан. Корешлар…
– Ниндирәк?
– Болай ярыйсы егетләр…
– Масаерга яраталар! – дип сүзгә кушылды Һади. – Бер сүз әйтергә ярамый, шундук кабынып китәләр. Иркәнең энесен шушылар кыйнады бит инде…
– Андый нәрсә бар инде аларда! – дип өстәп куйды Зиннур.
– Туктагыз әле! – дип кычкырды Нариман. – Бу маңкалар шулай авылга кайтып, безнең егетләрне кыйнап йөрергә тиеш димени! Кая карыйсыз сез? Нишләп чара күрмисез?
Агылый белән Тагылый башларын аска иделәр. Янәсе, алар гына нишләтә ала инде?!
– Алар монда Наполеон булып йөрергә тиеш түгелләр, аңлыйсызмы? Казаннарында шулай йөрсеннәр!
Ниһаять, яшьләр сикерешеп, биешеп арыдылар. Шуны сизеп алган Альфред тиз генә пластинканы алыштырып куйды. Мәйданда – тын көй, ягъни «медляк» яңгырады. Урысча бу биюнең исеме «белый танец» дип атала. Монда бөтенләй киресенчә: егетләр түгел, ә кызлар егетләрне чакыралар. Динә, үч иткәндәй, Нариман каршына килеп басты. Нариман селкенмәде дә ачулы күзләре белән Динәне ашады. Кыз, елмаеп, бер Һадига, бер Зиннурга карап алды. Янәсе, сез ничек? Тегеләр, юк, дип, баш селкеделәр. Нариманның сөекле кызы белән «медляк» биеп йөрергә юләр түгел бит инде алар! Ә Динә (кирәк бит, әй!) үпкәләп диярлек шундук теге шәһәр егете, таза Хамис янына авышты. Нариманның ачуын чыгарып, әле шуның алдында тез чүккән була, ичмаса. Егет карышып-нитеп тормады, Динәне, тиз генә эләктереп, түгәрәк эченә алып кереп китте. Нариман, шыгырдатып, йодрыгын кысты. Әйе, Динәдән мондый ук мәнсезлек көтмәгән иде ул. Бию беткәнче, тыныч кына басып тора алмады. Музыка куючының маңгаен ярып, аппаратурасын пыран-заран китерәсе килде аның. Чак кына тыелып калды. Бию бетүгә үк, ул Альфред каршына барып басты.
– Ыслушай, брат!
– Ыслухаю, брат! – Кунак егетнең чыраенда мыскыллы елмаю чагылды.
– Синең башка музыкаң юк мәллә?!
– Ә нәрсә?
– Татарчаң бармы?
– Татарча? – дип тел шартлатты диск-жокей. – Татарча Арчада гына, бр-р-ат!
Нариман чак кына аның яңагына сукмыйча калды. Ләкин шулчак арадан берәү:
– Егетләр, әллә гармунга биеп алыйкмы? – дип кычкырды.
Шулвакыт барысы да, каударланып:
– Әхмәт кая, Әхмәт?! – диештеләр.
Әллә каян гына Әхмәтне табып килделәр. Артсыз урындыкка утыртып, кулына хромка тоттырдылар. Әхмәт дигәннәре кытайлыга охшаган кысык күзле, хатын-кызлар карамаслык чырайлы бер адәм иде. Инде кырыкка җитте, әле һаман да өйләнми. Шәп егет, җырга-моңга гашыйк. «Ыслух»ы менә дигән! Нинди генә җыр көйләсәң дә, ул аны шундук отып ала һәм уйнап та куя. Баягынак авыл башында гармун сыздыручы да ул булды, күрәсең, чөнки гармунда аның кебек оста уйнаучы юк иде авылда. Мәҗлес яисә концерт кебек нәрсә булса, барысы да аңа йөгерә. Карусыз үзе, гармунын күтәреп килә дә җитә. Кайберәүләр сымак акча сорап та интектерми. Аракы эчми, бирсәләр алып кайта. Авылда аракысыз яшәп булмый, трактор чакыртып, бәрәңге җиреңне генә сукалатсаң да, яртысыз котылам димә!
Әхмәт, үтүкләнгән чалбарына кызыл төсле аш җәймәсе җәеп, башын кырын ташлап, гармунда уйнарга тотынды. Бию көен су урынына эчә, ара-тирә, хәтта дәртләнеп китеп, импровизация кебегрәк нәрсә дә ясап алды…
Яшьләр тупырдашып биешкән арада, Динә Нариманга килеп елышты. Гаепле кеше сыман, башын аска иеп, нишләргә белмичә, егете янында ышкынып торды. Ул аңа күтәрелеп карарга да курыкты. Нариманның холкын яхшы белә: аныңча эшләмәсәң, бәла киләсен көт тә тор! Кызу канлы: тиргәү генә түгел, сугып егарга да күп сорамый. Әнә хәзер дә аның бик нык ачуы чыккан, котырыныр хәлгә җитеп, тәмам тулышкан. Сөйгәнен көйләргә теләгән кыз башын егетнең җилкәсенә салды. Хатын-кыз шул, белә ир-атны кай яктан алырга кирәген! Ачуыннан шартларга җитешкән Нариман акрынлап кына эреде. Юк, ул Динәне кочакламады да, үпмәде дә, бары тик тамагын кыргалаган булып, җиңелчә сулыш алырга тырышты. Кинәт дөнья җиңеләеп киткәндәй булды. Ләкин анысы да вакытлыча гына булган икән…
Әхмәт гармунда уйнап, яшьләрне биетеп туктарга да өлгермәде, теге сакаллы егет кабат магнитофонын кушты. «Бони М», имеш. Нариман, Динәне ташлап, зур адымнар белән, диск-жокейга таба атлады. Атлау дип кенә әйтеп булмас иде аны, бу чын-чынлап кешегә ташлану, һөҗүм итү белән бер иде. Ул музыкага да, магнитофонга да кагылмады (кемгәдер ошый икән, биесеннәр), ә Альфредны күлмәк якасыннан эләктереп, җилтерәтеп диярлек каралты-кура артына алып чыгып китте. Күпләр моны сизми дә калды.
Читать дальше