2
Алар соңга калып килделәр. Мәҗлеснең инде кызган чагы иде. Советлар Союзында бөтен нәрсә эчүгә, ягъни юуга корылган. Диплом алсаң юу, комсомолга керсәң юу, туган көнең җитте икән – юу, ә армиягә китсәң, анда инде икеләтә, өчләтә! Ә бит аракы эчүне, хәмер кабуны безнең борынгы бабаларыбыз кайчандыр нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Авылда булса бер сәрхуш булган, анысы да тиле-миле. Чөнки дин көчле булган, әхлак көчле. Большевиклар әнә шул рухи хәзинәне чүп базына чыгарып түктеләр. Хәзер авылда аек кеше табып булмый, барысы да эчә һәм хәтта хезмәт бәясе дә аракылата түләнә. Эчүне безгә чит милләтләр такты, һәм, ни кызганыч, без дә аларга иярдек. Татарга бөтенләй эчәргә ярамый, татар аракы эчеп кырыла. Үзгә халык гомере буе эчкән, ул шуңа күнеккән. Алар аракыны тозлаган кыяр, кәбестә кабып эчә, ә татарда исә кабымлык урынында – гөбәдия. Тозлаган кыяр, кәбестә кандагы спиртны йота, аны ваклый, ә менә камырдан ясалган гөбәдия тәнгә агу булып кына ята. Гасырлар буена эчкән милләтнең аракыга иммунитеты көчле, ә татарның аракыга каршы торырлык геннары юк, аракы – татар өчен агу!
Чәчен төбенә тиклем кырдырып аткан Рөстәм бүген игътибар үзәгендә иде. Ул – Нариманга туган тиешле кеше. Атасы ягыннан. Нариманның атасы Халикъ моннан биш ел элек һәлак булды, К-700 тракторы астында калды. Андый дәү, гигант тракторны кем уйлап тапкандыр, аның бер көпчәге генә дә ике «Жигули» зурлыгында. Авыр, җайсыз, кыр өстен изеп, таптап йөри, икеләтә күп яга. Шул хәшәрәт астына «Урал» мотоциклы белән килеп керде аның атасы. Бригадир иде ул. Артык кырыс һәм бик тә таләпчән. Эштә тәртип таләп иткән кешене авыл халкы бик яратып та бетерми. Үзе килеп кермәгән, үтергәннәр, дигән сүзләр дә йөрде. Андый дәү трактор кабинасыннан «Урал» мотоциклы да чыпчык булып кына күренгәндер шул. Хәер, тракторчыны гаепли алмадылар. Шуннан бирле күрә алмый Нариман К-700 тракторын! Мәктәпне тәмамлагач, аны да шуңа утыртмакчылар иде, тик ул аяк терәп каршы торды. Соңыннан «Беларусь»ка утырды…
Алкага авылның бөтен яшьләре дә җыелган. Табын өйдә әзерләнгән, ишегалдында – бию мәйданы. Каяндыр стереомагнитофон табып алып кайтканнар, тимер капканың ике ягында ике зур динамик эленеп тора. Аннан нигәдер татар көе, авыл көе түгел, ә чит ил музыкасы агыла. Җитмәсә, тавышын бар көченә куеп акырталар. Яшьләр шул музыкага боргаланып, селкенеп торалар. Кем генә юк монда: борын асларына яңа гына мыек чыгып килгән, кызлар исен сизенеп килгән тугызынчы һәм унынчы сыйныф малайлары, армиядән кайтып, инде кызлар кочып йөргән җитез егетләр, өлгереп, пешеп җиткән, инде күкрәкләре калкып торган япь-яшь кызлар. Ләкин алар арасында ике чит егет тә күзгә шәйләнә: берсе (магнитофон янында кайнашканы) шактый ябык, чырайсыз, битен җирән сакал баскан, зәңгәр джинсы, чуар батник кигән, ә менә икенчесе озын буйлы, усал чырайлы, нык, таза гәүдәле һәм аның спортчы егет икәнлеге әллә каян күзгә ташланып тора иде.
Рөстәм Нариманны да, Динәне дә кочаклап каршы алды. Соңлап йөргәннәренә шелтә белдерде. Аннан ул аларны табынга чакырды һәм, билгеле ки, эчәргә кыстады…
– Әйдәгез, өйгә!
– Беләсең бит инде…
– Нәрсә?
– Эчмәгәнне.
– Ә Динә?!
– Динә дә шул! – дип каршы төште Нариман. Тик озак сөйләшергә ирек бирмәделәр, яшьләр Рөстәмне, өстерәп алып, түгәрәк эченә алып кереп киттеләр. Динә дә шуларга иярде. Нариманга тимәделәр. Авылда аның күңел ачарга, биергә яратмаганын барысы да яхшы белә иде. Ул ялгызы гына кырыйда басып торды. Шул чит ил музыкасын җене сөйми иде аның. Тыеп та карыйлар шуны, ләкин барыбер акырталар. Магнитофон янында бөтерелүче шәһәр егете алып кайткан, күрәсең, аны; авылда андый музыка тыңлаучы кеше сирәк. Инде хәзер менә бу авыл гыйбадлары да, әлеге музыкаль яңалыкка бик нык сөенешеп, шуңа селкенешеп, биеп торган булалар. Янәсе, болар чит ил музыкасына бииләр. Клубта бервакыт яшьләр шундый музыка акырта башлагач, Нариман бик каты тавыш, җәнҗал чыгарып алды. Ул, магнитофонның шнурларын өзеп атып, колонкаларын тәрәзәдән атты. Аппаратура кешенеке түгел, клубныкы булып чыкты. Яңа алганнар. Клуб мөдире аның тәмам җанына төште. Ремонтларга туры килде. Милициягә хәбәр итәргә курыктылар, ник дигәндә, Нариман авылны кулда тотып тора иде. Күңел ачарга дип төшкән яшьләр, татарчага биеп булмый бит, дип зарланышкан булалар. Ә нишләп биеп булмасын ди икән?! Нинди генә бию көе юк татарда!
Күзләре белән Динәне эзләгән Нариман, үзе дә сизмәстән, биючеләр төркеме янына килеп басты. Алар арасына берничә авыл егете кушылды. Кул биреп күрештеләр. Егетләрнең берсе Һади, икенчесе Зиннур атлы иде. Һади, армиядән кайтканнан бирле, колхозда хезмәт итә. Ә Зиннур-Зимагур (кушаматы да шундый!) ике арада калды: ни салада калырга, ни калага китәргә белмичә йөри. Бер кайта, бер китә һәм әле һаман да юньләп беркая да урнаша алганы юк. Һади кечкенә буйлы, нык, үҗәт, кермәгән тишеге юк; Зиннур уртача буйлы, ак чәчле (авылда аны акбаш дип йөртәләр), еламыйча бер генә эш тә эшләми, һәм ул пешмәгән, булдыксыз бер егет кәмәше иде. Һади белән алар музыка мәсьәләсендә дә капма-каршы фикердә иделәр: Һадига, әйтик, андый музыка ошамый, ә Зиннурга барыбер. Шулай да алар чын дуслар, агылый белән тагылый сымак…
Читать дальше