– Күңелсез монда!
– Рәхәт эзләп калага киттең, фермада эшләргә тиешле бер елыңны да тутырмадың, – дип орышкан булды аны Нариман.
– Әйе, киттем! – дип кырт кисте Динә. – Китәргә хакым бар: минем дә кешечә яшисем, ял итәсем килә. Ни җүнле эше юк, ни ялы. Арыдым мин, беләсеңме… туйдым… Син авылга гына кара!
– Ни булган аңа?
– Авыл менә шушы ташландык йорт сымак таралып, картаеп бара…
Нариман ирексездән йортка күз төшереп алды. Бу – тирә-якка даны таралган Шәмсегаяннар йорты иде. Колхозда бухгалтер-кассир булып йөргән Шәмсегаянның дүрт баласы булган. Икесе – ир, икесе – кыз бала. Җәйләүдә көтү көткән Заһиры белән матур гына яшәп яткан чакта, шул хатын, авылда плотина төзүче Сәлим атлы берәүгә ияреп, калага китеп бара. Боларның мәхәббәтләре дә бик көчле булган дип сөйлиләр, бигрәк тә Шәмсегаянныкы. Булгандыр да шул, булмаса, беренче күргән кешесенә ияреп китмәс иде! Тик шунысы аяныч: көтүче Заһир дүрт яшь баласы белән өйдә үзе генә утырып кала. Баштарак түзә ул, тешен кысып булса да түзә. Ләкин аналары була торып та, ятим калган балаларының Алланың һәр бирмеш көнендә: «Әни кайчан кайта, без бик сагындык аны», – дип елашуларын һәм сыкрануларын ишетеп арыгач, мескен ир, калага барып, азгын хатынын кабат гаиләсенә кайтарырга тырышып карый. Ялына да, ялвара да ул аңа. Тик файдасы гына тими. Уйнашчы хатынның бу оятсыз кыланышларына бик нык ачуы чыккан авыл халкы аңа бәддога укый. Гарьлегеннән үз-үзен кая куярга белмәгән Заһир эчүгә сабыша. Өйдә хатын-кыз хезмәтен унбиш яшьлек Айсылулары алып бара. Балалар үсеп җитеп, кайсы кая таралашып беткәч, яшәү мәгънәсен югалткан Заһир мунчаларында асылынып үлә. Иртән мунча яккан, ә кичен шунда кереп асылынган. Шәмсегаян ирен җирләргә дә кайтмаган. Хәер, аналарыннан бик нык күңелләре кайткан балалар да аны инде чакырып азапланмаганнар. Аның турында хәтта Шәмсегаян Сәлимнән киткән, инде хәзер ялгызы гына яши, елга бер мәртәбә юләрләр йортында ятып чыга икән дигән сүзләр дә ишетелгәләп торды…
Йорт, нигез бушап калды. Кызлар кияүгә чыкты: берсе Мәскәүгә, ә берсе хәтта Владивостокка ук китеп барды. Ир-егетләрнең берсе юл һәлакәтендә вафат булды, төпчекләре, Назыйм атлысы, берникадәр вакыт кайтып-киткәләп йөргәләсә дә, бераздан бөтенләйгә кайтмас булды. Шулай итеп, йорт ташландык хәлдә калды…
Заһир абзыйның йорты яр буенда урнашкан. Ике адым атласаң, инеш буена барып чыгасың. Куркыныч урын бу: монда яз саен яр убыла. Яр кырые текә: аскы урында инеш таллары тамыр җәйгән, бик тә куе әрәмәлек. Яшьләр өчен менә дигән очрашу урыны инде бу, гашыйклар, чын гашыйклар шушында сөю аңлаша. Аннан да тын, аннан да илаһи урынны авылда каян табасың ди әле…
Хәзер инде көз. Тик әлегә җылы. Лепелдәшеп сары яфраклар коела. Караңгы төшеп килә. Йорт яны авыл пьесасы уйналган моңсу пейзаж, уйчан сәхнә бизәлешен хәтерләтә. Ишегалдын куе яшел чирәм, ә киртә тирәсен орлыкланган көрән алабута һәм инде ничәнче мәртәбә үсеп чыккан кычыткан үләне баскан. Такталары суырылып алынган киртә диварларыннан сүрән яктылык бөркелә, кара тузанга баткан тонык тәрәзәләре (кеше күзләремени!) күңелгә сагыш салып, еламсырап торган төсле тоела. Уртадарак ат арбасы тора, анысы да, тугарылган ат сыман, төрле якка чәчелгән. Арбаның агач тәртәләре черегән, сынган, кыйшайган көпчәкләре кайсы кайда аунап ята. Кемдер шул урында учак тергезгән, кирпеч өемнәре тезеп, шашлык пешереп караган. Ләкин аңа карап кына, бу йортка барыбер җан кермәгән, әллә ни ямь өстәлмәгән. Мунчаның карарлыгы да юк: морҗасы ауган, түбәсе ишелгән, бурасы, янтаеп, яр ягына авышкан. Шушы мунча һәм ташландык йорт эчендә Заһирның өрәге йөри сыман, очрашып күрешергә килгән яшьләр беркайчан да шул куркыныч бусагадан ары узмыйлар. Йорт ишегенә тимер келә генә салынган, йозагы юк, теләсәң, әнә ач та кер! Тик йорт эченә кереп, анда «кунак» булып чыгарга теләүче генә юк. Кайчандыр мәет чыккан ташландык йортта аның өрәге йөри, һәм ул әле һаман да үзенә дәшә, диләр. Юк, өрәк кенә куркытмый кешене, кеше, әнә шул иске, ташландык йортны күреп, күңеленә чиркангыч ят хис, сагыш йотудан курка…
– Авылда яшәмәслек түгел әле, – дигән булды Нариман, – яшәргә була. Яшьләргә йорт та салып бирә колхоз… Әгәренки… әти-әниләр белән яшәргә читенрәк булса, дим инде…
– Яшәгән кеше яшәсен авылда, минем бер сүзем дә юк, – диде кыз, сүзенә нокта куярга теләп. – Ә минем бу дөньяда үз уем, үз хыялым бар…
– Хыялың нинди дип сорап тормыйм… билгеле инде… китүдер…
– Юк, ул гына түгел…
Читать дальше