1953 елның май аенда булса кирәк Югары Аташ җидееллык мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәтимә апа Девятова безгә:
– Балалар, әлегә кадәр татар халкының зур шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен укырга ярамый дия идек. Хәзер укырга ярый. Ул чынлап та әсирлектә булган, әмма немецларга хезмәт итмәгән. Аның шигырь дәфтәрләре Туган илгә кайткан. Алар хәзер газета-журналларда басыла башлады, – дип, шатлыклы хәбәр китерде.
1954–1957 елларда Имәнлекул урта мәктәбендә укыганда, без инде әдәбият дәресләрендә Муса Җәлилнең тормыш, көрәш, иҗат юлын өйрәндек. Укытучыбыз Фәния апа Мусина, патриот-шагыйрьгә Советлар Союзы Герое исеме, Ленин премиясе бирелүе турында сөйләп, шул турыда язылган газеталарны күрсәтте.
Мәктәп комсомол оешмасы секретаре итеп сайлангач, мин Җәлилгә багышланган кичәләрне үткәрүдә башлап йөри идем.
Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда, без Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәндек. Казаннан атаклы галимнәр Хатип Госман, Гази Кашшаф, килеп, безгә лекцияләр укыды. Х. Госман Җәлил шигырьләренең эчтәлеге һәм формасы, Г. Кашшаф Җәлилнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүе хакында сөйләде, аның турында китаплар язуын да әйтте.
Башкорт язучысы Сәгыйть Агиш, университетка очрашуларга килеп, Җәлил белән Ырымбурда 1 1 Бу шәһәр атамасы авторлар бирелешендә калдырылды.
укыган елларын искә алып сөйли иде. Тел гыйлеменнән укытучы, язучы Әмир Чанышның да Җәлил турында сөйләгәннәре хәтердә.
Без студент чагында Башкорт дәүләт академия драма театрында Риза Ишморатның «Үлмәс җыр» пьесасы буенча спектакль куелды. Пьесаның авторы да Уфага премьерага килгән иде. Без, университетның «Акчарлаклар» әдәби түгәрәге әгъзалары, сәхнә өлкәсендәге зур белгечләрдәй кыланып, спектакль турында үз фикерләребезне әйттек. Кызып-кызып бәхәсләштек. Бу спектакльдә Муса ролен РСФСРның һәм БАССРның атказанган артисты Илшат Йомаголов башкарды булса кирәк.
1962 елда мин БДУ студентлары Эдуард Әгъзами, Муса Сираҗи (булачак журналистлар һәм язучылар) белән бергә Казанга, Галимҗан Ибраһимовның тууына 80 ел тулуга багышланган фәнни конференциягә бардым. Безне туганыбыз, Казан дәүләт университеты студенты Рәдиф Гатауллин, ягъни булачак зур шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм аның дуслары каршы алды. Без әни белән Марска баргандагы авыл малае Рәдиф бу еллар эчендә Толбазы урта мәктәбен тәмамлаган, чибәр егет булып үскән, БДУның татар-урыс бүлегендә ике ел укып, Казанга күчкән иде.
Казан студентлары безгә бүләк әзерләгәннәр. Зыяфәт Вәлиев дигән егет Муса Җәлилнең 1919–1961 елларны эченә алган библиографик белешмәсен истәлек итеп бирде. Анда шагыйрьнең татар, урыс һәм СССР халыкларының 24 телендә, дөнья халыкларының 11 телендә басылган әсәрләре, аның иҗаты турында мәкаләләр исемлеге бирелгән иде. Белешмәне булачак зур галим, академик, Чакмагыш районы кияве Әбрар Кәримуллин төзегән. Ул чагында бу белешмә 75 биттән гыйбарәт иде.
Фәнни конференциядә Гази Кашшаф, катнашып, Галимҗан Ибраһимов, башка татар язучылары, шул исәптән Муса Җәлил турында сөйләде.
1965 елда мин үзебезнең район газетасына хәбәрче булып эшкә кайттым. Муса Җәлил кичәләрен оештырдык. Район Мәдәният йорты һәвәскәрләре белән бергә «Үлмәс җыр» пьесасын сәхнәгә куеп, үзебездә һәм күрше районнарда спектакльләр күрсәттек.
1968 елда мине ВЛКСМның Чакмагыш район комитеты беренче секретаре итеп сайладылар. Һәм алты елдан артык вакыт шушы вазифаны башкардым.
Гадәттә, комсомолда актив эшләүчеләр арасында аерым бер дуслык, кирәк чакта ярдәм итү омтылышы була. Без Җәлилне дә үзебезнең рухи туганыбыз, көрәштәшебез дип исәпли идек. Аның тормыш юлы, героик көрәше, иҗаты турында яшьләргә җиткерү өчен, шактый гына эшләр башкардык. Комсомол сафларына керүчеләрдән еш кына Муса Җәлилнең кем булуы турында гына түгел, ә аның шигырьләрен яттан сөйләтә идек. Җәлилнең туган көнендә район Мәдәният йортында зур шигырь кичәләре, яшь иҗатчылар конкурслары үткәрелде. Яшь игенчеләр, терлекчеләр арасындагы социалистик ярышка йомгак ясаганда, спорт ярышларында, сәхнә бәйгеләрендә җиңүчеләргә Муса Җәлил китапларын бүләк итә идек.
Муса гына түгел, бу китапта сөйләнеләчәк башка күренекле шәхесләрнең дә байтагы яшьлегендә комсомол мәктәбен үткән.
Мәсәлән, партия, совет эшлеклесе Салихҗан Батыев хезмәт юлын БАССРның Бакалы районында ВЛКСМ райкомы аппаратында башлый.
Хөсәен Мөхәммәтов сугышка кадәр туган авылында оешкан «Авангард» колхозының комсомол комитеты секретаре була.
Читать дальше