Байтак кына юангач, Билал ярга таба йөзеп китте.
Чишенгән җиренә – егетләр ягына караса, алар кәрт уйнаудан туктаганнар да, өсләрен салып куеп, моны күзәтеп утыралар.
III
Ярга якынайгач, Билал боларга кычкырган булды:
– Әйдәгез, су керәбез!
Тегеләр аны-моны дәшмәделәр, һаман карап утыра бирделәр.
Ярга чыгып елмая-елмая яннарына килгәч кенә, Билал яшьләрендәге Саша үзенең нечкә тавышы белән сүз башлады:
– Сине йөзү буенча бүлмә чемпионы дип игълан итәбезме инде?
Ә икенчесе шундук аңа каршы төшәргә ашыкты:
– Нинди чемпион ди тагын?! Просто акылсыз бер адәм!.. Шушындый эссе көндә кисәк суга кереп китәләрмени!.. Башта бер ярты сәгатьләп су буенда юынырга кирәк бит, суга күнегергә кирәк!.. Аннары инде әкрен генә керергә дә мөмкин!
Бусы – Сергей Николаевич дигәннәре– чын күңелдән ачуы килеп, канәгатьсез тавыш белән сөйли. Тик Билал аңлап җитә алмады: ни өчен шулай кәефләре кырылган боларның?
Ул йөзеп килгән кызудан тиз генә туктап кала алмады: тирән итеп сулыш алып, арлы-бирле йөренгәләде. Дөнья матур, дөнья күңелле, ә кәеф тагын да шәбрәк!
Ә тегеләр, ни гаҗәп, һаман сөйләшүләрен дәвам иттеләр.
– Мин үзем, радикулит эләктермәгән булсам, әзрәк су коенуга каршы түгел, әлбәттә… Ну, нишлисең, радикулит уен эш түгел! Су уртасында каптырса беттең дигән сүз! Сакланмыйча ярамый! Ярамый! – Бусын, бик тәмләп кенә, нечкә тавышын суза төшеп, Саша әйтте. Билалның әле аңа ныклап, текәлеп дигәндәй караганы юк иде. Менә хәзер, кыюланып китеп, Сашага күз салды. Кызык дип әйтергәме, кызганыч дияргәме бу кешене? Кайсы сүз туры килер икән монда?
Саша, яше белән бер чамадарак булуга карамастан, Билалга Чехов геройларын искә төшереп җибәрде. Чехов китапларындагы бернинди рух терелеге, җан әсәре сизелмәгән типларына… Әле, җитмәсә, шулар өстенә кулына саллы гына күренгән күзлек тә тоткан! Юк, кара күзлек түгел, чын күзлек, җитди кешеләр күзлеге.
Әйе, Билалның андый кешеләрне күргәне бар: алар һәрчак үтә җитди булып күренергә тырышалар, кеше алдында (ә бәлки, һәрвакыт шулайдыр!) үзләренә бернинди тегенди-мондый малай-шалайлык, беркатлы кыланмыш рөхсәт итмиләр. Бу аларның тышкы кыяфәтләреннән, киенүләреннән башланып үзләрен тотуга, сөйләшү рәвешенә кадәр килеп җитә.
– Сез дөрес әйтәсез, билгеле, Александр Петрович, кеше иң элек сәламәтлеген кайгыртырга тиеш, сәламәтлек барысыннан да мөһимрәк.
Сергей Николаевич үз-үзенә нык ышанган кыяфәттә, бернинди шиккә урын калдырмастай тавыш белән, күзләрен ярым йомып сөйли. Шундый урында, урман уртасында, менә дигән ямьле, һәммә җан иясе үзен иркен тотардай җирдә, ничек кеше үзен үзе шулай җансыз халәттә саклап тора ала икән?
Моңа хәтле аларны елмаеп кына күзәткән, сүзләренә артык игътибар бирмәгән Билал, тора-бара авызын җыеп, үзе дә җитдиләнеп китте. Боларның кыланышына гаҗәпләнеп, шуның серенә төшенә алмаганга уйчанланып калды ул. Чынлап та, шаяртмыйча, ихластан әйтәләрме соң? Әллә булмаса, беркатлы Билал каршында уйналган юмористик күренешме бу?! Юк, аларның үз-үзләрен тотышлары юморга охшамаган иде. Чынлап сөйләшәләр, ахрысы, болар.
– Хөрмәтле Сергей Николаевич, сез менә шушындый искиткеч матур көндә рәхәтләнеп су керүнең ләззәтен дә аңлый алмыйсызмыни? – Билал үз тавышына битараф-тыныч тон бирергә тырышкан иде, ләкин алай ук килеп чыкмады, күрәсең. Билал андый тыныч кына тавыш белән сөйләшә аламы соң! Күңелендә туган дулкын шул ук минутта теленә, үз-үзен тотышына, бөтен барлыгына чыга бит аның!
Ә Сергей Николаевич коеп куйган мәһабәт сын иде Билал каршында. Бу сүзләргә ул керфеген дә селкетмәде. Бөтенләй ишетмәгән кыяфәт белән ачу чыгарырлык бер битарафлык саклап тора бирде.
Кызык! Тукта әле, Билалның мондый күренешкә элек тә очраганы бар иде бит!
Институтка яңа директор килеп эшли башлагач та, шундыйрак бер күренеш булды түгелме соң?
Әйе, Билал хәтерли ул көнне.
…Ниндидер йомыш белән шәһәрдә йөргәннән соң, үзләренең бүлмәсенә кайтып кергән иде. Ишекне ачуга, бүлек начальнигы Хәкимҗан абый янында утырган юан гына гәүдәле, бик җитди кыяфәтле бер кешене күреп алды. Үзләренең яңа директорын якыннан күргәне юк иде әле Билалның, шуңа күрә «Әһә, бу шул икән!» дип куйды. Тыныч кына исәнләште, үз урынына барып утырып эшли башлады. Әмма бер бүлмәдә утыргач, сүз колакка керми каламы соң инде! Билал шуны аңлады: яңа директор ул шөгыльләнгән мәсьәлә буенча нидер сорый икән. Ә бүлек начальнигы Хәкимҗан абый, үзе конкрет белмәгәч, якынча гына сөйләп утыра.
Читать дальше