(«О, туган җир!..»)
Читтә йөргәндә, ул җанына сеңгән тауларын һәм анда үткәргән кадерле көннәрен, яшәеш һәм илһам чыганагы булган күлен сагына:
Хәтеремә Ыссык күлем сеңеп калды,
Сулыш биреп, сагынганда сагыш булып.
Мондагыдай акбүз аттай таулар бармы?!
Аккошлар күл өсләрендә оча кунып.
(«Ыссык күл»)
Яшьли ятим калу да аның иҗатыннан читтә кала алмый, үстергән, тәрбияләгән кыргыз җире каршында ул үзен бурычлы тоя:
Кыргыз җире минем өчен тырышты,
Мин аңа түләп бетермәс бурычлы.
(«Бурычлымын»)
Европага сәяхәте, бигрәк тә Париж шәһәре, биек һәм мәгърур таулар арасында үскән Омор Солтановка көчле йогынты ясый. Париж белән бәйле шигырьләре – «Уйнады колагында тулпарларның», «Пер-Лашез зиратындагы диалог», «Сена», «Мадам-Париж», «Кристина» һ. б. лар – югары кимәлдә язылганнар.
Мәхәббәт шигърияте Омор Солтанов иҗатында аерым урын алып тора. Сөйгән яры өчен ул Ала-тауларны да күтәрергә әзер, кулына богау салып, төпкелләргә өстерәсәләр дә, ул сөйгәне янына килергә көч табачак.
Әсәрләрендәге көтү һәм аерылу сагышы да хисләр өермәсенә бөтереп алып кереп китә дә ахырда күңелдә матур һәм гамьле хатирә булып балкып кала:
Син андасың, мин мондамын – аерым,
Кичә тулып, бүген кабат түгелдек.
Ышанмыйча басып калдым югалып,
Бергә көннәр матур төштәй күренеп.
(«Күзен ачты гөлбакчада сириннәр»)
Җыентыктагы шигырьләр турыдан-туры кыргыз теленнән тәрҗемә ителде, шуңа күрә һәркем Омор ага иҗатының олылыгын, тәмен, куәтен бар тулылыгы белән сизә һәм тоя ала.
Бу китап белән татар укучысы өр-яңа шагыйрь ачачак, атаклы «ил акыны»ның әсәрләренә сокланып, аларны йөрәк түренә үк салып-саклап куячак дип уйлыйм.
Төркиләрнең тарихы тирән, шуңа безгә кыргыз, казах, үзбәк, төрек, азәрбайҗан, төркмән һәм башка кардәш әдәбиятлар аша төркилеккә кайтасы да әле кайтасы. Сәфәребез уң, юлыбыз хәерле булсын!
Ленар Шәех
И ватаным, сөю түккән анам да син,
Фанилыкны якын иткән атам дисәм?
И ватаным, тәрбияләп, кеше иттең,
Синең җылы куеныңнан сөю көтәм.
Айлар үтеп, мизгел елга киткән саен
Төшенеп киләм ватанымның асылына.
Туганнан ук ак-караны таныткан син,
Түзә алмыйм күңелемнең ярсуына.
Ватанымны мин дә сөям, син тагы сөй,
Чөнки ул минем дә өем, синең дә өй.
Кирәк булса, зур горурлык хисе белән
Йөрәгеңне Данко кебек яндыр һәм көй.
Көннәр үтеп, заман алга барган саен
Төшенеп киләм ватанымның мәгънәсенә.
Керем юып, кендек каным тамган җир син,
Шуңа газиз илемнең һәр бәндәсенә.
Гомер юлы озак түгел, тукталыр,
Комга тамган тамчы кебек юк булыр.
Әгәр синең эзең калса артыңда,
Горур исмең киләчәккә омтылыр.
Күлгә төшкән алтын мәрҗән шикелле,
Күк йөзендә күзен кыса йолдызлар.
Мин дә шулай: төшеп гасыр төбенә,
Йолдыздай күз кысып торырлыгым бар.
Мин дөньяны синең белән таныдым,
Синнән алдым акылымның ярымын.
Тормышымда кыйммәт күреп барыннан,
Иң кадерле бүләк итеп алырмын.
Бу тормышны синең белән белгәнмен,
Синең аша ак, караны аердым.
Кыю, дәртле йөрәгемә тын биреп,
Бәхет көткән иртәгәмә бар, дидең.
Акылыннан өлеш биргән якыным,
Әйткәнеңә җан дустымдай инандым.
Табалмасаң,
яхшы китап күрсәтер
Язмыш, бәхет кай тарафта булганын.
Нарасый чая кызлардай
Яз көне гөлләр ясана.
Күңелсез булыр яшәеш,
Тормышта хезмәт булмаса.
Көләч күз – яшьлек булмаса,
Танылу алмас сылулар.
Килмәс иде гөлле заман 3 3 Гөлле заман – яхшы заман мәгънәсендә.
,
Булмаса әгәр олылар.
Гомернең йомгагын сүтеп,
Мизгелләр ага тиз сызып.
Укы, хозурлан, хезмәт кыл,
Тормышның юлы бик кызык!
«Очар-китәр шушы көнге сәгатьләр…»
Очар-китәр шушы көнге сәгатьләр,
Онытылып мин сөйләгән вәгазьләр.
Тормышымнан ниләр күреп, ни белдем?.. –
Әйтер шуны каләм тигән кәгазьләр.
Минем җаным
шатлыгым
Уртаклашкан тау белән.
Мал көтүче кыргызга
Уңыш бирә тау, дигән.
Хафалансам, ял алам –
Минем көнем тау белән.
Йөрсәң дәртең югалтып,
Тән саулыгы – тау, дигән.
Читать дальше