Инде башка кайбер фикерләрем белән уртаклашмакчы булам. Без узган эшләребездән, кылган гамәлләребездән сабак, гыйбрәт ала белмибез. Телләр турындагы Законның үтәлеше, Дәүләт программасының үтәлеше, мәсәлән, беркемгә дә сер түгел, куркыныч астында. Программаның срогы чыгарга өч ел вакыт калып бара. Тагын шул өч ел эчендә татар теле дәүләт теле була алырмы? Кем гарантия бирә ала? Кемнең шул хакта уйланганы бар? Хикмәт шунда ки, без телләр турындагы Законны да бернинди фәнни һәм практик әзерлексез кабул иттек. Ике елдан соң гына Дәүләт программасын кабул итә алдык. Тагын ике елдан соң гына шушы эшләр белән шөгыльләнүче бер штат берәмлеге булдыра алдык. Закон барыбер начар үтәлә. Теге вакытта да кириллицага күчү, хәтта өстән мәҗбүри кушылса да, ашык-пошык кына эшләнгән. Алфавит татар теле хасиятенә туры килми, соңыннан ах-ух иткән өч хәреф онытып калдырылган, татарның үз хәрефләре иң ахырга тезеп куелган, орфография уйланылмаган… Бу юлы да шулай килеп чыкмасын иде, дим. Шуңа күрә дә безгә кичекмәстән латин графикасына кире кайту буенча дәүләт яисә республика программасы эшли башларга кирәк. Монысында инде телләр турындагы Законны тормышка ашыргандагы кебек күз буяп булмаячак. Латин графикасында йә укый аласың, йә юк, латин хәрефләре белән йә яза аласың, йә юк. Галимнәребез дөрес язылыш кагыйдәләрен, яңа дәреслекләрне күптән инде әзерли башларга тиеш. Төрле элмә такталар, эш кәгазьләре, бланклар, печатьләр, стена язулары, закон үз көченә кергәч тә, латин язуына күчәчәкме, әллә соңракмы? Газета-журналлар, китаплар ничек чыгар? Бу күчешнең механизмын кемнәр эшләргә тиеш? Гомумән, бу зур, катлаулы, җитди проблемалар белән нинди оешмалар шөгыльләнер? Мондый сораулар бик күп, күчеш чорында алар тагын да артачак, һәм аларны үз агымына куйсак, безнең бер эшебез дә барып чыкмаячак.
Телләр турындагы Законны да, латинга күчү турындагы Законны да кабул ителү белән, дәүләт үз кулына алса гына, татар теленең үсеше туктамас. Кызганычка, без әле бу өлкәдә һаман да үзешчәнлек белән шөгыльләнәбез. Сораучы юк, өстәл сугып таләп итүче юк. Иң гаҗәбе шунда: бу эшләр өчен җавап бирүче юк. Әгәр без бу зур эшне, гадәттәгечә, тагын төрле министрлыкларга, комитетларга, оешмаларга гына таратып бирсәк, яңадан бер эшебез дә барып чыкмаячак. Бүген, әйтик, Премьер-министр яисә Финанс министрлыгы республикадагы бөтен финансны үз кулында тота икән, шул юл белән кризистан чыгарга тырыша икән, бу бит юкка гына түгел. Әлеге очракта да зур вәкаләтләре булган, эшләргә һәм эшләтергә, башкалардан таләп итәргә сәләтле, шул ук вакытта үз фонды булган, ягъни финанс белән тәэмин ителгән, гомумән, республикада тел сәясәте белән шөгыльләнүче дәүләт структурасы булдыру шарт. Ә тел сәясәте ул – милләтне саклау, дәүләтне саклау сәясәте дигән сүз. Ул безнең шартларда «национальная безопасность» дигән төшенчәне тулысынча үз эченә ала. Ә инде Президент Аппараты каршында яисә Министрлар Кабинетында дүрт-биш кешедән торган шундый бер үзәк, бүлек яисә сектор булдыру мөмкин түгел бер эш дип карау көлке тоела. Казан яки Чаллы шәһәрләрендәге хакимият структураларын карагыз, министрлыкларны карагыз, аларда штат көн саен артып тора. Аларның үз газета-журналлары, үз пресс-службалары, үз типографияләре, тагын әллә нәрсәләре. Аларның һәрберсе – үзе бер аерым дәүләт. Мисалларны йөзләп китерергә мөмкин. Мәсәлән, Казан хакимиятендә узган елда гына Милләт эшләре буенча комитет эшли башлады. Шәһәр күләмендә ярый, республика күләмендә ярамый. Монда бернинди дә мантыйк күренми…
Мин бүген булачак авырлыклар турында махсус тукталмадым. Алар бар, алар күп булачак. «Латинга күчсәк, татар халкы надан калачак» дигән фикерләр дә яңгырый. Ләкин, гафу итәсез, әгәр дә латинга күчкән өчен генә дә халык надан кала икән, ул инде киләчәге булмаган, булдыксыз халык булыр иде. Ләкин татарны аның белән генә куркытып булмас. Мин үзем болай уйлыйм. Без латин графикасына күчәргә тиеш. Шул ук вакытта дәүләт бу проблеманы үз кулына алырга тиеш, ягъни дәүләт гарантиясе булырга тиеш. Шул чагында бу телләр турындагы Законны тормышка ашыруда яңа бер этап, татар телен, татар халкын саклап калуда тагын бер шанс булачак, әгәр инде барысын да үлчәп тотынмасак, башлап та бу реформаны ярты юлда калдырсак, булдырып чыга алмасак, ул татарның иң зур фаҗигасенә әйләнәчәк.
17 март, 1999
Безнең белән кешечә сөйләшергә кирәк!
(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)
1990 елның 30 августы – хәзер инде тарих. Татар халкының тарихы, Татарстан һәм Россия тарихы. Ләкин ул – бозылмаган, фальсификацияләнмәгән чын тарих. Без – шул тарихның шаһитлары. Без аны үзебез – татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, удмуртлар, марилар һәм башка халыклар – бергәләп яздык. Шуңа күрә аны бозмаска, аңа төзәтмәләр кертмәскә кирәк. Безнең тарихыбызны болай да бик еш үзгәртеп яздылар. Җитәр! Үз тарихын һәркем үзе язарга тиеш!
Читать дальше