Ә инде Башкортстанда татар теленә статус, һичшиксез, бирелер дип уйлыйм мин. Законның беренче укылышында татар теленең булмавы ул, бәлки, сәяси бер ход кынадыр. Кемнәрнедер тынычландыру өчен, андагы татарларның үзләрен сынап карау, җәмәгатьчелекнең фикерен ачыклау өчендер… Закон кабул итүнең нюанслары, хәйләләре күп бит аның. Беренче укылыштан соң күп законнар танымаслык хәлгә килә. Бу юлы да шулай булыр дип ышанам.
20 гыйнвар, 1999
Татарны латин белән куркытып булмый
(Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгыш)
Татар язуының латин графикасына кайтуы ул механик рәвештә билге, хәреф алыштыру гына түгел икәнен барыбыз да яхшы белә. Әгәр шулай гына булса, без, шушы кадәр бәхәсләр кузгатып, Дәүләт Советы дәрәҗәсендә сүз дә алып бармаган булыр идек. Алфавит алыштыру, – әлбәттә, сәяси мәсьәлә, һәм ул Татарстанның һәрбер гражданына турыдан-туры кагыла. Ниһаять, ул – гомумтатар проблемасы да. Шуңа күрә Дәүләт Советы кысаларында парламент тыңлаулары уздыруыбыз аңлашыла торгандыр. Закон проекты, белүебезчә, шактый озак барган кискен дискуссияләр, бәхәсләр, каршылыклы фәнни карашлар, объектив һәм субъектив дәлилләр, тарихи үткәнебезгә күз салып, шулай ук киләчәгебезгә йөз төбәп әйтелгән фикерләр нәтиҗәсендә туды. Ун елга якын барган бу фикер алышулар барышында галимнәр, язучылар һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан уртак бер фикергә киленде дип уйлаган идек. Тик ни гаҗәп: бәхәсләр яңадан куера башлады. «Татар акылы төштән соң, / Кайчан төш җитәр икән?» – дип, бу очракта да Наҗар Нәҗмине кабатларга туры килә. Чыннан да, бик кызык халык без. Башта башкаларның бәхәсләшкәннәрен читтән генә күзәтеп торабыз, «ярар, сөйләшерләр дә, шуның белән бетәр әле» дип кул кушырып утырабыз. Аннары эш җитдигә киткәч тыпырчына башлыйбыз. Инде менә бу очракта да шулайрак килеп чыга. Бүгенге сөйләшү дә шул хакта сөйли. Югыйсә үз фикереңне күптән инде әйтергә мөмкинлек бар иде. Тәрәккыят өчен көрәшәбез дип йөргән газета-журналларыбыз да, бу проблеманы күптән күтәреп, сөйләшүгә нокта куярга тиешләр иде. Безнең төп кимчелегебез, төп бәлабез – компромиссларга бара-бара, бер-беребезгә юл куя-куя милләт язмышы хакына уртак бер фикергә килә алмавыбыз. Шуңа да карамастан безнең парламент бу җитди мәсьәләне уңай якка хәл итәр дип уйлыйм. Безнең комиссия әгъзаларының чыгышларын, фикерләрен сез инде тыңладыгыз. Алар «кичекмәстән латинга күчәргә кирәк» диләр. Ә инде бәхәсләргә килгәндә, ул мәңге дәвам итәчәк. Законны кабул итсәк тә, итмәсәк тә дәвам итәчәк. Кабул итсәк, «нигә күчтек» дип күтәреләчәкләр. Кабул итмәсәк, «нигә күчмәдек» дип башны ашаячаклар. Кайберләребез теләсә кайсы очракта да герой булып калачак.
Закон проектына килгәндә, бүгенге чыгышлар күрсәтте инде, алфавитка барыбер кайбер үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Закон проектының исеме «Латин графикасына нигезләнгән татар алфавитын торгызу турында» дип атала. Шулай булгач, мантыйк буенча яңалифкә кайтырга тиеш булабыз. Әмма безгә тәкъдим ителгән вариант, яңалифкә нигезләнеп эшләнгән булса да, аннан шактый ераклашкан. Бәхәсләр дә, нигездә, шул ераклашу турында бара. Чыннан да, бәхәскә урын да бар. Яңалифне, нигездә, кайчандыр яңалифтә укып өлгергән 65–70 яшьлек өлкән буын яклый. Аларны да аңлап була. Әмма яңа язу киләчәк буын өчен ныграк кирәк булачак. Ә инде безнең төрки дөньяны, бигрәк тә Төркияне яхшы белгән галимнәребез яңа алфавит төрек алфавитына, бөтен дөнья алфавитына якынрак булсын дип тырышалар. Алайга китсә, иң чарланган, иң камил алфавит ул инглизнеке инде. Ләкин бу принциптан чыгып кына эшләсәк тә, зур хата булыр иде. Безгә телебезгә уңай булган үзебезнең алфавитыбыз кирәк. Безгә тәкъдим ителгән вариантны эшләү Татарстан Фәннәр академиясенә тапшырылган иде. Анда инде иң күренекле галимнәребез эшли. Һәм безнең аларның зәвыгына, фәнни дәлилләренә, профессиональ әзерлекләренә ышанмаска хакыбыз да юк. Фәннәр академиясе бит ул, ниндидер үзешчән оешма түгел. Без, депутатлар, башта ук: «Алфавит мәсьәләсен галимнәр үзләре хәл итәргә тиеш, без сессиядә әзер, бер бәхәссез вариантны гына кабул итәрлек булсын», – дип тәкъдим керткән идек. Кызганыч, алай килеп чыкмады. Шулай да бүген без бу мәсьәләне ничек кенә булса да, нигездә, хәл итәргә тиешбез, әгәр килешенгән яңа вариантны эшләргә дип закон проектын кире кайтарсак, ул вакытны бик күп алачак, әгәр инде беренче укылышта шушы килеш кабул итсәк, икенче укылышка төзәтмәләрне безнең комиссия яки аерым депутатлар кертергә тиеш булачак. Бу очракта да барыбер безгә бергәләшеп, килешенгән вариантны эшләргә кирәк. Галимнәр үзара килешә алмасалар, безнең комиссия бу җаваплылыкны үз өстенә алачак һәм үз вариантын сессиягә чыгарырга мәҗбүр булачак.
Читать дальше