Бүгенге татар тапшырулары формалары ягыннан да, эчтәлекләре белән дә шактый искерде. Алар бернинди әзерлексез, бернинди плансыз эшләнә. Кайсы гына тапшыруны карасаң да, шул ук берничә язучы, шагыйрь, берничә депутат, берничә галим. Шуңа күрә шул ук бер сүз, бер үк фикер, бер үк зар. Әйтерсең лә шул берничә кеше халык өчен җан атып йөри, тел өчен көрәшә, мөстәкыйльлегебезне яклый. Әлбәттә, болай эшләү журналистка җиңел. Тапшыруларда экспромтлар ярыйдыр ул. Әмма алдан әзерләнгән булса, ул тагын да яхшырак килеп чыга. Мәсәлән, радиодан бара торган турыдан-туры элемтәләр баштарак кызыклы гына булса да, тора-бара күңелсез бер сөйләшүгә әйләнә башлады. Тапшыру саен штаттагы сорау бирүчеләрнең мәгънәсез сораулары, әзерлексез җаваплар кадерле эфир вакытын әрәм генә итә шикелле.
Дикторлар һәм журналистларның сөйләм культурасы турында аерым сөйләшергә кирәктер безгә. Алар татар сөйләменең иң матур үрнәкләрен күрсәтергә тиешләр. Ни кызганыч, бездә еш кына хәрефләрне дә дөрес әйтә алмаучы сакау журналистларны, ямьсез тембрлы, карлыккан тавышлы алып баручыларны экранга, эфирга чыгаралар. Телевизордан ул кимчелекләр бигрәк ачык күренә. «Миңга, сиңга, шәәр яисә шәхәр, дрматург» дип сөйләүләр нормага әйләнде. Алар ниндидер конкурс, жюри аша узалардыр бит? Алар өчен махсус курслар да оештырып буладыр.
Кабатлаулар турында берничә сүз. Яхшы тапшыруларны, сүз дә юк, кабатларга кирәк. Ләкин аның билгеле бер тәртибе булырга тиештер. Соңгы вакытларда без фәкать кабатлаулар гына күрәбез. Бер үк сюжетлар ике телдә бер кичтә дүртәр тапкыр күрсәтелә, икенче көнне «Чулпан»да ике тапкыр кабатлана. Кайбер тапшырулар икенче атнада ук тагын кабатлап күрсәтелә. Бераздан тагын, тагын… Елга бишәр-алтышар тапкыр күрсәтелгән тапшырулар бар. Кешесенә карап: редакторы әрсезрәк булса, тапшыруның герое кирәкле кеше булса. Шул ук вакытта аның кабатлау икәне программада да, экранда да әйтелми. Татар тапшыруларының процентын арттыру өчен эшләнгән бик хәйләкәр бер алымдыр бу, мөгаен. Кабатларга кирәк. Мәсәлән, күптән түгел Нурихан Фәттахның «Кол Гали»ен яңадан күрсәттеләр. Унбиш-егерме ел элек яздырылган. Менә ул кызык. Өр-яңадан караган кебек карыйсың. Заман үзгәргән, артистлар үзгәргән, кайберләре юк та инде. Кабатлауларның үз концепциясе булырга тиеш!
Тагын бер проблеманы күтәрмәкче булам. Ул да булса республикада яшәүче азсанлы халыклар өчен тапшыруларның булмавы. Радиода аның матур берничә мисалы бар. «Между Волгой и Уралом» бу җәһәттән искиткеч әһәмияткә ия. Чувашча яңгыраган «Чишмәләр» тапшыруы – иң популяр тапшыруларның берсе. Кызганыч, телевидениедә андый тапшырулар берәү дә юк. Без үзебезнең кардәшләребезнең тормыш-көнкүрешләре, тарихы, мәдәнияте белән танышып барырга тиеш. Алар үзләре дә бик мохтаҗ андый тапшыруларга.
Әмма безне татар телендәге тапшырулар аеруча борчый. Чөнки аларның вакытлары кыскара, сыйфатлары начарая. Болай да санаулы гына татар тапшырулары соңгы вакытта берәм-берәм юкка чыктылар. Мин монда «Атна», «Кыйбла» кебек тапшыруларны гына әйтмим. Башка сәяси тапшырулар да туктады. Аларның кайберләре, бәлки, профессиональ яктан йомшаграк булгандыр. Ни өчен дисәң, татарча тапшыруларны эшләү күпкә авыррак. Ул журналисттан, алып баручыдан, режиссёрдан икеләтә көч, энергия сорый. Шуңа күрә ул тапшыруларга бераз ташлама ясарга кирәктер һәм, әлбәттә, булышлык та итәргә кирәк. Чөнки алар татар халкын рухи яктан тәрбияләүдә зуррак роль уйныйлар. Татарстан каналында менә ничә еллар инде рус телендә «Видеоспорт», «Досье-02», «Стиль-7», «Автокалейдоскоп» кебек профессиональ яктан ярыйсы гына тапшырулар күрсәтелә. Ләкин мин аларны татар телевидениесе өчен хас тапшырулар димәс идем. Аннары аларны ни өчен татар телендә эшләп булмый? Ул тапшыруларның күбесе кадр артындагы текст белән бара бит. Шулай ук чит ил сериаллары, аннары «Шесть песен на бис» кебек тапшырулар безгә бик кирәкме? Пенкин, Пугачёва, Киркоровларны хәзер башка каналлардан күрсәтми башладылармыни? Болар бит барысы да – татар тапшырулары хисабына барган тапшырулар.
Аннары бер үк тапшыруда ике телдә сөйләү тамашачының гайрәтен генә чигерә. Бигрәк тә рус телле тамашачының. Моны телевидение җитәкчеләре үзләре дә яхшы белә. Мәсәлән, «Чулпан» программасы шундый. Хәтта кайбер балалар тапшырулары да шуңа әйләнеп бара. Гомумән, Татарстан телеканалы үзе дә шундый ук. Моннан котылуның киләчәктә бер генә юлы бар. Ул да булса чиста татарча телеканал. Ул чагында бик күп проблемалар чишеләчәк.
Читать дальше