Мин бу моментларны хәзер бик иркенләп язар идем… Әмма башта берни дә калмаган. Чөнки мин ул минутларда икенче бер сихри дөньяга күчкән идем, дөресрәге, моңа кадәр яшәгән елларым – гомернең беренче яртысы, монысы – икенче яртысы – әле башланып килә иде.
Аннан нәрсә? Буранлы төн иде, мин кызыйны култыклап (юл буе ул, бичара, аягын дөресләде, минем өч адымга ул җиде атлый иде, шул кичтән соң мин ант иттем: үз гомеремдә хатын-кызны култыклап йөртмәм дидем һәм шул үҗәт вәгъдәмне гомер буе тоттым. Мине «культурасыз син» дип сүгүчеләр аз булмады) урамнан атладым. Кызый университетның рус филологиясе бүлегендә укый икән һәм бик ерак чыбык очы туганнарына кышкы каникулга кайткан икән. Үзенең әти-әнисе Уралдамы, кайда, бу каникулны монда гына уздырмакчы икән. Туганнан туганы минем белән бер коллективта эшләүче бер апа икән. Алай-й-й…
Кайттык, буран сырган урыс капка астына кереп баганага сөялдек. Мин гел тирлим, Леонид Соболевның «Морская душа» әсәреннән цитаталар китерәм:
– Один матрос – матрос, два матроса – взвод. Сколько нас? Трое? Ро-о-о-та-а! Смир-р-рно!
Шундый байтак өзек китерелде. Кытай, Порт-Артур турында, Качалов, адмирал Нахимов, 1945 елгы Җиңү парадында булган кайбер нюанслар турында сөйләп бетердем.
Төн шактый карлы, җилле һәм соң иде.
Шунда әллә ни булды…
– И-и-х, син, нинди саф, нинди матур күңелле егет син, – диде дә озын керфекле кыз чуп итеп мине үбеп алды һәм урыс капканың келәсенә басты. Капка, физика законнарына нигезләп эшләнгән корылма, шыңгырдап ачылды да теге төн кызын эчкә йотты. Ә мин баганага тотынып калдым. Тотындым, чөнки бөтен дөнья әйләнә, буран туктаган, кар беткән, аның урынына тропиктагы җылы тыгыз яңгыр ява, шул яңгыр астында зонтик тотып мыеклы Сергеев-Ценский, бантиклы Станюкович, фин кепкасы киеп сөяк таяк тоткан Леонид Соболев, төлке толып кигән Шаляпин һәм озын кара бәрхет күлмәк кигән Казан драма театры актрисасы Павлова – бөтенесе бергә урам уртасыннан баралар һәм миңа карап елмаеп кул болгыйлар иде.
Аннан… Мин кайтып кергәнмен, ул заманда әле исерү өчен аракы кирәкми иде, хуҗа әби мине каршы алганны хәтерлим: пальто ачык (ике ай элек кенә җиде йөз илле тәңкәгә Чүриле кибетендә сатып алган сукно «пәлтә», якасы – кара сарык тиресе, йомшак, җылы), ак сарык йоныннан бәйләнгән шарф бер якка салынып төшкән, бүрек ямьшәйгән, хәер, боларны мин белмим, иртәгесен әби генә сөйләде:
– Син, – диде, – әллә кем әйтмешли, салып кайтканыеңмы суң? Кара аны, малай, безнең нигездә булган хәл түгел бу. Юктыр бит?
– Юк, – дидем мин, түбән карап, әмма ялганладым. Чөнки үз гомеремдә башка беркайчан да, бер җирдә дә минем бу дәрәҗәдә бәхетле исергәнем булмады. Аракыдан исерү нәрсә ул?
Икенче көнне мин иләс-миләс килеш дүрт дәрес укыттым. Географиядән ничектер Австралия кыйтгасында сарыклар үрчетү проблемасы турында сөйләдем, тарих дәресендә Кызылкашлар белән Сары Чалмалылар восстаниесе турында сүз куерттым. Әмма болар төштә генә! Күз алдында буран сырган капка баганасы һәм шул баганага сөялеп торган йомшак билле кыз бала гәүдәсе һәм аның кар арасыннан ялтыраган кара күзләре иде. Кая монда сиңа Сары Чалмалылар һәм Кызылкашлар!
Саташулы берничә дәрес шулай узды. Дәрестән соң ул көнне без күршедәге Курсабаш башлангыч мәктәбенә ачык дәрескә барырга тиеш идек. Дәресләр тәмамлангач ашап тормадык – киттек. Буран себерә башлавы бераз гына борчыды безне, әмма буранда алты чакрым юлга чыгу ул заманнарда проблема идеме соң? Бардык, өч-дүрт дәрестә утырдык, озаклап анализлар ясадык. Безнең як буранының гадәте шул: кичкә таба холыксызлану. Беренче класс укытучысының арифметика дәресенә анализ ясаганда, мин сизеп утырдым: минем беренче мәхәббәтем яна! Яна, яна, идриянамайть… Чөнки болай сөйлиләр:
– Юк, иптәшләр, бу мәсьәлә, минемчә, укучылар өчен бик авыр иде. Йә инде үзегез уйлап карагыз: менә сезгә шундый авыр мәсьәләне чишәргә нибары 25 минут, мин кабатлап әйтәм, 25 минут бирелсен әле. Менә мине голаслауныйлыкта гаепләмәсеннәр өчен, мин мәсьәләне, дәреслектә бирелгәнчә, сүзгә-сүз укыйм: «Вәдүтнең әбисенең ике үрдәк баласы бар иде. Аларга беркөнне Нәбинең әнисе бер үрдәк баласы кертеп кушты. Вәдүт әбисенең барлыгы ничә үрдәк баласы булды?» Бу бит, иптәшләр, бу бит, иптәшләр… Бу бит…
Буран котырды, бер катлы мәктәп тәрәзәсеннән башланган кар диңгезе, буран аша сыкранып, кояшның газаплы чырай ташлаган хәлсез нурларын сеңдерде дә караңгылыкка биреште… Минем йөрәктә исә давыл, чын мәгънәсендә давыл иде. Ә буран котырды… Бераздан мәктәп түбәләре шыгырдый башлады, классның унлы лампа яктысында саран елтырап утырган бүрәнәләре, мүкле бүрәнә җекләреннән бәреп кергән кыр җиле, кичәге кара күзләр, кайнар үбү һәм Вәдүтләрнең несчастный өч үрдәк бәбкәсе – барысы бергә буталды. Ә методистлар, авыз тутырып, әле Нәби әнисенең, әле Вәдүт әбисенең бәбкәләрен санадылар.
Читать дальше