– Ничек инде син, минем фикеремне белмәгән көе, «әйе, Мәһдиев хаклы» дип ялгап китәсең? Бәлки, минем чыгышымның соңгы җөмләсе менә мондыйдыр: «Тәлгат Галиуллинның бу монографиясе әдәбият белеменә берни дә өстәми». Алай булса ничек?
– Юк, мин синең нәрсә, ничек сөйләячәгеңне алдан ук белдем, шуңа күрә, курыкмыйча, шулай ялгадым.
Индус Таһиров белән профкомда утырабыз. Мин – университетның райком дәрәҗәсендәге профком рәисе, Индус – ниндидер бер комиссия рәисе, ул вакытта әле доктор да, академик та түгел, әлеге кебек персональ кара «Волга»сы да юк.
Озак утырдык, ниндидер документ әзерләдек. Бераздан карасак – төнге сәгать унбер. Тышта буран. Трамвайлар йөрмидер. Мин такси чакырттым. Озак көттермәде, килде. Чыгып утырдык. Мин Индусны өенә илтеп куям – юл өсте. Индус машина эчендә барганда борчыла:
– Бүген тагын соң кайтыла инде, хатын тагын дулаячак инде…
Мин өлкән яшьтәге кеше буларак, аны өйрәтәм: син, өйгә кайткач, хатыныңа тегеләй дип әйт, болай дип әйт, шуннан җайлана ул тормыш, дим. Шулай, юл буе өйрәтәм булачак академикны. Ә ул дәшми. Алар яшәгән йорт янында машинаны туктатабыз, саубуллашабыз.
Шунда Индус әйтә миңа фонарь яктысында:
– Слушай, теория минем үземдә – во! (Ул кулы белән бугазын аркылы сыпырды. Кош-корт бит туйганчы ашаса, ашаганы тамак төбенә кадәр күтәрелә.) Син миңа практик ягын өйрәт…
Бу җөмлә мәңгегә минем хәтеремдә калды. Чыннан да, коммунистик җәмгыять төзү турында күпме теория бар иде бездә, ә практик яктан беркем дә төгәл бер эш эшләмәде.
Инде мин дә чын коммунист икәнмен…
Тарихчы галим Булат Солтанбеков сөйли. Без аның белән кырык елдан артык таныш инде. 1948–1950 елларда ул Яңа Чуриле районының Шәмәрдән урта мәктәбендә тарих укыта иде, мин дә шул районның Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих укытам. Укытучыларның августмы, гыйнвармы конференциясендә бик акыллы бер чыгыш ясады да Булат районның хуҗасына – беренче секретарьга ошады гына бит. Тиздән аны райкомга пропаганда бүлеге мөдире итеп алдылар. Ул арада инде мин хәрби хезмәткә киттем, юллар аерылды. Һәм, ничә еллар узгач, без Булат белән кабат очрашабыз: ул университетта, диссертация язып йөри. Ул – шәһәр малае, татар әдәбиятын укыйдырмы, юкмы, ләкин «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повестьтан бер өзек китерергә ярата: «Ата кара тараканның кан әйләнешен белмәгән көе, бу дөньяда ничек яшәргә уйлыйсың син?»
Ул – мин язган әдәби әсәрләрне, мин аның тарих буенча хезмәтләрен ихтирам итешеп яшибез.
Булат сөйли: «1950 елдамы икән ЦК ВКП(б)ның чираттагы бер карары булды: аракы сатуны кысарга. Бу яшерен документ райкомга килеп җитте. Ябык бюро утырышы булды: кысарга. Пропаганда бүлегенә бу эшне йөкләргә. Кысуның планын төзергә. Беренче секретарь Вәли Мингазович шундый күрсәтмә бирде. Мин район газетасында бер мәкалә бастырдым: аракы эчүне кысарга. Партиянең күрсәтмәсе шундый. Аннан райпотребсоюз һәм башка оешмаларга чылтыратам: аракы сатуны кысарга. ЦК ВКП(б)ның линиясе шундый. Шуннан бер-ике атна үтә, район үзәгендәге кибетләрдә йөрим, аракы, чыннан да, юк диярлек. Димәк, район буенча ЦК ВКП(б)ның карарын әйбәт үтибез без, монда минем өлеш тә бар. Мин канәгать.
Ике атнадан тагын бюро утырышы. Райисполком рәисе Игнатьев сөйли:
– Менә ничә көн инде район укытучыларына хезмәт хакы түли алмыйбыз. Котчыккыч хәл: банкта акча юк (Игнатьев – күрше авыл керәшене). Беренче секретарь банк хуҗасы Князевка (шулай ук керәшен) сораулы караш ташлый:
– В чём дело?
– А в том, что кибетләрдән акча керми. Аракы сатылмый бит…
– Всё ясно…
Бюро утырышы тәмам. Вәли Мингазович мине калдырды. Агай-эне чыгып киткәч, ул, «Беломор»ын кабызып, миңа әйтте:
– Нәрсәгә дип теге карарны ашыктырып тормышка ашырдың инде син? Аз гына көтеп торырга ярамыймыни?
Шунда мин барысын да аңладым…»
Мин дә аны аңлыйм…
Ангина белән авырып ятам. Бер көн, ике көн. Менә бервакыт хәлем начарланды, тамак төбе тыгылды. «Ашыгыч ярдәм» чакырырга булдык. Балалар – әле кечкенәләр – куркып калдылар. Шунда мин аларны яныма чакырып китердем дә, башларыннан сыпырып, васыятемне әйттем:
– Алай-болай үлеп китсәм, китапларны болай бүлегез: балалар әдәбиятының барысы да – кызыма. Әкият китапларының барысы да – улыма.
Болар, дәшмичә, аңлап бетермичә, күзләрен мөлдерәтеп карап тордылар да тиз үк минем бүлмәдән чыгып киттеләр.
Ул арада врачлар килеп керде. Карадылар, рецепт яздылар, ниндидер бер укол бирделәр дә чыгып та киттеләр. Хатын аларны озатып йөргәндә ишетәм: балалар бүлмәсендә ыгы-зыгы, дөбердәү тавышы. Урынымнан авырлык белән торып, бүлмәләренә барып керсәм – күрәм: балалар, идәндә әүмәкләшеп, тәгәрәшеп, бер-берсеннән китап йолкыйлар, ниндидер китапларны бүлешә алмыйча сугышалар икән. Бүртенеп беткәннәр. Миңа җиңел булып китте, сабыйлардагы эчкерсезлек, самимилеккә сокландым. Беренчедән, алар үлемнең нәрсә икәнен белмиләр, икенчедән, алар «безнең әти үләр» дип башларына да китермиләр. Өченчедән, алар бу турыда бөтенләй уйламыйлар да. Китаплар бүләсе бар – вәссәлам. Мин, авыру килеш елмаеп, бүлмәмә кереп киттем, балалар исә байтак сугышты әле.
Читать дальше