Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең 6 нчы томында әдипнең «Ачы тәҗрибә» (икенче китап) һәм «Ачы тәҗрибә авазы» дигән истәлекләре урын алды. Бу әсәрләр беренче тапкыр басыла һәм язучының әдәби мирасы буларак тәкъдим ителә.

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мин шактый вакыт шок хәлендә утырдым, чит телләр сүзлегендә «шок»ны француз сүзе дип аңлаталар. Минем версиям бар: «шок» – татар сүзе. «Шаккату» – аптырап, югалып калу – безнекеме? «Шакай» – бернинди эмоциясез карап торган кешегә шулай диләрме? «Шакай сөяге» диләрме сыер-үгезләрнең шоп-шома йомры тез башы сөяген? «Шок» безнеке. Әнә шуңа күрә мин әлеге мизгелдә «шокайган» хәлдә идем.

Хуш, өстәлгә бер кәгазь китерәләр. Минем исемгә. «Мөхәммәт абый, миңа ике минутлык кына сүз бирсәгез иде. Төрек гимназиясенең директоры Айдар Низамов». Ник бирмәскә инде, Айдар? Мин сине гомер буе ихтирам итеп яшим, син акыллы егет. Казан пединститутына синең янга йомыш белән дә килгәнем бар, һәм син минем үтенечемә колак салдың, тыңладың. Хәзер, Рәшит Мостафин гармуннарында уйнап бетерсен дә…

Ул арада Айдар безнең өстәл янына килеп утырды, чөнки безнең өстәлгә беркетелгән бер ханым Америкадан килгән кунак янына күчеп утырган, бездә бер урындык бушаган иде.

Айдар белән сөйләшеп киттек. Мин әйтәм, Рәшит Мостафин уйнап бетерүгә, сиңа сүз бирәм, иркенрәк сөйлә, нигә ике минут кына, дим. Ул биш минутлар чамасы сөйләргә вәгъдә бирә.

Гармун туктауга, мин, пычак сырты белән фужерга суккалап (нәкъ Ә. Еникинең «Төнге тамчылар» әсәрендәге персонаж – Кәли кебек; прототибы – Хәмит Ярми), болай дим:

– Хөрмәтле ханымнар, әфәнделәр! Хәзер сезнең алдыгызда башкалабызның педагогия институты каршындагы төрек гимназиясе директоры Айдар Низамов сүз әйтә.

Һәм, кулым белән ишарәләп, әлеге бөдрә чәчле кара егетне күрсәтәм. Шунда… шунда… Иң арткы өстәл яныннан күтәрелеп, безгә таба бер ир килә. Кара чәчле, каратут йөзле. Бу – Айдар Низамов икән, килде, рәхмәт әйтте, сөйли башлады…

Мәҗлестә минем улым Искәндәр дә бар иде, кайтканда, ул мине гел саклады: бишенче трамвайга утыртты, «Совет мәйданы» дигән тукталышта мине төшерде, үз өебезгә кадәр алып кайтты. Рәхмәт инде аңа. Тик өебезгә кергәч, безне ишек ачып каршы алган хатыныма – улымның әнисенә – мин бераз шикләнеп карадым: «вдруг» бу минем хатын түгел, ә кибет идәнен юучы Маша түти?

XVII

Хатип ага Госман докторлык диссертациясен яклады. Мәскәүдәге ВАК (Высшая аттестационная комиссия), гадәттә, диссертацияләрне раслауны ел буена суза. Хатип аганың диссертациясе исә бик тиз расланды. Анекдот чыкты. Имеш, ВАКтагы яһүдләр диссертацияне актарып тормаганнар, тышындагы фамилиягә генә игътибар иткәннәр: «Госман».

– Әһә, бу үзебезнең кеше икән, – дип, бертавыштан диссертацияне раслаганнар.

XVIII

Әдәбият галиме Тәлгат Галиуллинның «Еллар юлга чакыра» дигән исем белән тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы басылып чыкты. Т. Галиуллин – республикада иң яшь ректор, докторлыкны якларга йөри. Радиода әдәбият-сәнгать бүлегенең җитәкчесе Рим Кәримов (Тәлгатнең иң якын дусты иде, мәрхүм) телефоннан чылтырата миңа (иллә дә шәп бәрхет тавышлы иде!):

– Карале, Мөхәммәт, бер юньле эш эшлик әле. Тәлгатнең теге монографиясе турында радиотапшыру эшлик әле алдагы якшәмбе өчен.

Мин:

– Анда кемнәр катнаша соң?

Кәримов:

– Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин һәм университет галиме буларак – син. Кереш сүзне үзем әйтәм. Димәк, килештек. Син бераз әзерләнеп тор: «запись» (магнитофон лентасына язу) иртәгә сәгать унбердә була. Фәрваз да нәкъ шул вакытка килә.

Иртәгесен сәгать унбердә мин радиокомитетта идем инде. Рим үзенең кереш сүзен инде яздырган, миңа сорау биргән. Мин аның сөйләгәнен тыңладым да шундук ялгап алып киттем. Биш-алты минут сөйләдем бугай. Фәрваз күренмәде. Без студиядән чыктык, Римның бүлмәсенә керсәк – телефон. Фәрваз икән:

– Ашыгыч эш чыкты, мин кичке дүрткә генә килә алам, яздыра алырсызмы?

Рим аны көтәргә вәгъдә бирде.

Бер көн үткәч, Рим белән телефоннан сөйләшәбез:

– Фәрваз килдеме?

– Килде, язылды.

– Миннән соң сөйлиме? Ничек ялгадыгыз? Мин сөйләгәнне тыңлаттыңмы?

– Юк, вакыт бик тыгыз иде, туп-туры сөйләп китте. Әйбәт язылды.

– Ну бит ул ялгарга тиеш иде мин сөйләгәнгә. Ул бит минем нәрсә әйткәнемне белми.

– Ялгады, бик әйбәт ялгады.

– Ну, карагыз аны…

Ял көнне радио янында утырам. Менә Рим сөйли. Әйбәт тавыш белән затлы итеп сөйли. Менә бик үк бай булмаган тавышым белән мин сөйлим. Тәлгатнең китабын мактыйм. Менә сөйләп бетерәм. Хәзер бу Миңнуллин ничек итеп ялгый инде?

Дер калтырап утырам.

– Әйе, Мәһдиев хаклы, – дип башлап китә Фәрваз, – мин аның фикере белән килешәм.

Ну, даёт! Тапшыру тәмамлануга, мин Фәрвазга телефоннан чылтыратам:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x