– Карале, Егет бабай… Чынлап та яздан бирле яңгыр яумады мени?
Егет бабай елмаеп куйды:
– Бер дустым бар иде. Черниковкада яши бу, телецентрда эшли. Көн дә шул араны урый инде. Шул сөйли торган иде: «Малай, бер мәлне айнып китсәм, Октябрь проспектын төзеп бетергәннәр.» Теге кич кайтканда исерек була, йоклап кайта икән, иртән эшкә килгәндә – махмырдан, башын да күтәрерлек хәлдә түгел. Ә син соң… Исереп тә йөрмәдең бугай инде…
Искәндәр елмайды гына. Акбабай дәвам итте:
– Мин ул хакта бер нәрсә язган идем. Теләгең булса, сиңа укыйсым килә… – Искәндәрнең ризалык белдерүенә сөенеп, өстәп куйды,– Ләкин ул озын һәм… Ярый, укып карыйм әле…
Искәндәр тәүдә җиңел әйбердер дибрәк уйлаган иде, шуңа бик игътибар бүлеп бетермәде, ә соңыннан аны туктатып, яңадан укырга кушты. Үзе, аңламыйрак калган урыннары булса, соңрак иркенләп тикшерермен дип, сиздермичә генә диктоффонын кушып куйса да, һәр сүзгә диккать биреп тыңлый башлады. Егет бабай үзенә күрә бер канәгатьлек белән, шигырь сөйләгәндәй итеп укырга тотынды:
«Яздан бирле яңгыр яумады.
Җәйнең аяз кояшлы көннәре тәүдәрәк кешеләрнең күңеленә чиксез сөенеч алып килгән иде. Алар шәһәрнең шырпы кабыдай бертөрле йортларыннан табигать кочагына ташландылар, шул хозурда күңел ачып, балык тотып, су кереп рәхәтләнделәр, елга буйларында бала-чаганың чыр-чу килгәне белән аралашып гармун, гитара моңнары, төрле телләрдә җырлаган тавышлар туктаусыз ишетелеп торды, тәмле учак исләре ерак—еракларга таралып борыннарны кытыклады; шушы ямьле көннәрдә ярсызлар ярын тапты, мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр, парлыларның бер-берсенә булган мәхәббәте тагы да арта төште, моңарчы эт белән мәче кебек яшәгәннәре дә иркә сүзләр белән эндәштеләр, сөю назларына бирелделәр; кояш җиргә елмаеп караса, җир кояшка багып балкыды, бу көннәрдә кешеләр генә түгел, бөтен дөнья, бөтен галәм туй итә сыман иде. Ләкин тора-бара тоташ бәйрәмнәр арыта башлады, кешеләрнең күңелендәге яктылык тоныкланып калды, күңелләр генә түгел, хәтта үләннәр, хәтта яфраклар үзләренең соклангыч яшеллеген җуеп караңгылана барды, ә озакламый саргаеп, сәлперәеп, ачлыктан йончыган сабыйдай гарипләнеп калдылар. Җир кояшка карап елмаймады, ул үз тәне буйлап дәртле җырлар җырлап аккан гөрләвекләрне сагынды, гөрләвекләр сутын үз вакытында тиешенчә сеңдереп кала алмаганы өчен өзгәләнде, үзенең язгы ялгышларына үкенгәндәй, ялгыш кына сибәләп киткән ике-өч бөртек яңгыр тамчысын да комсызланып йотты, моны зур бәхеткә санап, атналар буена оныта алмады, шул өч тамчы аның төшләренә керде һәм ул ләззәтле елмаеп уянды да әлеге бәхетнең бары тик төштә генә булуына әрнеп газапланды; әлеге газапларыннан арынырга теләп, ул елгаларны сыгып алырдай итеп кочты, сулар саегып, ярлар тараеп калды; судагы балыкларга һава җитмәде, алар кайнап торган тынчу дөньяларыннан котылырга теләп, ярга сикерделәр, ләкин судан башын сузу белән кояш нурларында кибеп шундук җан бирделәр; Җир яңгыр көтеп тилмерде, яңгыр аның өчен сөю назлары кебек кадерле иде, яңгыр аның өчен бердәнбер яшәү чыганагы иде; ул үзенең сөеклесен көткән гашыйк кебек, азатлыкны көткән тоткын кебек, үз бәхетен көткән мескен кебек күк йөзендә пәйда булыр кара болытларны көтте; әгәр бу мизгелдә аннан:«Нәрсә ул бәхет символы?» – дип сорасалар, ул ике дә уйламыйча:«Кара болыт!» – дип кычкырыр, моның белән генә дә тыелып кала алмас:«Бәхет ул – кара болыт! Кара болыт – бәхет ул! Шуны да аңламыйсыз мени соң?!.»– дип үртәлер шикелле иде…»
Егет бабайның ашкынулы тавышы, тәрәзәгә бәрелгән яңгыр тамчылары белән бергә үрелеп, әллә нинди сәер бер халәт тудыра иде. Кояш нурларыннан коргаксып бер тамчы суга, бияләй кадәрле болытка тилмергән Җир. Инде атнага якын туктамый яуган яңгыр. Шушы капма каршылык, битарафлык пәрдәләрен ертып, әллә нинди уйларга этәрә…
Ләкин тойгылар тирәненә чумарга насип булмады. Ишек шакыдылар да секретарьша кыз керде:
– Егет бабай, сезне шеф чакыра.
Үз әсәренең тәэсиреннән айнып җитәлмәгән карт аңа аптыраулы караш ташлады, азак эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды да:
– Ярый, кызым, хәзер керермен,– дип урыныннан кузгалды.
Егет бабай чыгып бераз тору белән, ишек ачылып китте дә Алсуның башы күренде:
– Искәндәр, диктофоныңны биреп тор әле,– диде ул, бүлмәгә узып та тормастан, һәм сораганын аның кулында күрү белән коридорга эндәште,—Таңчулпан, мин таптым. Искәндәрдән алырсың…
Һәм кайдадыр китеп тә барды. Аның артыннан ук Таңчулпан керде. Ул бер сүз дә дәшмәде. Хәтта күтәрелеп тә карамады. Искәндәр дә ни дип әйтергә дә белми аптырады. Теленә бер юньле сүз, башына ипле фикер килмәде, бары тик йөрәгенең ярсып тибә башлавын тойды да, арка үзәгеннән ләззәтле ялкын узганын тойды. Диктофонны биргәндә, кулы Таңчулпанның бармак очларына тиеп киткәч, аяк астында җир убылгандай бер халәт кичерде, күз аллары томаланды, башы әйләнде. Ишек ябылган тавыштан гына бераз һушына килгәндәй булып, көч-хәл белән урынына барып утырды. «Соңгы вакытта юньләп йокы да күргән юк,– дип уйлады ул, – Җитмәсә, аракы да күп эчелә. Ял итеп алырга кирәк. Ял кирәк. Юкса, бөтенләй аяктан егылуың бар…»
Читать дальше