Әлеге төше мәгънәсез бер саташу кебек тоелса да Таңчулпан аның тәү карашка ярылып ятмаган асылын табарга тырышты. Ни өчен оныта алмавын ул инде күңеле белән тоемлый иде. Әйе, аны арканга әверелеп киткән үрмәкеч авыннан коткаручы егетнең кем икәнен ул белә, аның Искәндәргә тамчы судай охшаган булуын бер мизгелгә дә хәтереннән чыгара алмый, шул ук вакытта бу хакта кычкырып әйтергә түгел, ачыктан-ачык уйларга да курка, бу турыда уйлау үзе генә дә баш китәрлек гөнаһ кебек тоела иде. Ләкин уйламыйча да булдыра алмый, ул егетнең төс-кыяфәте генә түгел, тавышы да тач Искәндәрнеке иде бит. Төшендә әйтелгән: «Бу – мәхәббәт яңгыры» – дигән сүзләре белән аның бүген кереп «Сак-Сок» бәетен соравы арасында да, хәтта Таңчулпанга караш ташлап:«Кавыштырам мин аларны» – диюләренә кадәр, ниндидер яшерен сер, яшерен бәйләнеш бардыр сыман тоела иде. Бу очраклы хәл генә түгелдер, очраклылык болай ук була алмыйдыр, бу – күкләр ихтыяры белән генә була ала торган гайре табигый хәлдер сыман иде.
Үз уйларының һаман саен тирәнгәрәк сөйрәвеннән курыккан Таңчулпан урыныннан торып электр чәйнүген кушты:
– Бер юньле эш чыкмый әле. Чәй эчеп карарга кирәк.
– Мин дә шуны уйлап тора идем, – дип елмайды Алсу, – Баядан бирле бер сүз язалмадым. Искәндәр дөрес әйтә ул:«Язучы ике генә очракта өстәл артында утырырга тиеш: я башында юньле фикер булса, я табында ашы булса. Әлбәттә, җилкәсендә башы булса…»
Фәндидә кызларга елмаеп күз йөгертте:
– Искәндәрне телдән дә төшерми башладыгыз әле. Хәерлегә булсын.
– Ә нигә?.. Үзебезнең даһи бит.
– Һәр даһида аз гына Иблислек кушылган була,– дип елмайды Фәндидә, – Яратып кына әйтәм, кызлар, сак булыгыз.
Таңчулпан бая чәй эчкәннән юылмый калган савыт-сабаны алып, юыну бүлмәсенә ашыкты. Искәндәр хакында сөйләшү аңа рәхәт тә, куркыныч та иде. Аннан соң, Фәндидә апаның сүзләре ничектер авыр булып ишетелде. Бу юлы Алсуның Искәндәрне яклашуы да ничектер эчен пошыргандай булды, ник гел шуны гына сөйләп тора әле ул? Кеме әле ул аның?
Савыт-саба юып килгәндә каршысына Искәндәр очрады. Таңчулпан ничектер тертләп китте дә адымын тизләтте. Искәндәрнең берәр сүз әйтеп, кызартуыннан курыкты. Тик ул дәшмәде генә түгел, аның ягына борылып та карамады, ул Таңчулпанны бөтенләй күрмәде дә бугай, ул Таңчулпанның дөньяда барлыгын бөтенләй оныткан иде бугай. Моны тоюдан күңеленә авыр булып китте, ул үзен нәрсәгәдер алданган сабый кебегрәк итеп сизде.
Таңчулпан кергәндә бүлмәдәгеләр яңа темага күчкәннәр иде инде.
– Юк, барыбер, шәригать кануннары безнең өчен ничектер сәеррәк инде хәзер,—дип бәхәсне дәвам итте Алсу,– Ир-егетләргә күтәрелеп тә карарга ярамый, имеш. Җәмәгатеңә хыянәт итү – гөнаһ, ансы аңлашыла. Хыянәт бер канунга да сыймый. Ә ирләргә күз салырга ярамый дигәне…
Фәндидә серле генә елмаеп куйды. Ә дин мәсьәләләрендә күпне белгән Хәдичә, җитдилеген җуймыйча үз фикерен алга сөрде:
– Хыянәт – гөнаһ. Ә хыянәт итү турында уй йөртү икеләтә гөнаһ. Чит-ятлар турында хыяллануны ходай тәгалә бер вакытта да кичерми.
Таңчулпан тертләп китте. Ләкин үзен шундук кулга алды. Нинди гөнаһ кылды әле ул? Кем хакында хыял йөртте? Уйларыннан Алсуның каһкаһәле тавышы бүлдерде:
– Димәк, мин, тәүбә-тәүбә, чит ир белән йоклап чыгам икән, мин хыянәт итү турында уйлаудан да бәләкәйрәк гөнаһ кылам булып чыга?!. Димәк, күзеңне четердәтеп йом да, бер нәрсә уйламыйча, очраган беренче ир-атның куенына сикер! Һәм гөнаһтан азат буласың. Мантыйк кайда соң монда?
– Бөтен нәрсә уйдан башлана, – дип бик җитди дәвам итте Хәдичә, – Яхшысы да, начары да. Шуңа күрә, яхшы уйда булганнар начарлык кылмый. Мантыйгы шунда аның.
Мондый фәлсәфи бәхәсләр редакциядә еш була һәм журналистлар аны «фикер чарлау» дип йөртә иде. Башка вакытларда аңа Таңчулпан да кушылып китә, бер кайчан да диярлек уртак фикергә килә алмасалар да, бу үз уйларыңны тәртипкә китерергә булыша. Тик бүгенге тема Таңчулпанга эч пошыргыч булып тоелды, хезмәттәшләре, үзләре дә сизмәстән, Таңчулпанның иң тирәнгә яшерелгән хис-тойгыларын казып чыгарырга тырышалар сыман иде.
– Әнә, урамда яңгыр коя,– дип куйды Фәндидә, әлеге бәхәсне икенчегә юнәлтергә теләгәндәй,– Кояш нурын күрер вакыт та бит…
Хәдичә аны шундук элеп алды:
– Изгелек белән бозыклык та кояш нуры белән яңгыр кебек. Тик изгелек нурына үзе теләгәннәр генә коена ала. Ә яңгыр үзе теләмәгәннәрне дә чылата.
Таңчулпан бер нәрсә дә әйтергә теләмәгән иде. Тик урамга карау белән бүген күргән төшен хәтерләде һәм үзе дә сизмәстән теге сүзне пышылдады:
Читать дальше