Капка шыгырдап ачылды. Аның шыгырдауы ничектер җанымны кырып алган сыман булды. Мин, әлеге шомлы тавышның тагын кабатлануыннан куркып, аны тиз генә ябып куйдым, тик ул тагы да куркынычрак булып шапылдап ябылды. Моңа игътибар итмәскә тырышып, ашыгып ишеккә уздым. Тизрәк өйгә керергә теләп ишек тоткасын тарттым. Тик ишек ачылмады. Мин тагы тарттым. Ачылмады. Ул эчтән бикле иде. Күңелгә шик йөгерде. Картый көндезләрен ишек бикләп утыру түгел, аны төнгелеккә дә ачык калдыра торган иде бит. Нәрсә булды икән?
Хәтсез генә дөбердәткәннән соң, эчтән аяк тавышлары ишетелде. Ишек янына җиткәч, ул туктап калды. Тыңлап торды. Мин тамак кырган булдым.
– Кем йөри анда?
– Мин бу, картый…
– Син кем?
– Илһам.
– Минем Илһамым шәһәрдә әле.
Аяк тавышына карап мин аның китәргә җыенганын шәйләдем дә елардай булып кычкырып җибәрдем.
–Картый, мин кайттым бит… Кичке автобус белән… Өшедем, керт инде…
Җавап ишетелмәде. Веранда тәрәзәсен каплап торган пәрдәнең бер чите ачылды да картыйның курку катыш сагаюлы йөзе күренде. Ул озак кына мине өйрәнеп торды.
–Мин бит бу, картый. Танымыйсың мени.
Ул дәшмәде. Ниндидер дога укый-укый ишек янына килде дә аны ачып җибәрде. Кулындагы очлы таягын миңа төбәп, тагы бераз карап торды.
–Кем икәнеңне ник башта ук әйтмәдең,– диде ул мине ишектән тартып алып,– Кер тизрәк. Котымны алдың бит.
Мин аның:“Кайттыңмы, балакаем! Исән-таза гына яшисезме?!” – дип, кочаклап алуын көткән идем, тик ул ишекне келәләргә ашыкты. Аннан соң миңа тагы бер сынаулы караш ташлады да өй эченә этәрде:
– Бар, кер тизрәк. Катып үләсең бит.
Пычрак аякларыма карап, кыенсынып торуымны күреп, кулымнан ук эләктереп алды:
–Әйдә-әйдә, кергәч юарбыз.
Өйгә узгач, миңа җылы су, коры киемнәремне әзерләп бирде дә табын корырга тотынды. Шул арада әти-әниләрнең хәлен сораштырып алды, мин җавап биргән булдым, үзем дә хәл белештем. Ул җавапсыз калды.
Мин инде ник авылга кайтканыма чынлап торып үкенә башладым. Картыйны, әйтерсең, алыштырып куйганнар иде. Башка чаклардагы сыман кочаклап та алмады, янымда өлтерәп тә йөрми, алып кайткан күчтәнәчләргә дә бик исе китми. Кыскасы, ул минем авылга кайтуыма тамчы да шатланмый, киресенчә, хәвефләнә генә иде сыман. Чәй эчкәндә сүз арасында гына: “Укуларыгыз шушы вакытта ук бетә мени соң?” – дип сорап, кайчанга кадәр торырга уйлавым белән дә кызыксынып куйды. Мин: “Белмим әле…” – дип кенә җавап бирдем. Мин чынлап та белми идем әле. Бәлки, иртәгә үк кире сыпыртырмын. Бәлки… Шундый зур өметләр белән кайтып, шулай тиз китүең кызганыч, әлбәттә. Тик нишлисең…
–Ишегалдында бер тавыш та ишетмәдеңме? – диде ул табыннан кузгалгач, – Халисә апаңнарның өй түбәсеннән?
– Юк. Ә нинди тавыш?
Ул җавап бирмәде. Дәшми-тынмый гына яныма килде дә назлы итеп кочаклап алды. Башымнан сыйпады. Һәм елап җибәрде. Мин нәрсә уйларга, ни әйтергә дә белми катып тордым.
– Кичер мине, балам…—диде ул аннан соң, – Сине ишек төбендә күшектереп тордым. Котыбызны алып бетерде бит, каһәр… Көндез урамга чыгарга курыкмый идек әле… Бүген көне бигрәк шомлы…
Мин дәшмәдем.
Автобуста сөйләнеп кайткан карт белән карчык искә төште. Димәк, аларның сүзе хак булып чыга… Эх… Бәлки, алай да түгелдер әле…
– Картый, ә Халисә апалар ни хәлдә соң?
Картый бертын сүзсез торды.
– Менә дигән күршеләрем иде, – диде аннан соң, – Шул зәхмәттән куркып күчеп киттеләр. Галимәрдән исән булса, алай итмәс иде. Ә башка ирләр… Шуны менеп карарлык бер җүнле ир табылмады. Төнлә түгел, көндез дә менүче юк.
– Алар урынына кем килде инде?
– Кем килсен?! Зәхмәт оясында кем яшәргә теләсен?!.
– Нинди зәхмәт соң ул?
– Убыр инде. Сезнеңчә, бампир була. Кан эчүче.
Башка вакытта булса, бу сүзләрдән кычкрып көлер идем. Әмма картыйның куркудан зур ачылган күзләренә, маңгаендагы җыерчыкларга, иреннәренең җиңелчә дерелдәвенә карап, мин дә шүрләп калдым. Урамдагы үле тынлыкны, аның ишектән кертми торуларын искә төшердем дә тәнем эсселе-суыклы булып китте, беләкләремдә каз йоны калкып чыкты.
– Төн җитүгә нәрсәдер уларга тотына. Тавыш башта сызгыруга тартым була. Үкерүгә дә охшап китә. Кайвакыт ул көндезләрен дә кабатлана, – дип тезеп китте картый шомлы тавыш белән, – Алай гына булса, бер хәл иде әле. Бер мәлне Халисәләрнең сыерының муенында кан эзе күренде, ә икенче көнне ул кан сия башлады да бераздан егылып үлде. Озакламый ихатадагы сарыкларының бугазын чәйнәп киттеләр. Тиздән күрше-күләннекенә ябештеләр. Минем дә дүрт сарыгым әрәм булды…
Читать дальше