Аның ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләве, иң кадерле кешеләренә көтелмәгән әйбәтлек ясарга маташуы үзенә аянычлы хәлат булып кайтты. Беркемгә дә бертуктаусыз ярдәм итеп булмый. Хәтта ул үзеңнең әткәң-әнкәң булса да. Алай гына да түгел әле ул… Синең әйбәтлегеңне ятлар бәяли алмаска мөмкин… Ләкин синең игелегеңне, яктылыгыңны, ихласлыгыңны бәяли белмәгән ата-ана иң кабәхать кеше булып күренә. Чөнки син аларга ышанасың, бөтен күңелеңне әйләндереп саласың, кесә төбендәге соңгы тиеннәреңне кырып бирәсең – ә алар моны күрә һәм бәяли белми. Дөньяның бөтен чит-ят кешесе рәхмәт укыр иде, ә болар уйлап та бирми. Тиргиләр әле өстәвенә… Бала гына булгач, аны без карап үстердек, ул безнең өчен чәче белән җир себерергә тиеш дип уйлыйлар микән? Ата-аналар, сез нәрсә, балаларыгызны үзегезгә мәңгелек кол булсын дип табасыз мени?
Кеше үзаллы фикер йөртә алган көннән алып беркемгә дә буйсынырга бурычлы түгел. Хәтта ата-анасына да. Сез аның күңеленә мәхәббәт сеңдерә алгансыз икән, ул сезгә һәрдаим ярдәм итәр. Әмма ул сезгә бурычлы түгел. Ул шәхес һәм сезне дәвам итүче буларак бурычын түләгән инде. Сезнең аңа басым ясарга бер хакыгыз да юк. Балагызның өлкәнлеген һәм үзаллылыгын кичерә алмыйсыз икән, тапмаска иде.
Әллә мин теләп алган балагыз булмадыммы? Кемнеңдер бәйрәменнән эчеп кайткач котырып киткән хисегезнең нәтиҗәсе идемме? Кинәт ялкынсынып киткән тойгыларның физиологик чагылышымы? Яки арзан хакка сатып алган презервативыгыз ертылып киттеме? Яки аборт ясатырга соңлаган булып чыктыгызмы, акчагыз җитмәдеме? Ни өчен яратмыйсыз соң? Әти-әни үз баласын яратырга тиеш ич инде… Хәтта сез мине ялгышлык нәтиҗәсе дип уйласагыз да ходай сезгә баланы бер дә юктан гына бирмәгән ич. Бу кешеләрнең дә җаны, каны дәвам итсен, болар да мәңге яшәү бәхетенә лаек булсын дип баланы ул сезгә ышанып тапшырган. Бала ул сезнең киләчәк тормышыгыз. Бала ул мәхәббәтнең, гомернең дәвам итүе. Ул кешенең гомерен мәңгелек итүче көч…
Бу үпкәләү дә, күз яшьләре дә түгел иде. Бу әрнүле тойгыларның аң белән кушылып кан тамырлары буйлап агуы, җанның чәбәләнүе иде. Ул бар нәрсәдән котылырга теләп күзләрен йомды. Күзләрне вакытлыча йомып кына котылып булмый шул, котылырга теләсәң – аларны мәңгелеккә йомарга кирәк. Тик мәңгелеккә йому өчен дә көч таләп ителә, бу һәркемнең кулыннан килми – вакытлыча күзеңне йомганда да керфекләрең калтырана башлый икән, мәңгелек турында нинди сүз булсын инде.
Илнур да бик теләп үз-үзенә кул салыр һәм күңелен игәгән тойгылардан бөтенләйгә котылып калыр иде. Тик мондый адымга барыр өчен ниндидер чиктән ашкысыз зур сикәлтә кирәк. Үкенүдер бәлки… Бәлки, бөтен нәрсәдән өметең өзелеп, яшәү мәгънәсен чуалтудыр. Юк… Берничек тә әйтеп була торган хәл түгел… Тик Илнурның бүген үләсе түгел, ә үтерәсе килә иде. Ул бар. Ул хаклы. Һәм ул гел авыр хәлгә кала… Хаклылар һәрвакыт авыр хәлгә кала икән, димәк, бу җәмгыятьтә нәрсәдер дөрес түгел. Димәк, мондый җәмгыятьне юк итәргә кирәк… Һәм яңадан төзергә…
Кран төбеннән су тамчылап тора иде. Илнур суны ныграк агызгач, тамчылар тавышы кечерәеп калды, ахырдан, колак өйрәнгәч, бөтенләй ишетелми башлады. Ләкин әнисенең ачы тавыш белән чәйнәнеп йөрүен су чыжылдавы да баса алмады. Ул тавыш һаман һөҗүм итте, һаман җанны талады:
– И, үз бәхетсезлекләремә генә тапканмын икән! Ни укуыннан куылды, ни эшкә урнаша алмады… Шул хәтле бала булса да булыр икән, югыйсә өсте бөтен тамагы тук булсын дип күпме тырыштык бит инде… Аңламаса да аңламас икән кеше… Кабәхать! Җир бит! Эчеп кайткан бит… Аягында да басып торырлык түгел…
Илнур суны куша. Ишетәсе килми бу сүзләрне. Болай да бөтен тәне сызлый, болай да җаны әрни… Ләкин әнисенең сүзләре бөтенләй басылып калмый, ишетелә барыбер.
– Абыйсыннан үрнәк алсын иде, ичмасам. Абыйсы кебек булсын иде… Балакаем, үз тырышлыгы белән әйбәт эшкә урнашты, кеше булды…
Абыйсы турында искә төшерү Илнурның җанын тагы бер тапкыр айкап чыгара. Ул су агымын көчәйтә төшә. Ванна шүрлегеннән наушнигын табып, телефонындагы музыканы акырта. Менә хәзер рәхәтрәк, һич югында әнисенең тавышы ишетелми.
Һәм дөньяга булган рәнҗешләренең барсын да үз шүрлегенә куярга азаплана.
Әти-әнисен беркадәр аңлый инде ул. Күңеле белән алар ягында. Гомер буена намуслы хезмәт итеп, гаделлек яклы булып яшәгән гади кешеләр. Бөтен тапканнары – хәләл көчләре белән. Ләкин мөлкәткә табына торган дөньяда алай итеп яшәп бернигә дә ирешеп булмый икән. Алар да берьюлы әлләничәшәр эштә эшләсәләр дә артык мантый алмадылар, гомер буена очын-очка ялгап гомер иттеләр.
Читать дальше