– Һә, коткаручы булырга теләдеңме?…
– Герой буласың килдеме?..
Һәм башта калкып чыккан уйларны да өзәрлек итеп тибәләр. Типсә тимер өзәрлек, дигән сүз бар бугай… Болар уйларны да өзә…
"Герой буласың килдеме?.." Әллә нинди сәер дәвер бу… Батырлык хөрмәттә булырга тиеш бит инде, үз геройларын кешеләр югары бәяләргә, аларга тиңләшергә омтылырга тиешләр. Һәрхәлдә, элек-электән шулай килгән. Ә бүгенге тормышта ниндидер батырлык кылган кешеләргә сантыйга караган кебек карыйлар: акылы аек, пстихикасы дөрес булса кеше мондый адымга барырга тиеш түгел, дип уйлыйлар. Хәтта үткән заманнарның каһарманнарын да төрлечә пычратырга, аларның бөеклеген кимчелек итеп күрсәтергә теләүчеләр бар. Намус, гаделлек, кешелеклелек кебек төшенчәләр дә шундый ук хәлдә. Әгәр кем беләндер сөйләшкәндә бу хакта авыз ачасың икән, ул сине тыңлап та тормый, йогышлы чирең барлыгын белгәндәй, тиз арада китәргә ашыга. Монда да нәкъ теге фильмдагы шикелле: тышы бер төрле, эче – бүтән. Кешеләрнең генә түгел, хис-тойгыларның да, һәртөрле билгеләмәләрнең дә…
Ә аның чынлап та герой буласы килә иде. Үз Ватанын илбасарлардан азат иткән ата-бабаларына тиң егет булырга тели иде. Ил бит инде ул. Илне ирләр якларга тиеш. Халык өчен, илдәге кешеләр өчен ирләр җаваплы булырга тиеш. Тик аның бу теләкләрен уртаклашырга атлыгып торучы юк, шунлыктан җаны телгәләнә һәм тормышның һәр күренеше диярлек җан җәрәхәтенә тоз сипкәндәй тоела иде.
* * *
Кеше нинди авыр хәлләргә калып кайларда гына егылса да аның яклаучы фәрештәсе була, диләр. Аңа да үз фәрештәсе килеп сарыла. Җирдә бөгәрләнеп яткан гәүдәсен канатлары белән каплый да:
– Хәлең ничек синең? – диеп сорый.
– Ыһһы, – дип җавап бирә Илнур һәм керфекләрен күтәреп карый. Төнге парк караңгылыгын ертып, якты нур булып аның янында фәрештә басып тора. Йөзеннән ягымлылык, наз, ярату бөркелә. Илнурны ышыклар өчен җәелгән канатларыннан якты нур тама.
– Тор, – ди ул, – Монда ятма. Никадәр авыр булса да торып басарга тырыш. Аунап ятучыларның кадере юк. Хәтта алтын булсалар да.
Илнур торырга маташа. Тик буыннары тотмый. Егыла.
– Син көчле, – дип дәрт өсти фәрештә, – Син аягыңа басарга тиеш.
Илнур тагын торырга маташа, дүрт аяклап, сабый бала сыман мүкәйләп беркадәр бара, аннан бераз күтәрелә төшеп аякларына баса да чайкалып тора. Тирә-ягына каранып ала. Нәрсәләр булганын, үзенең ничек шушы хәлгә төшкәнен хәтерләргә тырыша. Төн. Караңгылык. Агачлар. Кошлар тавышы. Кайдадыр якында машиналар шавы ишетелә… Бөтен тәне сызлый. Сулыш алган саен нәрсәдер чәнчеп-чәнчеп куя. Аз гына көчәндергән саен аяк буыннары өзелеп китә… Нәрсә булды соң бу?
– Кыйнадылар сине, – ди фәрештә, аның йөзе күренми, сүзләре ишетелми, ни әйткәнен Илнур сүзсез дә аңлап тора, – Синең әйбәтлегеңә кабәхәтлек белән җавап бирделәр.
Һәм ул барсын да исенә төшерә. Күңелен чиксез әрнү биләп ала. Ул бит әйбәтлек эшләргә, кемгәдер ярдәм итәргә теләгән иде. Ләкин аның әйбәтлеген кабул итмәделәр… Гомер буе шулай булды бугай. Кабул иткән хәлдә дә гарипләп кабул иттеләр. Әйбәтлеккә урын юк микәнни соң бу дөньяда?
– Кешеләргә беркайчан да яхшылык кылма, – ди фәрештә, – Аларның берсе дә моңа лаек түгел. Хәтта әти-әниең дә.
Аның соңгы сүзе бик сәер булып ишетелә. Әти-әниләргә игелек эшләргә кирәк. Монсы канга сеңгән нәрсә. Шуңа Илнур:
– Кем син? – дип сорарга мәҗбүр була, – Ник алай дисең?
– Мин синең фәрештәң. Син – минем Аллам.
– Мин алла түгел.
Фәрештә елмайган кебек итә:
– Син – алла. Синең кебек әйбәт кешеләрнең барсы да – алланың бер өлеше, димәк, алланы бербөтен итүче.
– Ә калганнары? – дип сорый егет, үзе яклашырга теләгән теге кызны күз алдына китереп, – Калганнары кем?
– Алар – чүп.
Ә бәлки чынлап та шулайдыр ул. Үзенә карата кылынган игелекне кабул итә алмаучылар, аңа начарлык белән җавап кайтаручылар, бәлки, чынлап та чүптер… Ләкин фәрештә Илнурга уйланып торырга ирек бирми.
– Син өеңә кайт, – дип таләп итә, – Әле без тагын очрашырбыз.
Һәм юкка чыга.
* * *
Фәрештә юкка чыгу белән Илнурның күз алдында ир-егет гәүдәсе пәйда булды. Кыйналудан томаланган аңы белән егет аның кем икәнен аңлап бетерә алмады. Уртача буйлы. Ныклы гәүдәле. Ул китәргә җыенган җиреннән тукталып, Илнурның чайкалып атлаганын бераз карап торды да кире килеп култыклап алды. Куллары көчле иде.
– Ярый, болай кайтып җитәлмисең инде син. Әйдә, безнең Үзәккә кагылып чыгабыз. Өс-башыңны карарсың, үзеңне тәртипкә китерерсең…
Читать дальше