Марат Кәбиров - Сагындым. Кайт инде

Здесь есть возможность читать онлайн «Марат Кәбиров - Сагындым. Кайт инде» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Год выпуска: 2019, Жанр: Фантастика и фэнтези, Социально-психологическая фантастика, на русском языке. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сагындым. Кайт инде: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сагындым. Кайт инде»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Гадәти генә яшәп яткан җирдән вакыт кинәт сикереш ясый, кешелек сәер һәм коточкыч чорга аяк баса. Бөтен җәмгыять берничә йөз кешедән генә торган элитаны хезмәтләндерү өчен асрала. Һәр адымда хыянәт каршы ала, һәр почмакта мәкер сагалый. Адәм баласының котылыр юлы юк, ул һәлакәткә дучар. Ләкин…Марат Кәбиров – иң күп укыла торган татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә дә эшли. Күпсанлы китаплар авторы.

Сагындым. Кайт инде — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сагындым. Кайт инде», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Юк, син әле моны сизмисең дә. Акча башта синдә генә бетә. Тирең түгеп, көнне төнгә ялгап эшләгәнең табыш китерми, әллә инде синең хезмәтеңә кешеләрнең мохтаҗлыгы кими, әллә башка сәбәп килеп чыга… Хәер, ансы бик мөһим дә түгел. Акчаң бетә, аны бик тиз табу юллары да томаннарга кереп юкка чыга. Ә син ары барып сугыласың, бире бәреләсең – файдасы юк. Балаларның бәхет авазларын, челтерәтеп көлү тавышларын әллә нинди салкын җилләр урлый, күзләренә сагыш пәрдә кора, алар сиңа авыр сүз әйтмиләр, алар синнән нидер көтә генә; хатыныңның күзләренә карап бәхет күлләренә чумалмыйсың, үз-үзеңне Гераклдай итеп, кодрәтле зат итеп тоялмыйсың, ә фәрештәң синең күзгә карый, нидер көтә, нидер өмет итә; син аларның нәрсә көткәннәрен ачыклардан-ачык төшенәсең, һәм бер вакыт теге дусларыңны, иң-иң якын, якты дусларыңны шатлык белән искә төшерәсең, алар сине газапларга бирмәс, алар сине яклап-саклап калыр, аягыңнан язсаң, аяк булыр, канатларың сынса, канат булыр; һәм син ялгыз түгеллегең аңлап, күңелең тулы якты өмет белән, якын дусларыңның беренчесен эзләп табасың, элек тибеп кенә ачып кергән ишек янына барып басасың да тәвәккәлләп ишек кагасың, дустың сине колачларын җәеп ихлас шатлык белән каршы ала, шундук табын кора, шәраб коя, гапь куера һәм син кыяр-кыймас кына хәсрәтеңне ачып саласың, дустың сине диккать белән тыңлый, җылы сүзе белән юата да зур борчылу белән әйтеп куя:« Синең өчен бер ни жәлке түгел, җанымны да бүлеп бирер идем, тик, гафү ит, акча бирә алмыйм, үземнең дә көймәм комга тигән, бер тиенгә тилмереп йөргән чагым…»; бу дустыңның ихлас күңел белән син дип борчылганын аңлыйсың да аның авыр хәлгә калганында ярдәм итә алмаганың өчен кайгырасың, дустың әйбәт, дустың алтын кебек, ул җанын да бүлеп бирер иде, ләкин сиңа бүген җан кирәкми, сиңа бераз гына акча кирәк; күңелең тулы сүнмәс өмет белән икенчесен эзләп китәсең, ул елмаеп сиңа каршы чыга, синең якын дустың икәнлеген һәрбер хәрәкәте әйтеп тора, әмма гозереңне ишетү белән, аны, гүя, кемдер алыштыра:«Кешедә акча булыр вакыт мени?!» – ди ул һәм син тулысынча килешәсең, кешедә акча булыр вакыт түгел, шундый авыр мәлдә дусларыңны кыен хәлгә куеп йөргән өчен үз-үзеңә нәфрәтең арта, җинаятьче булып тоеласың, ләкин синең башка бер чараң юк, сиңа акча кирәк, бүген кирәк, өзек өметеңне ялгый-ялгый, өченче дус янына юл аласың; дусларыңның берсен калдырмыйча урап чыгасың да, бер нәрсәгә ачык төшенәсең – бу дөньяда акча беткән икән.

Бар дөньяда акча беткәнлеген инде җирдә бөтен кеше белә, син беләсең, бар дусларың белә, тик хатының гына аны белми, ул гына да түгел белергә дә, хәтта аңларга да теләми ул, аның наданлыгы җанга тия, шул кадәр дә надан булып яшәп була микәнни соң дип әрнисең, ә ул һаман үзенекен тукый:«Балаларга юньле кием кирәк, ә табынга тәмле ризык кирәк»; син үзең дә аны чамалыйсың, кирәк икәнлеген яхшы аңлыйсың, ләкин бер нәрсә дә кыла алмыйсың – чөнки Җир шарында акча беткән; ә хатының, надан, шуны сизми, ул һаман да үзенекен сөйли:«Кибетләр бит, никтер, һаман эшли, алны-ялны белми базар гөрли, бар урында гигант сәүдә бара, кеше нидер сата, сатып ала… Нишләп акча бетсен бу дөньяда?!»

Син дөньяга тутырып карыйсың да моңа кадәр күрә алмаганны күрәсең: чынлап та бит, кемдер сата икән, кемдер сатып ала икән бит, алар арасында чит-ятлар да, якын дусларың да бар икән…

Кинәт дөнья якты елмаюын салып ата… Күктә кояш якты елмаймый бит, кояш анда бөтенләй юк икән, күк йөзендә кара болыт туе, болытлардан таш тамчылар тама, таш йортларның биек түбәләре яшен суккан агач сыман көйгән икән, шул йортларда җан асраган кешеләрнең уй-хисе дә, теләк-нияте дә, сөйләр сүзләре дә, хәтта йөзләре дә кара икән. Урамнарда бетмәс чүп-чар булып кешеләрнең җимерелгән хыяллары, өзелгән өметләре, алданган ышанычлары елап ята, аларның иңрәүеннән күңелләрне чиксез сагыш баса, үзеңне рәнҗетелгән гарип балалар янындагыдай тоясың. Җирнең рәнҗетелгән гарипләре…

Һәм кешеләр елмаюын сала… Һәм аларның чын йөзләре ачыла… Һәм җаныңны чиксез шом богаулый…

Бу планетада күптән инде кеше дигән төр югалган икән, аны күптән комсыз карашлы һәм үткен тешле монстрлар алыштырган, төрле ерткыч-җанварларны хәтерләткән бу мутантлар үзләренең нәфсесен канәгатьләндерү өчен, хәтта нәни генә өстенлекләр өчен иң-иң якыннарының бугазына ябешергә әзер. Балалар да (хәтта балалар да!) ерткычлыкка табынып үсәләр, алар әнкәләрен коткән карчыга балаларыдай, авызларын ачып кычкыралар:«Карыным ач, кан бирегез миңа! Карр-карр… Канн-канн…» Ә әти-әниләре аларның ерткычлыгына сокланып карый, явызлар дөньясына аяусыз шәхесләр әзерлиләр…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сагындым. Кайт инде»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сагындым. Кайт инде» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сагындым. Кайт инде»

Обсуждение, отзывы о книге «Сагындым. Кайт инде» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x