Шундый хыяллар астында җиңеләеп, утырган урынымнан сикереп тордым. Хуҗалар тәкъдим итмәс борын ук, рюмканы кулыма алдым һәм, театрдагы төсле ялкынланып, багышлау рече сөйли башладым:
– Иптәшләр, бу бокалымны мин авылыбызның мәдәни көчләре исәнлегенә…
Бу урында минем күзләрем ничектер Гаяз күзләре белән очраштылар. Аның рәхимсез төс алган кара күзләре миңа туктарга кушалар иде. Мин аны бик яхшы аңладым. Ләкин күңелемдә туган мин-минлек тойгысы миңа туктарга ирек бирмәде, мин Гаязның күзе белән генә әйткән уйларына кычкырып җавап бирдем:
– Курыкма, Гаяз, мин үземнең кайда икәнлегемне онытмыйм, кайда икәнлегемне бик яхшы беләм.
Низамыйның йөзенә бер секунд эчендә өч-дүрт төрле чырай чыкты. Күзләре бер ачылып, бер кысылып Гаязга төбәлделәр. Гаяз кинәт кызарды, кинәт агарды. Күзләре кысылып кискенләштеләр. Мин берсенә дә әһәмият бирмәдем, бары да көлке тоелды. Үземне җиңүче хисаплап кычкырып көлдем дә башлаган сүземне дәвам иттердем:
– Әйе, авылыбызның мәдәни көчләре исәнлегенә, мәҗлесебезнең чәчәкләре Маһибикә туташ белән Зоя иптәшләр исәнлегенә күтәрәм. Ягез, минем белән.
Гаяз ашыгыч рәвештә рюмканы кулына алды да: «Миңа коньяк ярамый, эчә алмыйм», – дип, читкә куйды. «Коньяк» дигән сүзне аерым басым белән әйтүеннән миңа да эчмәскә кушканлыгын аңладым. Ләкин күңелемдә туган тискәре мин-минлек тагын котыртты мине, батырланып кычкырып җибәрдем:
– Ә менә мин күтәрәм!
Мин сары эчемлек белән тулы рюмканы авызыма китердем. Коньякның авыр исе миңа ягымлы тоела иде. Эчәм генә дигәндә, тыштан, урамнар арасыннан, ерактан, тирәннән яңгырап, Имәли шакылдавыгы ишетелде:
– Тук-та… тук-та… тук-та!..
Кинәт бөтен тәнем өшеп китте. Батырлыгым каядыр югалды. Хәлсезләнеп, урындыгыма ишелдем, йөзем өстәлгә капланды…
Гаяз, урыныннан торып, минем яныма ашыкты:
– Җитте аңа, ул исерде, аның бит беренче эчүе, – диде ул, ниндидер ярым пышылдап чыккан шомлы тавыш белән Низамыйларга аңлата башлады.
Ләкин ул минутта мин айныган идем инде. Имәли шакылдавыгы мине тәмам акылыма китергән иде. Моннан берничә минут кына элек эшләгән эшләремә үкенә идем. Шуңа күрә дә Гаязның мине, исереккә хисаплап, Низамыйлардан араларга тырышуы миңа бераз тынычлык бирде, һәм мин юри башымны исереккә салдым. Низамый, минем шикле сүзләремә бөтенләй әһәмият бирмәгән кеше төсле, тынычландырырга теләде:
– Зарар юк, ашагач җиңеләя ул. Йә, Гаяз, тынычлан, Ильяска берни дә булмады. Шулай бит, Ильяс, берни дә юк бит?
Мин йөземне күтәрмәдем. Гаяз, кулбашларымнан кочып, мине ишегалдына чыгарга өнди башлады:
– Әйдә, Ильяс, бераз һава алып кер, – диде.
Әйе, бу минутта миңа Гаяз белән бергә ишегалдына чыгып, саф һава алу кирәк иде.
Мәҗлестә урнашкан тирән тынлыкны бозмыйча гына, ишегалдына чыктык. Тышта көнбатыштагы кызыллык бетеп җитмәгән булса да, йолдызлар белән бизәлгән җәйге төн урнашкан иде инде. Гаяз мине бакча эченә алып кереп, баягы өстәл янындагы эскәмиягә утыртты. Безнең белән бергә чыккан Низамый өйгә кереп киткәч, миңа акрын гына сорау бирде ул:
– Син чынлап ук исердеңме, Ильяс?
– Юк, Гаяз, мин исерә генә башлаган идем, хәзер айныдым инде… Ә син Имәли шакылдавыгын ишеттеңме?
– Мин аны сиздем, Ильяс, шул айнытты сине, югыйсә…
– Чынлап та, Гаяз, бик нык эшне бозып өлгердем бугай?
– Бик нык боздың. Без аларның кем икәнен күреп кенә калмадык, үзебезнең кем булуыбызны да аларга күрсәттек. Анысы кирәкми иде. Тик артык зарар юк, алары турында соңыннан. Ә бүген безгә шул җитте. Хәзер тыныч кына пилмәннәрен ашарга да кайтып ятарга кирәк. Хәзер син айны, кызлар сүз кушса, елмайган бул, елмаясың килмәсә дә елмай. Көчләп елмая белмәсәң, әнә Низамыйдан өйрән. Үзең башлап сүз ачма, булдымы? Калганын үзем башкарырмын, әйдә…
Безне каршы алырга Маһибикә чыкты.
– Йә, Ильяс абый, беттеме? – диде ул, сул як беләгемнән култыклап алды.
– Зарарсыз, берни дә булганы юк, – дип елмайдым.
Өйдәгеләр дә елмаеп каршы алдылар. Маһибикә мине җитәкләгән килеш сөйләнә-сөйләнә керде:
– Күрдеңме, абый, без аны сәламәтләндердек, аңа берни дә булганы юк. Шулай бит, Ильяс абый, берни дә булганы юк, әйеме?
– Дөрес, миңа берни дә булганы юк.
– Әллә, бездә болай берни дә булмый торган иде, – диде Низамый.
Маһибикә мине өйгә кергәч тә калдырмады, «Кил, Ильяс абый, менә монда утыр» дип, үз урындыгы яныннан урын бирде. Аның, моңа кадәр башын иеп кенә йөреп тә, хәзер абыйлары, җиңгәләре алдында да тартынмыйча, болай кыюланып китүе мине тагын да ныграк уйланырга мәҗбүр итте. «Шушы күбәләк кебек кызларын да кирәк урында файдаланырга тайчынмыйлар микәнни болар?» – дип уйладым мин. Әле күптән түгел генә мине акылдан шаштыра язган Маһибикә кызганыч тоела башлады. Бу вакытта Гаяз, Зоя белән янәшә утырып, берни булмаган төсле, көлешә-көлешә пилмән ашый иде инде…
Читать дальше