Әҗәл. Әйттем ләбаса. Син бер ел артык яшәгәнсең. Газраилнең сезнең авыл өчен язган законын бозгансың.
Әлмәндәр. Шулаймы?
Әҗәл. Әлбәттә, шулай.
Әлмәндәр. Ярар, сезнеңчә булсын. Мин, чурту-матыр, сезнең законыгызны бозган булып чыгыйм ди. Ә синең Газраилең бер нәрсәне беләме?
Әҗәл. Ни-нәрсәне?
Әлмәндәр. Минем берсеннән-берсе таза биш малаем бар иде. Кырык беренче елда бишесе дә сугышка киттеләр. Дүртесе кайтмады. Иң олысына – утыз алты, иң кечесенә егерме яшь иде. Әгәр дә синең Газраилең безнең авыл кешеләренә туксаннан узарга рөхсәт бирми икән, нигә минем малайларымның туксанга җиткәнен көтмәгән?
Әҗәл. Анысы минем эш түгел бит, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Әһә, синең эш түгелме?! Китереп терәгәч, синең эш түгелмени?
Әҗәл. Сугышны адәм балалары үзләре чыгаралар.
Әлмәндәр. Адәм балалары түгел, адәм актыклары чыгара. Синең Газраилең ни өчен сугыш чыгаручыларның җанын алмый?
Әҗәл. Алды.
Әлмәндәр. Ничаклы яхшы кешеләрнең башына җиткәчме? Сугыш чыгарырга җыенуларын күрүгә үк муеннарын борырга иде аларның.
Әҗәл. Бик эчкәрегә кермә, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Кермәме?! Кермим алай булса, чыгам. Бар, Газраилеңә кайтып әйт, Әлмәндәргә үләргә иртәрәк, диген. Дүрт баласы яшәячәк гумерен яшисе бар әле аның, диген. Киметеп санаганда йөз утыз ел. Мин нәфесле түгел, миңа тагын утыз-кырык ел җиткән. Шуннан соң килерсең. Дөрес әйтәмме?
Әҗәл. Соң, үзеңчә дөрестер дә инде ул… Әмма дә ләкин сабыр гына уйлап кара әле, Әлмәндәр. Тагын, әйтик, утыз ел яшәдең ди. Ул яшәүнең ни кызыгы? Кемгә кирәк син?
Әлмәндәр. Шаярма, Әҗәлетдин. Үзең ишеттең, присидәтел, лифкавай машинасы белән бакча янына туктап нәрсә диде? Печән өябез, нигә эскерт башында торырга чыкмадың, Әлмәндәр бабай, дидеме?
Әҗәл. Ул бит аны көлеп әйтте. Күреп тордың, елмайды.
Әлмәндәр (көлеп). Тагын эләктең, Әҗәлетдин. Кеше мине күреп елмая икән, мин кирәк дигән була. Минем яннан елмаеп киткәч, бүтәннәр янында да елмая ул. Аның елмайганын күреп, бүтәннәр дә елмая. Минем аркада ничаклы кеше елмая. Шуннан соң кирәк булмыйммы инде мин?
Әҗәл. Өйләнәм диюең нәрсә инде? Туксан бер яшьлек картка кем чыксын?
Әлмәндәр. Чиләгенә күрә капкачы табыла.
Әҗәл. Ярый, табылсын да ди. Өйләндең дә ди. Ни кызыгы инде?
Әлмәндәр. Әй, агай-эне. Аның кызыгын өйләнгән кеше үзе генә белә.
Әҗәл. Мактанасың ла инде.
Әлмәндәр. Мактанса ни. Ир мактаныр, корал эшләр. (Шак иттереп чүкеч белән кадакка сугып куя да.) Әйдә, утыр, ял итеп алыйк.
Рәшәткә янына Илсур килә.
Илсур. Бабай, нихәл!
Әлмәндәр. А-а… Илсур. Кер әйдә, кер.
Илсур. Кермим, корт чага.
Әлмәндәр. Балыңны ялап бетердеңме соң?
Илсур. Бетте шул.
Әлмәндәр. Алайса, чакмый. Кер.
Илсур. Минем бал ашыйсым килми.
Әлмәндәр. Нәрсә ашыйсың килә?
Илсур. Алма. Өчне бир. Илдус белән Ринатка да.
Әлмәндәр. Нигә үзләре килмәде?
Илсур. Вакытлары юк. Су буенда каз сугыштыралар.
Әлмәндәр. Хәзер, алай булса, хәзер. (Түбәтәенә алма тутырып, Илсур янына бара да алманы Илсурның күлмәк итәгенә бушата.)
Илсур. Җырлыйммы?
Әлмәндәр. Ашыгасың бит.
Илсур. Ә син нәрсә ясыйсың?
Әлмәндәр. Дача.
Илсур. Нәрсәгә ул?
Әлмәндәр. Йокларга.
Илсур. Төнлә дәме?
Әлмәндәр. Төнлә, билгеле. Көндез кеше йоклап ятамы?
Илсур. Курыкмыйсыңмы?
Әлмәндәр. Нәрсәдән куркасың ди. Бар инде, йөгер, иптәшләрең көтәдер.
Илсур. Рәхмәт, бабай! (Чыгып йөгерә.)
Әлмәндәр (алачык янына килеп). Шуларны калдырып ничек инде якты дөньядан китәсең. Миннән башка нишләрләр? Укытып чыгарасы бар, өйләндерәсе бар…
Әҗәл. Бер айдан ук онытачаклар.
Әлмәндәр. Онытырлар микән?.. Онытсалар ни. Нишләтәсең, һәркемнең үз юлы. Шул юлдан барганда бүтәннәрне генә төртеп екмасын.
Әҗәл. Карале, Әлмәндәр! Син, чардуган корабыз, дидең, тагын алдаштың. Дача салып ятасың икән ич. Нәрсәгә ул, дип сорагач, йокларга, дидең.
Әлмәндәр. Тинтәк! Әҗәлнең ни икәнен белмәгән сабыйга каберем өстенә чардуган дип ничек әйтәсең. Мин сабыйлар белән сөйләшкәндә, син кысылма.
Әҗәл. Шунысы да аңлашылмый, чардуганны нигә бакчага корасың, зират бар.
Әлмәндәр. Үлмәс борын зират өстендә чардуган корганымны күрсәләр, кешеләр ни уйлар? Үзләре дә чардуган өчен такта ярдыра башларлар. Нигә аларны ашыктырырга.
Әҗәл. Һич кенә дә сүз табып булмый сиңа.
Әлмәндәр. Тапмасаң, тик утыр.
Әҗәл. Бик утырасы да бит… Нишләргә инде синең белән? Усаллансам, шык та итә алмыйсың алуын. Тик әллә нигә, усалланасым килми.
Әлмәндәр. Тукта!.. Хәмдебану килә. Миңа хатын булырга тиешле карчык. Син, Әҗәлетдин, читкәрәк авышып тор. Мин Хәмдебану белән сөйләшкәндә килеп комачау итмә. Мин сүземне сүз итәргә тиеш. Ризалыгын бирсен. Өйләнәмме, өйләнмимме – анысын күз күрер.
Читать дальше