Туфан Миңнуллин - Пьесалар / Пьесы

Здесь есть возможность читать онлайн «Туфан Миңнуллин - Пьесалар / Пьесы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Драматургия, literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Пьесалар / Пьесы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Пьесалар / Пьесы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Китапка танылган драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның төрле елларда язылган пьесалары тупланды.
PDF A4 форматында нәшрият макеты сакланган.

Пьесалар / Пьесы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Пьесалар / Пьесы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Пәрдә.

Икенче пәрдә

Интермедия

Прологтагы күренеш. Сәхнәдә Газраил белән Фәрештә.

Газраи л. Бер мең биш йөз илленче номерлы Әҗәлдән хәбәр юкмы?

Фәрешт ә. Юк.

Газраи л. Нишләп йөри ул? Унике сәгать вакыт үтте. Әлмәндәр һаман да исән. Нәрсә бу?

Фәрешт ә. Белмим. Бәлки, Әлдермеш авылын таба алмый йөридер.

Газраи л. Юкны сөйләмәгез. Кесәсендә Җир өстенең картасы бар.

Фәрешт ә. Сез булып сез дә картадан Әлдермешне таба алмадыгыз.

Газраи л. Күп белмәгез. Барыгыз, эшегездә булыгыз!

Фәрештә китә, Әҗәл керә.

Әҗә л. Мөмкинме?

Газраи л. Һә, кайткан. Кайда Әлмәндәр?

Әҗә л(башын аска иеп). Юк.

Газраил. Ничек «юк»?

Әҗәл. Кызгандым мин аны.

Газраил. Нәрсә-ә?!

Әҗәл. Кызгандым. Жибадур кебек тап-таза, менә дигән кеше.

Газраил. Нинди жибадур?

Әҗәл. Әлдермеш авылында «живодёр» дигән сүзне үзгәртеп, «жибадур» диләр. Ләкин яхшы мәгънәдә кулланалар. «Болото» дигән сүзне «мулата» диләр. «Во саду ли в огороде» дигән җырны «Ассалуди былгаруди» дип җырлыйлар.

Газраил. Син нәрсә лыгырдыйсың?

Әҗәл. Лыгырдамыйм, дөресен әйтәм. Әлмәндәр үзе җырлады. «Ассалуди былгаруди гулять иттек кыз белән» дип җырлады.

Газраил (Әҗәл каршына атылып килеп). Син!.. Син Әлмәндәрне алып киләсе урынга җыр өйрәнеп яттыңмы?! Бу ни бу?! Нәрсә бу?! (Шулвакыт телефон шалтыраган тавыш ишетелә. Газраил кесәсеннән телефон трубкасын ала.) Әйе, тыңлыйм. Хәзер. Шуны да миннән башка эшли алмыйсыз. (Әҗәлгә.) Беркая да китмичә шушында мине көтеп утыр. (Тиз генә чыгып китә.)

Фәрештә керә.

Фәрештә. Эләктеме?

Әҗәл. Булды бераз.

Фәрештә. Нигә соңладың?

Әҗәл. Син дә сорау алма әле.

Фәрештә. Ә мин беләм.

Әҗәл. Нәрсә беләсең?

Фәрештә. Син Әлмәндәр картны югалттың.

Әҗәл. Каян беләсең?

Фәрештә. Минем белмәгәнем юк.

Әҗәл. Кайда ул Әлмәндәр?

Фәрештә. Әйтимме соң?

Әҗәл. Нәрсә чытлыкланасың? Минем хәлне күреп торасың ич.

Фәрештә. Күреп торам. Мин күп нәрсәне күреп торам. Һәм… һәм шулар өчен син миңа бурычлы. Бүген кәгазьләрне актарып утырганда, синең тагын бер кыңгыр эшеңне күреп алдым. Моннан 70, 60 һәм 45 ел элек шеф сине өч тапкыр Әлмәндәр янына җибәргән булган. Син…

Әҗәл. Әкрен.

Фәрештә. Ни өчендер ул чакта бу этлегеңне Газраил сизми калган… Хәзер оныткан.

Әҗәл. Әкрен, дим.

Фәрештә. Курыкма, мин аңа әйтмәдем.

Әҗәл. Әйтергә иде.

Фәрештә. Мин әләкче түгел. Газраилгә баш бирергә теләмәвең өчен мин сине хөрмәт итәм.

Әҗәл. Рәхмәт. Хөрмәт иткәч әйт, кайда Әлмәндәр?

Фәрештә. Антоновка авылында. Евстигней исемле карт янында.

Әҗәл (карта каршына барып, Антоновка авылын эзләп таба). Кара, карт төлке, кая сызган. Рәхмәт сиңа. Бу юлы ычкына алмассың, Әлмәндәр.

Фәрештә. Ни өчен син Әлмәндәр картны яклыйсың?

Әҗәл (кинәт кызып). Яклыйм?.. Әйе, яклыйм! Хакым юкмы әллә?! Әгәр беләсең килсә, җанкисәгем, дөнья үлемнән генә тормый. Туйдым! Әгәр кулымнан килсә, мин үзем Әлмәндәр урынында булыр идем. Без кемнәр синең белән? Үлемсез булуыбыздан ни мәгънә? Безнең бар белгәнебез: кайгы, хәсрәт, күз яшьләре.

Фәрештә. Оһо! Син үзгәреп кайткансың.

Әҗәл. Кызганычка каршы, үзгәрә алмыйм. Үзгәрә алсам, Әлмәндәр картны Газраил кулына бирмәс идем.

Фәрештә. Әлмәндәр дә Әлмәндәр, дисең. Кем соң ул? Галимме? Искиткеч бер ачыш ясаганмы? Танылган җырчымы?

Әҗәл. Юк.

Фәрештә. Әллә берәр футболистмы йә булмаса хоккеистмы?

Әҗәл. Юк.

Фәрештә. Әллә…

Әҗәл. Юк.

Фәрештә. Бәлки…

Әҗәл. Юк.

Фәрештә. Кем соң, алайса? Нәрсә эшләгән?

Әҗәл. Берни эшләмәгән. Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта. Мин дә Әлмәндәр карт яшенә җитәрмен дип өметләнә. Азмы болар? Хәер, без нәрсә аңлыйбыз соң!

Фәрештә. Ә нигә аңларга? Аңламау, бәлки, хәерлерәктер.

Әҗәл. Бәлки, бәлки. Шулай да…

Фәрештә. Ләкин шуны бел: хуҗа бу юлы онытмаячак.

Әҗәл. Аңладым.

Фәрештә. Килә… Мин сине хөрмәт итәм, шуңа күрә кисәтергә уйладым. (Чыгып китә.)

Газраил (кереп). Бар хәзер Әлдермешкә. Әлмәндәрсез борылып кайтсаң, күрсәтермен «ассадули былгаруди» еңны.

Ут сүнә.

Өченче күренеш

Антоновка авылындагы Евстигней картның бакчасы. Пәрдә ачылганда, Евстигней умарта карап йөри. «Ястәгнәй! Знакум!» дигән тавышны ишетеп, битлеген күтәрә.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Пьесалар / Пьесы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Пьесалар / Пьесы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы»

Обсуждение, отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x