Индус Сирматов
Туксан тугыз шаяру. Робагыйлар
Яшьлегендә шигырь язып карамаган, үзенең иң мөкатдәс хисләрен шигъри юлларга салырга тырышмаган кеше юктыр. «15–16 яшьтә шигырь язмаган егетне яисә кызны табибка күрсәтергә кирәк», – дип, юкка гына әйтмиләрдер инде. Чөнки шигырь ул – мәхәббәт җимеше, шигырьдә яшьлек ярсуы, яшьлек дәрте, яшьлек ашкынуы булырга тиеш. Шуңа күрәдер дә инде шагыйрьләребезнең күбесе, өлкәнәя барган саен, әкренләп прозага күчә: хикәя, повесть, романнар иҗат итә башлый. Әмма татарда «Бер яшьлектә, бер картлыкта» дигән әйтем дә бар бит әле…
Баштарак Индус Сирматовны мин Татарстан телевидениесенең әдәби редакция мөдире, иҗат әһелләрен зәңгәр экраннарга чыгаручы бик тә таләпчән мөхәррир буларак кына белә идем. Кайвакытта: «Үзе каләм тотып язып карамаган килеш, ничек итеп әдәби әсәрләрнең, язучы иҗатының нечкәлекләрен шулай яхшы белә икән ул?» – дип гаҗәпләнгән чакларым да була иде. Һәм көннәрдән бер көнне, матбугатта аның шактый саллы хикәясе басылып чыккач: «Юкәдә икән чикләвек!» – дип, тел шартлатып куйдым. Шулай бер-бер артлы хикәяләре басыла торгач, мөхәррир Сирматовның әкренләп язучы Индус Сирматовка әверелгәнен сизми дә калдым.
Татарстан милли китапханәсендә эшләгәндә, иртәдән кичкә кадәр андагы рухи хәзинәләрне барлый, китаплар эчендә кайный идем. Шулай беркөнне, татар бүлегендә казынганда, «Әдәби Алабуга» дигән уч төбе хәтле китапчыкка юлыктым. Кызыксынып актара башлагач, анда «Индус Сирматов» дигән исемне, исем астындагы шигырьләрне күреп туктап калдым. Телефоннан шылтыратып, бу ачышым хакында Индус агайның үзенә җиткерергә ашыктым. Ул, ниндидер гөнаһлы гамәл кылган кеше сыман, тартынып кына: «Булды инде минем дә шундый шагыйрь чаклар», – дип әйтеп куйды.
Әлеге «ачышымнан» соң инде чирек гасыр гомер узды. Һәм менә бүген, Индус Сирматовның «Туксан тугыз шаяру» дип аталган робагыйлар мәҗмугасын укып утырганда, аның гомер юлын, иҗат язмышын тагын бер кат күз алдыннан кичердем. Робагыйлар язу өчен, яшьлек ярсуы, яшьлек дәрте генә җитми, робагый ул – гадәттә, дөньяның ачысын-төчесен күргән, язмыш сынауларын үтеп акыл утырткан шагыйрьләрнең иҗат җимеше. Нури Арсланов, Туфан Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Дамир Гарифуллин кебек әдипләребезнең аксакал яшенә җиткәч кенә робагый бакчасына керергә җөрьәт итүләре юкка гына түгелдер инде.
Әлеге кулъязманы укып чыккач, мин: «Индус Сирматов та робагый яшенә җиткән икән», – дип уйлап куйдым. Әмма, ни гаҗәп, аның робагыйларында картлыкның, аксакаллыкның эзе дә юк. Аларда яшьлек чаялыгы, яшьлек дәрте, яшьлек шаянлыгы, мәхәббәт кайтавазы күңелләрне үртәп, кытыклап тора. Бу робагыйларда мин үзем инде дистә еллар буе белгән-күргән Индус Сирматовның холкын-фигылен танып куандым, үзем өчен аны өр-яңадан ачкан кебек булдым. Әйе, иҗатының бу чорында – робагыйларында да ул үзе булып кала алган, ихлас хисләрен аз гына да яшермичә, кешеләргә, дөньяга ачып салган. Ә ихласлык – теләсә кайсы шагыйрьнең, язучының иң асыл сыйфатыдыр.
Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре
Бу юлларны укып кара – робагыймы?
Робагыйлар язарга, мин – бер сантыймы?!
Язганымны укып-укып аңламасаң,
Гаепләмә пеләш башлы бу сабыйны.
Зәңгәр күзең алмасында мин идемме?
Әллә берәр котырынган җен идеме?
Күзең йомдың, шунда теге җен юк булды,
Аяк аскайларымдагы җир убылды.
Күл читендә ни сыгыла, камышмы ул?
Әйтче, гүзәл, сиңа чүт-чүт танышмы ул?
Аералмыйм – әллә камыш, әллә билең,
Шуңа карап торам әле мин – шыр тилең.
Тәрәзәдә иде синең күзләрең.
Качып кына, шулай кемне күзләдең?
Бераз киткәч, мин борылдым, түзмәдем,
Ләкин инде анда сине күрмәдем.
Ник чырылдый бу сыерчык өй түрендә?
Белми мәллә – буран уйный күңелемдә.
Бер кыз үтте, каш сикертеп елмайсам да,
Борылып та карамады һич югында.
Түзәр идем, әгәр җавап көтмәсәм.
Әйтмәс идем, болай газап чикмәсәм:
«Мин юләрне үзеңә тиң итмәсәң,
Кәс-кәс басып үтеп китмә, ичмасам».
Шаян кызый, ни яшердең, шармы соң ул?
Бигрәк матур – һәр кызда да бармы соң ул?
Ул ике шар күп түгелме берүзеңә?
Тәүбә-тәүбә, көфер димә бу сүземә!
Читать дальше