Без туганчы булды микән бу йолдызлар?
Әйдә әле, бергәләшеп саныйк, кызлар!
Без картайгач, имеш, алар булмас, диләр,
Соңга калмыйк, санап калыйк, булмыйк юләр!
Ул көнне мин, шаяртып, кулымны суздым,
Син нигәдер: «Мәхәббәтсез!» – дигән булдың.
Шул сүзеңнән мәхәббәтем уянды бит,
Һич ваемсыз йөрәгемдә кабынды ут!
Чыршыларга яңа елның кары ява.
Яуса явар, исем китми әле аңа.
Шунсы яман – бәгыремне телеп юри,
Тирәсендә бер чибәр кыз биеп йөри.
Дустым, синең телкәйләрең гөлләр сибә.
Минеке дә бик калышмый, но тәк сибя.
Ә шулай да, ни өчендер, бер үк телдә
Кабатлыйбыз «сөям» сүзен син дә, мин дә.
Бик килешле кызыл якут йөзек кашың,
Ялтыр-йолтыр алкаңдагы асылташың.
Җәһәннәмгә атып бәреп асылташны,
Алып кына качар идем син туташны.
Бик күп икән асылташлар, сиңа охшаш:
Энҗе, мәрҗән, якут, гәүһәр, алмаз, ахак.
Сиңа тиңләп, ташлар саныйм – менә юләр!
Син барында, таш кирәкме – менә ахмак!
Энҗе булып муеныңа сарылыйммы?
Ялкын булып йөрәгеңдә кабыныйммы?
Беләмен ич барбер миңа булмасыңны –
Әллә сиңа читтән генә табыныйммы?
Белдем инде – син дә гашыйк, мин дә гашыйк,
Качыш-мачыш уеннарын әйдә ташлыйк.
Кәгазь язып, дагауарга кул куйыйк та
Бергә-бергә бер шалашта тора башлыйк.
Үзең гаепле булырсың, наян кызый,
Алай-болай чарасыздан гөнаһ кылсам.
Үлем шәрабларын, валлаһ, эчәр идем,
Әгәренки гомерлеккә миңа булсаң.
Ап-ак карга басып килә бер гүзәл,
Бу гүзәлгә гашыйк булмый, кем түзәр?!
«Үтердең бит, гүзәлем, – дип, – үземне», –
Әйтми торам әле пока сүземне.
Гаеп итмә, көнләшәмен иреңнән.
Көн дә үбәдер чиядәй иренеңнән.
Мин тилегә насыйп булса бу гөнаһ,
Башлар идем, валлаһ, нәзкәй билеңнән.
Күпме генә йолыксам да таҗларын,
Сөя, ди бит бу ромашка, ай җаный!
Белмим инде, әллә сөйли дөресен,
Әллә инде мине үртәп алдалый?
«Диңгездәге дулкыннарга күмелдең син…»
Диңгездәге дулкыннарга күмелдең син,
Йөрәгемә үрмә гөлдәй үрелдең син.
Үрелдең дә иң түренә менеп җиттең.
Менеп җиткәч, нигә кире төшеп киттең?
«Белмим, ясмин чәчәкләре коелдымы…»
Белмим, ясмин чәчәкләре коелдымы,
Миңа гына әллә шулай тоелдымы,
Хуш ис бөркелде ясминнең үзеннәнме,
Әллә инде синең зәңгәр күзеңнәнме?!
Кар бөртеге – берни түгел, бөртек кенә.
Ясап куйсаң, рәсеме дә төртек кенә.
Шул бөртекне, шул төртекне таптый-таптый,
Күрешәек кар яуганда берсекөнгә.
Ак болытлар, күбәләкләр, чәчәкләр,
Зәңгәр таулар, яшел болын, бөҗәкләр,
Йолдызлар да, тирән күлләр, талчыбык…
Бар да гүзәл. Син шуларның кайсысы?
Эңгер-меңгер. Буранлы кич. Шәм яктысы.
Бокалларга челтер-челтер шәраб салу.
Шәрабына сине кушып эчәр идем,
Салып булмый бер бокалга ике агу.
Боз өстендә йөзгәнеңне карап тордым.
Су өстендә очканыңны дәхи күрдем.
Ак болытта кем иде – син йөгердеңме?
Мин дә шунда идем, мине син күрдеңме?
«Китче, җаный, шулай сөеп карама…»
Китче, җаный, шулай сөеп карама,
Йөрәгемә Амур угын кадама!
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.