Р.Фəйзуллин
Пушкин кабере янында
Колакта —
«Вечерний звон».
Уемда —
«кичке азан».
КҮңел тӨпкелендə —
моң.
Р.Фəйзуллин
Чегəннəр
Юл читендə чатырлары.
Башкалада — театрлары!
.
Сəнгате чыкмаса юкка,
Үлем юк халыкка
Р.Фəйзуллин
Кичке тӨслəр
Ак пароход.
Кара дулкын.
Кызыл маяк.
Соры ком.
Зəңгəр кҮктə
Якты йолдыз.
Яшел ярда
Сары кыз.
Р.Фəйзуллин
Картлар сҮзе
Ике хəзинə бар дӨньяда: саклагыз!
Каберстан аның берсе. Гел гӨлдə булсын!
Китапханə — икенчесе. КҮңелдə булсын!
Базар болай да калыр…
Р.Фəйзуллин
ТӨнге Алупка
Диңгез — кӨзге.
Ай — бер шəм.
Ай-Петридə —
Чишмəм!
Чылтырый да
Чылтырый.
М.ə»лəмов
* * *
Карт:
— Буйга да Үскəнсең, улым,
Ходайдан бəхет сора!
Егет:
— Бəхетме, бабай?
Ул бары
Ике Өй аша тора!
Р.Гатауллин
* * *
Янган йӨрəк, сузылган кул —
минеке.
Ике толым, кап-кара кҮз —
синеке.
Егерме ике кояш эзе —
минеке.
Уналты яз, гӨлчəчəклəр —
синеке.
—
… Ал йӨрəгем! БҮгеннəн ул
синеке.
Синең йӨрəк булсын лəкин
минеке.
Ал кулларым! Нык каты кул —
синеке.
Язың-ямең булсын лəкин
минеке.
Син ризамы? «Юк!» — дисеңме?..
Синең эш.
«СӨймə мине, оныт!» — дисең?
Синең эш!
… Тик оныту Һəм онытмау
Минем эш.
М.Галиев
Кайту
(əтилəр Җыры)
Олы юлдан яуга киткəн чакта
таң жиленнəн томан таралды.
Авыл башындагы куш наратка
атлар да бит борылып карады.
Һаваларда торна тавышлары,
ишетелə канат кагышлары,
кошларда да кеше язмышлары,
чит Җирлəргə китеп барышлары.
Туган якның хəбəрлəрен белдек
ызаннардан искəн Җиллəрдəн.
КҮплəребез олы юлдан кире
кайталмады ерак иллəрдəн.
Һаваларда торна тавышлары,
ишетелə канат кагышлары,
кошларда да кеше язмышлары,
чит Җирлəрдəн кайтып барышлары.
З.Мансуров
«Хəзергə…»
«Хəзергə…» — дип кул бирəбез
Кич кҮрешер ярга да.
Җир читенə олагабыз,
биштəр асып аркага:
«Хəзергə…»
«Хəзергə…» — дип кулын изи
ЙӨз яшəгəн картлар да.
БҮтəн мəңге кҮрешалмас
Дуслар кала чатларда:
«Хəзергə…»
«Хəзергə…» — дип саубуллашып,
кҮмелəбез елларга.
Җирдə кабат кҮрешмəсəк,
очрашырбыз Җырларда…
— Хə-зер-гə!..
М.ə»лəмов
* * *
Кич. Кече Тирəн кҮл.
Су коенам.
Тып-тыныч.
Өстə йолдыз, аста йолдыз.
Батар идем, эчтə йолдыз,
Ул да батса… куркыныч.
М.ə»лəмов
Ай яктыра, йолдызлар яна…
Сагышлы тӨн. Өстə — зəңгəр кҮктə
Ай яктыра, йолдызлар яна…
Һəм китəсе килə чиксезлеккə —
Иң ахыргы йолдызларга таба…
Сагышлы тӨн. Зəңгəр кҮктə — тӨптə
Ай яктыра, йолдызлар яна…
Сикерəсе килə мəңгелеккə,
Иң ахыргы йолдызга таба.
М.Галиев
Дулкынга карап
Килə дə китə дулкыннар,
килə дə китə генə.
Кагыла Җиле диңгезнең
синең ак итəгеңə.
Килə дə китə дулкыннар,
килə дə китə генə.
Мин дə бит бҮтəнчə идем,
бҮтəнчə кичə генə.
Килə дə китə дулкыннар,
килə дə китə генə.
Тизлəтə йӨрəк тибешен
килəчəк исəбенə.
Килə дə китə дулкыннар,
килə дə китə генə.
əзер бул синнəн алдарак
тормыштан китəремə.
Жөрле стильлəрдəн текст үрнəклəре
ЯЗМАЧЫЛЫК ҺəМ Мə»РИФəТ
Чыганаклар Һəм фəнни эзлəнҮлəр борынгы тӨркилəрнең бик борынгы заманнардан бирле дəҮлəт мəдəниятенə Һəм шуңа бəйлəнешле язма культурага ия булганнары хакында сӨйли.
Соңгы елларда бу хакта сенцациягə якын ачышлар булып тора. Үз вакытында казакъ шагыйре Олжас СӨлəймановның «Аз и Я» исемле китабы шау-шу кузгаткан иде. Ул Үзенең бу китабында тӨрки язма мəдəниятенең, хəтта шумер Һ.б. борынгы культураларда да урын алуы хакында язды.
Соңгы елларда академик М.З.Зəкиев безнең Җирлəрдə Болгар дəҮлəтенə кадəр Үк югары мəдəнияткə ия булган тӨрки Биарм дигəн дəҮлəт хакында Үзенең фикерлəрен язып чыкты.
Идел-Урал буйларында таралган Һəм V–VII гасырларга караган акчалар Һəм алтын, кӨмеш савыт-сабалардагы язулары озак вакытлар бик кҮп галимнəрнең и» тибарында булды ə.Г.МӨхəммəдиев бу язуларның борынгы, моңа кадəр легендар дип исəплəгəн тӨрки цивилизация — тӨркичə Һəм фарсыча Туран, кытайча Кангюй дип аталган дəҮлəткə караганлыклары турында язды. Илнең Үзəге Урта Азиянең Өргəнеч шəҺəре янында булган. ТӨньяктагы Кама, Урал буйлары да дəҮлəтнең чик билəмəлəрен тəшкил иткəн. ə.Г.МӨхəммəдиев шундый тӨрки кабилəлəр дип археологиядə «Имəнкискə культурасы» кабилəлəрен (III гасыр ахыры — VIII йӨз башы) таный. Галим тəңкə, савыт-сабалардагы туран язулары тӨрки рун язуларына кадəр мең елдан артык элек барлыкка килгəн дигəн фикердə тора. Туран язулары тӨркилəргə мең еллап хезмəт иткəннəр.
Читать дальше