Элекке заманда татар хатын-кызының милли киеме бер төсле иркен күлмәктән торган. Еш кына ул киң бөрмәләр яки бала итәкләр белән бизәлгән. Гадәттә бер халыкның да милли күлмәкләре аерым гына киелмәгән. Татар киеменә күлмәк өстеннән авыр ефәк яки бәрхет тукымадан тегелгән һәм төрле декоратив тасма белән бизәлгән камзул хас.
Изү яки хаситә кебек салына торган бизәү элементлары костюмга бәйрәм төсмере өсти һәм аның затлылыгын әтэмин итә. “Изү”– күлмәкнең түшен каплап торган, бер өтсле тукымадан тегелгән бизәк. Аның түгәрәкләнгән ягына төрле тәңкәләр, брошкалар беркетелгән декоратив тасма тегелгән.
Милли костюм ансамбленә ука яки энҗе белән чигелгән калфак, каюлы читек кергән, алар костюмны бер бөтен итеп тулыландырып торган. Күлмәк һәм алъяпкычтан торган авыл киеменең төп бизәге исә -чигү.
Вакытлар узу белән борынгы кием үзнең монументальлеген(зурлыгын) югалта. Бөнте(вытачка) һәм җиң төбе(пройма) хисабына күлмәкләр тарайтып тегелә башлый. Зур хәситәләр һәм изүләр кулланыштан төшә.
Еллар үткән саен алар матурлана һәм камилләшә барган. Яшь кызлар өчен тегелгән күлмәкләр бик матур төсләрдә һәм чигешле булган. Бу чигешләрдә лалә чәчәкләре чигелгән, тик, ул киемнәр әбиләребезнең сандыгына күчкән. Тормыш-яшәеш үзгәрү белән, кешеләрнең киемнәргә карата карашлары һәм ихтияҗлары үзгәргән. Мин үзем шәһәр кызы, ә әбием авылда яши. Авылга кунакка кайткач, әбиемнең сандыгындагы ул киемнәрне алып, киеп карыйм. Алар инде төсләрен дә, формаларында югалта баралар, ләкин киеп куйгач, шундый матур, гади һәм җайлы. Минемдә шул күлмәк-алъяпкычларны киеп өрйисем килә башлый. Үзем ул киемнәрне киеп йөрмәсәмдә, курчакларымны шундый матур киемнәр белән шатландырдым әле. Алар өчен матур –матур татар милли киемнәре тектем. Миңа ул киемнәрне тегәргә әниемнең сеңлесе дә булышты. Яңа тегелгән киемнәрен кигәч, минем курчакларым тагында чибәрләнделәр. Кунакка килгән дус кызларымның да бу матурлыкка исләре китте. Илебездә нинди генә алга киткән технологияләр булмасын, кыз балалар өчен татар милли киемле курчакларның әле сатуда иркенләп сатылганнары юк, булганнары да бик кыймәмт. Милли тәрбия, гүзәллек хисләре бирү өчен, бала шул матурлыкны үзе күрергә, шул уенчыклар белән уйнарга, аларны саклап тотарга күнегергә тиеш.
Мин быел сигезенче сыйныфта укыйм. әТдаәтбаиря ты программасында Галиасгәр Камалның “Беренче театр”ыннан өзек бирелгән. Без сыйныфташларыбыз белән аны өйрәнеп, түбәнрәк сыйныф укучылары алдында чыгыш ясадык. Мин һФә акриолен башкардым. Укытучыбыз спектакльне уйнаганда шул чор киемәнрен киеп уйнап карарга тәкъдим итте. Мин татар кызы күлмәген ,чигешле алъяпкычын , читеген кию бәхетенә ирештем. Бу кием миңа шундый килешле иде, үземне гел көзгедән генә карап торасым килде.
Зурлар өчен тегелгән татар милли костюмнарын хәзерге көндә музейларда һәм күргәзмәләрдә генә түгел, ә заманча итеп тегелгәннәрен татар халык бию һәм фольклор ансамбльләрендә, театрларда, шәһәр һәм авыл мәдәният йортларында да күрергә була.
Әле мин укучы гына, бәлки берничә елдан милли киемнәрне курчакларым өчен генә түгел, үзем өчен дә тегәрмен. Минем теккән киемнәремә карап сокланучы ,аларны киеп йөрергә теләүчеләрдә күп булыр. Минем ышанасым килә, нинди генә матур, яңа киемнәр уйлап тапсаларда, халык үңкеленнән иң беренче булган милли татар костюмы югалмас!
Кулланылган әдәбият:
1. Р.Мухамедова “Татарская народная одежда”, Казань, Тат.книг.изд.1997 г.
2. Н.Сергеева “Татар чигүе” , “Мәгариф” нәшрияты 2005 нче ел.
Степанова Лиана Евгеньевна, ученица 1 класса МБОУ «Ленино-Кокушкинская СОШ» Пестречинского муниципального района РТ, Гайфуллина Гульфира Рубисовна, руководитель
Татарский костюм создавался в течение столетий. Однако национальный костюм можно увидеть сегодня лишь на театральной сцене или эстрадных площадках, в концертных постановках музыкальных коллективов.
Он включает одежду как повседневную, так и праздничную, для работы дома и в поле, совершения обрядов, посещения гостей, мечети. Составляющие элементы народной одежды находятся в зависимости от природной среды: летнего зноя или зимнего холода, а так же жизненного уклада, связанного с определенной хозяйственной деятельностью. В оформлении костюма важную роль играют художественные вкусы и религиозные воззрения.
Читать дальше
Конец ознакомительного отрывка
Купить книгу