Команда «Патриоты»: Хакимов Ильфат, Шафигуллина Инзиля учащиеся 8 класса, Зиатдинова Гульнар, ученица 7 класса, Хайруллина Лейсан, ученица 6 класса, Хамидуллин Руслан, ученик 5 класса МОУ «Чуру-Барышевская ООШ» Апаствского муниципального района РТ, Яруллина Лира Раилевна, учитель русского языка и литературы, руководитель творческого кружка «Халкым хэзинэлэре»
Безнең команданың исеме “Патриотлар”. Эшчәнлегебезнең максаты: туган ягыбызның, халкыбызның куңел җәүһәрләрен барлау, танышу, өйрәнү. Безнең группадагы 5 укучының барысы да татар милләтеннән. Татар милләте культурасының бер өлеше булып татар халкының милли киемнәре тора. Кызганычка каршы, бугенге көндә татар милли киәерменнең үрнәкләрен без бәйрәм-кичәләрдә, музейларда гына үкрәбез. Дөрес, татар авылларында дәү әни, дәү әтиләребезнең киемнәрендә әлегә милли төсмер сакланган. Мәсәлән, киемнәрендәге төсләр, орнаментлардагы бизәкләр, сайланган тукымалар татар милли костюмында безңн екөннәрдә дә яши. Без, татар егетәлре-кызлары, милли киүермн әкләрен җәмгыятебез тормышына кире кайтарасыбыз киәл. Татар милли кием үрнәкләре халкыбызның милли асылын, үкңел байлыгын, эстетик зәвыгын чагылдыручы мирасыбыз бит ул.Ә ул мирас һәркемгә таныш, якын, билгеле булырга тиеш. Милли костюм буыннан-буынга безнңе көннәргә хәтле килеп җиткән халкыбызның культурасы үрнәге генә түгел, ә гамәли-декоратив иҗатының синтезы да ул.
Татар халык киемәнре элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып тора. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагыла. Менә шуның өчен татар милли киемнәре мине кызыксындырды.
Элекке заманда татар хатын-кызының милли киеме аска таба киңәеп киткән иркен күлмәктән һәм шуның өстеннән киелә торган камзулдан гыйбарәт булган.
Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз, яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар. Кызлар каз өмәләренә, аулакө йләргә, кунакка баруө чен махсус күлмәкләр тектергәннәр, ә яшь киленнәр исә, чишмәгә суга барганда да, үзләренең гүзәллекләрен күрсәтү өчен, иң матур киемнәрен кигәннәр. Милли киемәнребездә ата-бабаларыбызның шөгыльләре, һөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашулары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль хәлен, яшен, характерын, эстетик зәвыгын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка һәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу омтылыш бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан.
Хатын-кыз татар милли костюмы ансамбәл: енбаш киеме калфак, милли күлмәк, камзул, алъяпкыч, күкрәкчә (хәситә), бизәнү әйберләре, читек кергән.
Калфак чигү һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Ак сәйләннәр белән күпертеп эшләнә ул. Элегерәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кәинг. Калфак кызлар өчен кайчандыр бик кадерле әйбер булган. Кичләр утырып, алар аңа матур-матур бизәкләр чиккәннәр, аны киеп кунакка, бәйрәмнәргә барганнар. Алай гына да түгел, ул әле-йола киеме әд саналган, чөнки татар кызына чәчен каплап йөрү мәҗбүри булган бит. Калфаклар бизәлешләре ягыннан гаҗәп күп төрле булганнар. Аларда иң популяр композицияләр-чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте һәм үзенчәлекле алтын каурый бизәге.
Калфак әлегәчә аңлашылып бетмәгән серле-кызыклы тарихка ия. ХVII-ХVII гасырларда хатын-кызларның өскә таба очлайтып ясалган каты баш киемнәре кигәннәр. Тикшерүче-галимнәрнең күбесе калфакны да шул баш кименнән килеп чыккан дип исәплиләр. Ничек итепме? Башлыкнңы каты нигезен алып, йомшак тукымага алыштырганнар, очын әи сартка яисә бер кырыйга янтайтып салганнар.
Ишеткәнегез бардыр:
…Чын әйтәмен, аппагым:
Күз алдыннан бер дә китми
Кырын салган калфагың…
Бала иәткле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый. Күлмәкне бер генә төсле тукымадан-атластан, тафта, парча, ефәк, сатиннан утыртма яка белән, изүен ачык итеп теккәннәр. Күлмәкне кайвакыт киң воланнар яки бөрмәләр белән бизәлгәннәр. Хатын-кызлар күлмәкләре иркен итеп тегелгән, ә итәкләре тагын да киңрәк булган.
ХIХ-ХХ гасыр башында киеәмрненә карап, хатын-кызның кайсы катлам кешесе иәнкен әйтергә мөмкин булган. Бай хатынкызларының күлмәкләре ефәктән булып, төрле алтын-көмеш җепләр белән чигелүе белән аерылып торган. Гади татар хатын-кызларының исә гади ситсыдан бала итәкле итеп тегелгән булган.
Читать дальше
Конец ознакомительного отрывка
Купить книгу