1 ...6 7 8 10 11 12 ...35 Оту-оттыру бер нәрсә, аны хатынга җиткерәсе бар бит әле. Сары Сәли белән бергәләп эчкән мари көмешкәсе дә Хөршидә янында телен чиштерә алмады аның. Бай бик озак әйтә алмыйча йөргәч, бу хәлләр онытыла да башлады кебек. Миңлекәй үзе дә бераз уңайга үзгәрде, Хөршидәсенә чырайның ачыгын күрсәтте, киемнең затлырагын кидерә башлады, кул арасына керер дип, яшьрәк асрау да алып, җиңгәсенә булышчы итеп, аш-су бүлмәсенә куйдырды.
Миңлекәйнең кинәттән үзгәреп китүен, олы хатынына да ягымлырак, балаларына да йомшаграк булуын һәркем үзенчә аңлады, үзенчә гөманлады. Бай яхшырды, карта уйнаудан да туктады дип, бурычны сызып атмыйлар икән. Инде тынычланып калгач кына, көннәрнең берендә Кизләүгә Сәлидән атлар килеп төшмәсенме?!
Капка алкаларына үз сбруйлары белән бизәлгән ат килеп бәйләнгәч, түр тәрәзә буенда басып торган Миңлекәйнең хәле киткәндәй, йөрәге туктап калгандай булды. Капканы алка белән кагучыга да, ишегалдына узып, тәрәзәгә камчы сабы белән төртүчегә дә игътибар бирмәде ул – терәлде дә катты. Йортка кешеләрне хатыны Хөршидә дәште, аннан ире Миңлекәйне дә, ишетми калды, ахрысы, дип, асрау кыз көйли башлаган аш өстәле янына чакырды.
Ат Сәлинеке булса да, җигүчесе ул түгел иде. Ул әле соңрак, сүзләр сөйләнеп, бәхәсләр чишелеп беткәч, Хөршидәнең яңа хуҗасы шикелле генә түгел, бу йортның да башлыгы сыман, аякларын зур атлап, өйгә килеп керде.
Үзенең кәрткә башка берәүгә отылганын ишеткәч, хатын иренә чәриләп ябышкан, чәчен йолкып еларга тотынган иде, елтыр күзле, тамак төбенә җыерылган муенлы карт бай янында, яше барса да, егетләр күк төз гәүдәле калган Сәлигулланы күргәч, көтмәгәненчә тынычланды. Хатынының сабырсызлыгыннан, үзенә каршы сүз әйтергә батырчылык итүеннән кинәт ачуы кузгалган Миңлекәй исә бу вакытка өч мәртәбә талак дип кычкырып җибәргән иде. Шуның белән эш бетте. Китсә китә, китмәсә, ул инде барыбер бай абзасыныкы да түгел. Хатын үзе дә, Миңлекәй дә шулай уйлады.
Яңадан Хөршидә белән торыйм дисәң дә, никах яңартасы, ә моның өчен талакланган хатыны белән башка берәүнең торып алуы кирәк.
Сүзләр артык иде. Нәүмизләнеп калган Хөршидә, мин дә бит адәм баласы дигәндәй, Гыйззәтулла йортына кайтып китүдән башка юл юклыгын уйлап, ишек каты элгечендәге казакиенә, шәльяулыгына үрелде. Ашыкмыйча гына киенде, төенчекләрен төйни башлады. Савыт-саба алгалап, шкафтан муенса-бауларын җыйгалап йөргән Хөршидәне Миңлекәй, батырлыгы җитеп, терсәгеннән эләктерде:
– Синең ни уйлаганың билгесез миңа, кызый, алай да атаң йортына дип каударланма! Гыйззәтулла картка элек кирәгең булмаганны бүген булыр дисеңме?.. Башта яхшылап уйлап бетер. Мин синең каршыңда да, балабыз каршында да гаепле, әмма эш узган, берни хәл итәрлегем юк… Киңәшемне булса да бирим: кайтма анда! Ни хәлдә дә! Сиңа миндә атаң йортыннан яманрак булгандыр дип уйламыйм, тамагың тук, өстең бөтен генә түгел, киемнәрең затлы, аралашканың кеше исәбеннән иде. Рәнҗеп китмә! Яратып алдым, нәфрәт белән караганыңны күрсәм дә яратып тордым!
Бу сүзләр урынлы булдымы-юкмы, Миңлекәй үзе дә белмәде. Кәрт уенында отышка ыргыткансың икән, монда ярату турында сөйләү бер ахмаклык кебек күренергә тиеш иде. Ул алдамады, ялкау карт хатын өстенә алып кайткан уңган яшь Хөршидәне, чыннан да, яратты. Шунысы бар: мулла кызыннан да өстен куя алмады – ул бабасы ягыннан терәге нык, таянырлыгы бар иде.
Хөршидә боларны белде, барысын да күреп, аңлап яшәде. Чыннан да, Гыйззәтулла йортында кирәксезгә туган бер кыз кебек көн итсә, эшле Миңлекәй йортында аның кадере дә, бәһасе дә югарырак. Байның карт хатыннан туган балалары да аны чит итмәде, үзенеке дә кыерсытылмады.
Хөршидә, юлымнан кит дигән сыман, терсәген тартып алып, ачулы итеп Миңлекәйнең касыгына төртсә дә, уйламый түгел иде, уйлады, ахырда башына элгән шәльяулыгын сыпырып төшереп кулына алды да мич буена терәп куелган аркалы урындыкка килеп утырды.
Хөршидә үзе кырыкмаса-кырык акшарлаган мичләрне, ялтыратып юган тәрәзә пыялаларын, көлләп-комлап чистарткан самавырларны, кытай ташаяклары белән тулы шкафларны күз алдыннан кичерде. Болар барысы да үз, инде аныкы да булып киткән иде, әмма алда ни көтәчәген беркем дә белми. Бер сынык икмәккә аптырап утыруың да, балда-майда йөзүең дә бар. Бер имансыздан икенче имансызга китеп барыргамы, әллә каты күңелле, комсызлыгы, байлыкка кызыгуы аркасында кызларын теләгән кешеләренә дә бирмичә, шуның өчен җан газабы да кичермичә яшәп яткан атасы йортына кайтып егылыргамы? Моның кайсы да аның өчен яхшы буласы түгел шикелле.
Читать дальше